Мәсәлләр

КУЯН
Аю түрә ахмаклыгы таеп җанга,
Җәнлекләр зарланганда,
Мыштым Куян,
Аяулы җан,
Җәнлекләргә кушылса да күңеленнән, -
һич катышмый, бәла тапмыйм, дип, телемнән.
Аюның табигатен белә Куян,
Аның йонлач тәпиләре, ай-һай, юан!
Баш түрәләр дә аңа сүз әйттермиләр:
«Номенклатур бит ул», - диләр.
Шуңа Куян тик утыра телен тешләп,
Кылый күзен җиргә текәп.
Ә беркөнне, эчеп алгач, ачыла тел:
Түрәне ул шундый итеп
Сала тетеп,
Бар җәнлекләр карап тора исе китеп.
Куян кыза: «Атлаулары гына түгел,
Акылы да алпан-тилпән,
Ул томана,
Шыр дивана!»
Куян сүзе кай арада барып җиткән!
Выжт мескенне кабинетка.
Куян тана,
Ләкин юкка: һич тә аңа
Танарга ирек бирми
Төлке шаһит:
- Син әйттең бит,
Безнең түрә дивана, дип,
Томана, дип.
Куянкайның кыйшайды күз:
- Әйттеммени мин шундый сүз?!
- Әйттең шул!
- Аһ! - диде Куян әрнеп моңа.
- Ник шул чакта тондырмадың авызыма?!»
АЛДАН КҮРҮЧЕ ТӨЛКЕ
Беркөн Төлке Ишәкне үлеп мактый:
«Беркемдә юк мондый зифа, төз колак, ди;
Үзең тапкыр, бик зирәк, ди;
Синдәй җәнлек бик сирәк, ди;
Мәһабәт, ди, йөрешләрең, торышларың;
Ул синең көр тавышларың
Шундый моңлы һәм ягымлы!»
Төлкенең табигатен
Белә һәркем:
Аю, Бүре, Арсланга
Койрык болгау бик хас аңа.
Әмма мин аптырыйм шуңа:
Ник Ишәккә бу кадәре юхалана?
- Төлке зирәк, - диде Тиен, - алдан күрә:
Әллә нинди шук-шаяннар,
Җәнлекләргә Ишәк түрә
Була, имеш, дигән хәбәр чыгарганнар...
- Гайбәт! - диде Ишәк.
- Моңа, белмим, Төлке ник ышана?
Дөрес, ишәк халкыннан да бар түрәләр,
Дус-ишләре булганлыктан шул тирәдә;
Алар безгә,
Бөтен эшчән нәселебезгә,
Оят кына китерәләр.
Ә мин аны гына аңлыйм,
Барлы-юклы акылым белә анда бармыйм.
КЫСЫР ӨМЕТ
Кайбер акыл ияләре, тавышы бар, дип;
Белем алгач шәп җырлар, дип;
Карганы ничә еллар укытканнар,
Бер көн килеп сәхнәдән җырлатканнар, һәм әйткәннәр:
- Тавышы чибәр,
Тик әлегә моңы гына чамалырак.
Укысын әле тагын азрак.
Әйбәт бас бит,
Вокал серен белгәч болай акырмас дип,
Карганы әле һаман өйрәтәләр,
- Шиксез үсәр,- дип әйтәләр.
Әмма инде аңа күптән
Пенсиягә вакыт җиткән.
Габдулла ШАМУКОВ.