Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават әйтү хикмәтләре
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Кичә кояш баеганнан соң Рабигыль-Әүвәл ае керде. Бүген – изге аебызның беренче көне һәм беренче җомгасы.
Бу айда Галәмнәрнең Горурлыгы, ике дөньяның Кояшы, Аллаһы Раббыбызның иң яраткан бәндәсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллә Аллаһу галәйхи вә салләм дөньяга килгән. Шуңа күрә бүгенге вәгазебез Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават әйтүнең хикмәтләре хакында булыр.
Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават ә йтү – ул Аллаһыга иң якын булган гамәлләрнең һәм иң олуг гыйбадәтләрнең берсе. Менә шушы гамәлгә каты итеп ябышучы фани дөньяда бәхеткә ирешер, ә бакыйлыкта аның гөнаһлары кичерелер. Салават әйтү игелек, яхшылык китерә, ихтыяҗларны канәгатьләндерә, бәла-казаларны китерми, кайгы-хәсрәтләрне ерагайта, Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешүгә, зур әҗер-саваплар алуга киң юл ача. Чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) – ике дөньядагы игелекләрнең төп чыганагы, чишмәсе. Кыямәт көнендә ул без – мөселманнар өчен шәфәгатьче булачак. Коръәни-Кәрим һәм сөннәт безгә Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават әйтергә куша, без әлеге приказны – әмерне җиренә җиткереп үтәргә тиеш.
Аллаһы Раббыбыз Үзенең Китабында – Коръәни-Кәримдә болай ди: “Һичшиксез, Аллаһ һәм фәрештәләре Нәбигә (с.а.в.с.) салават әйтәләр. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм (“И, Нәби, сиңа сәлам булсын”,- дип) сәламләү белән сәлам бирегез” (әл-Әхзәб, 56).
Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават әйтү аны сәламләүгә керә. Имам Фәхреддин әр-Рази үзенең “Мәфәтих әл-гәйб” китабында (3/500) болай дип яза: “Аллаһы Раббыбыз сәлам бирүчеләрне иң яхшы, күркәм рәвештә яки шул ук рәвештә сәламләргә кушты, аннары Ул: “И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм сәламләү белән сәлам бирегез”,- диеп, Мөхәммәдне (с.а.в.с.) сәламләргә кушты”.
Сөннәткә килгәндә, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салават әйтүнең хикмәтләрен аңлатучы хәдисләр күп тапкыр китерелә.
Үбәйя бине Кәбәдән (р.а.) болай дип тапшырылган: “Төннең дүрттән бер өлеше (кайбер версия буенча – төннең өчтән ике өлеше) үткәннән соң, Аллаһының Рәсүле торып басып: “Әй, кешеләр, Аллаһыны зикер кылыгыз, Аллаһыны зикер кылыгыз. Калтыранучылар килде, алар артыннан башкалар килә. Үлем үзендә булган бар нәрсә белән килде”,- диде. Мин: “Әй, Аллаһының Рәсүле, еш кына сиңа салават әйтәм. Догамның кайсы өлешен сиңа багышларга кирәк соң?”- дип сорадым. Ул: “Күпмесен телисең, шуның кадәр багышла”,- диде. Мин: “Дүрттән бер өлешен мөмкинме?”- дидем. Ул: “Күпмесен телисең, әгәр инде арттырсаң, синең өчен яхшырак булыр”,- дип җавап бирде. “Яртысын буламы?”- дип сорадым. Ул: “Күпмесен телисең, әгәр инде арттырсаң, яхшырак булыр”,- дип белдерде. Мин: “Өчтән ике өлешен мөмкинме?”- дип сорадым. Ул: “Күпмесен телисең, әмма арттырсаң, синең өчен яхшырак булыр”,- дип әйтте. Мин: “Үземнең бөтен догамны сиңа багышларга телим”,- дидем. Ул болай дип җавап бирде: “Мондый очракта шунысы синең өчен җитәрлек булыр һәм синең барча гөнаһларың да кичерелер”. Әт-Тирмизи әлеге хәдисне үзенең “Сүнән”ендә китерә һәм яхшы хәдис дип атый. Имам Әхмәднең “әл-Мүснәд”ендә китерелгән хәдистә болай диелә: “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Алайса, Аллаһы сине фани дөньяда һәм бакыйлыкта борчыган бөтен нәрсәләрдән дә коткарыр”,- диде”.
Абдуллаһ бине Әмр бине әл-Әса (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында тапшырган: “Мөәзин тавышын ишеткәч, ул әйткән сүзләрне кабатлагыз, аннары миңа салават әйтегез. Дөреслектә, миңа бер тапкыр салават әйтүчегә Аллаһы моның өчен ун тапкыр салават әйтер. Аннан соң Аллаһыдан минем өчен Әл-Васыйл дәрәҗәсе бирүен сорагыз. Җәннәттәге бу урын Аллаһының коллары арасында бары тик бер колына гына тиешле һәм мин шул колы булырмын дип өметләнәм. Һәм миңа Әл-Васыйл дәрәҗәсе сораучы Кыямәт көнендә минем шәфәгатемә ирешер” (Мөслим, “Сәхих”).
Әбү Хүрәйрә (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында тапшырган: “Өйләрегезне кабергә әйләндермәгез һәм минем каберемне бәйрәм ясау урынына әйләндермәгез. Миңа салават әйтегез, чөнки кайда гына булсагыз да, әйткән салаватларыгыз миңа килеп ирешә” (Әбү Дәүд, “Сүнән”).
Ислам дине буенча барлык дога кылулар һәм үтенеч-гозер белән ялварулар Аллаһы Раббыбызга мактау һәм олуглау сүзләре җиткерүдән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.а.в.с.) салават әйтүдән башлана.
Ислам галимнәренең бердәм фикеренчә, Аллаһы Раббыбыз салават әйтүдән башланган сораулар һәм үтенечләрне беркайчан да кире какмый, җавапсыз калдырмый, чөнки салават әйтү асылда үзе үк дога кылуның бер төре булып санала.
Дога укырга керешер алдыннан салават әйтү гадәте мөселманнар арасында киң таралган. Һәм бу ике салават арасында укылган догаларны Аллаһы Раббыбызның кабуллардан кылу, беркайчан да кире какмау ихтималы зур булуы белән аңлатыла.
Үмәр (р.а.) болай дип әйткән: “Безнең догаларыбыз “Сәмә” һәм “Әршә” дип исемләнгән күк катларына барып җитә һәм без Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.а.в.с.) салават әйткәнчегә кадәр шунда тора, бары тик салаватлар әйткәннән соң гына алар Аллаһы хозурына барып җитә” (Тирмизи, “Витр”, 21).
Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бер кешенең Аллаһыга мактауларын җиткермичә һәм салаватлар әйтмичә генә дога кылуын күреп ала һәм: “Бу кеше ашыкты!”- дип әйтә.
Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шул кешене янына чакырып ала да: “Намаз укыганда, дога кылганда, башта, һичшиксез, Аллаһы Раббыбызга мактау һәм олуглау сүзләрегезне ирештерегез, аннары Пәйгамбәргә салаватлар әйтегез”,- дип белдерә (Тирмизи, “Дәгъват”, 64).
Аллаһы Раббыбыз безнең калебләребездә – йөрәкләребездә, күңелләребездә сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) карата мәхәббәт хисебезне арттырсын. Яңа гына башланып киткән изге Рабигыль-Әүвәл ае аның тормыш юлын тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә, сөннәтен тагын да яхшырак, төгәлрәк аңларга, аңардан үрнәк алып яшәргә һәм мөмкин кадәр дәрәҗәдә укытучыбыз, остазыбыз булган Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) охшарга тырышырга, аның кебек булырга ярдәм итсен.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.