Үрән авылыннан – СВО зонасына

Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбе укучылары СВО зонасында хезмәт итүче сугышчыларга җибәрү өчен дару үләннәре җыйган.

Үрән урта мәктәбендә җәйге каникуллар вакытында мәрхәмәтлелек дәресе үткәргәннәр. Педагог Илнара Илдус кызы Камалдинова җитәкчелек иткән “Яшь филолог” берләшмәсенә йөрүче малайлар һәм кызлар кырга, киң болыннарга чыгып, фронтның алгы сызыгында – передовойда хезмәт итүче якташларыбызга озату өчен дару үләннәре җыйганнар.

Ата-аналар балаларының башлангычына бик теләп кушылган. Алар ул-кызларын шәхси автомобильләрендә кырга илтеп кую белән генә чикләнмичә, үләннәр җыюда да катнашканнар. Җирле медпункт фельдшеры Зифа Борхан кызы, сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм сак хезмәткәре Ифрат Иршат улы, лор-врач Алинә Рәис һәм сатучы Алсу Газизҗан кызы балалары белән бергә шифалы дару үләннәре җыйган.

Берничә сәгать эчендә мәтрүшкә, меңъяфрак, сары мәтрүшкә һәм җиләк яфраклары ярыйсы гына җыелган. Әлеге үсемлекләр гомер бакыеннан сихәтләндерү сыйфатлары белән дан тота: ялкынсынуны бетерәләр, нервларны тынычландыралар һәм көч өстиләр. Ватаныбызны саклаучыларга бүген нәкъ менә шул кирәк тә инде.

Хәзер балалар үләннәрне киптерү белән мәшгуль. Әлеге үләннәргә алар киптерелгән кара карлыган һәм бөтнек яфраклары да кушарга җыена. Барысы да әзер булгач, малайлар һәм кызлар шифалы байлыкларын кечкенә капчыкларга тутырып фронтка, җиңү көнен якынайтучы сугышчыларга озатачаклар. Һәрбер капчыкта – дару үләннәре генә түгел, ә җан җылысы, кайгыртучанлык һәм туган як турында истәлекләр.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.