“Балачагыбызны сугыш урлады”

Чынлы районы Кәшә авылында гомер кичерүче сугыш чоры баласы Рәйхана Абдурахман кызы Мустафина 93 яшьлеген билгеләп үтте.

Күпне күргән, күпне кичергән Рәйхана Абдурахман кызы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Бишектә чакта, ике ай ярым булган вакытта әтисез кала. Әнисенең җылы, назлы кочагында үсә ул. Авыл мәктәбенең җиденче классын тәмамлаганнан соң, колхоз бакчасына эшкә урнаша. Өлкәннәр белән бергә тир түгеп, әнисенә булышырга тырыша. Урта мәктәпне бетереп, Ульяновскиның токарьлар әзерләүче һөнәри училищесына укырга керә. Әлеге уку йортыннан ул бишенче разрядлы токарь дипломы алып чыга. Озак та үтми, туган авылы егетенә кияүгә чыга. 1965 елда тырыш, булдыклы Рәйхана Абдурахман кызын Кәшә авылының балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Биредә ул тәрбияче булып та эшли. Ә инде балалар бакчасы ябылгач, мәктәпкә делопроизводитель итеп күчерелә. Мәктәптә аңа лаборант һәм китапханәче булып эшләргә дә туры килә. Тормыш иптәше Фариз Мустафин белән матур гына яшәп өч бала тәрбияләп үстерәләр һәм өчесенә дә югары белем алырга булышалар. Хәзер инде Рәйхана апаның өч оныгы белән бер оныкчыгы да бар. Сугыш чоры баласы кайгы да кичергән. Оныгы - Гостомель десанты герое Илдар Ханнанов махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган.

Рәйхана апа Мустафина - Хезмәт ветераны һәм Сугыш чоры баласы, күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе.

“Безнең балачагыбызны каһәр суккан сугыш урлады. Ачлыкны да, юклыкны да, нужаны да, ятимлекне дә җитәрлек татыдым. Әмма язмыш сынауларына бирешмәдем, гел алга барырга тырыштым. Хәзер бала-оныкларымның җан җылысын тоеп яшим. Бөтен гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган кызым Йолдыз янәшәсендә тыныч картлык көннәре кичерәм. Резедам белән Радигым да хәлемне белешеп торалар. Ил-көннәребез имин булсын, сугыш афәтләре туктасын иде”,- ди Рәйхана Абдурахман кызы.

Әлфия ХӘНӘФИЕВА.