“Җырларым солдатларга көч өстәсен”

Сембер татар сәхнәсе йолдызы – “Волга” дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әлфия Рамазанова шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызны моңлы һәм дәртле җырлары белән шатландырып кайтты.

Сугыш кырында туплар шартласа да, дроннар очудан туктамаса да, җырлар тынмый. Моңлы җырлар туган якларын, якыннарын сагынучы сугышчыларга көч һәм дәрт өсти.

“Донбасс якларына мин улларын, абыйларын һәм энеләрен, ирләрен фронтка озаткан газиз аналарның, апа-сеңелләрнең, хатыннарның күңел, йөрәк һәм җан җылысын түкми-чәчми җиткерү нияте белән бардым. Без – артистлар, хис-тойгыларыбызны, уй-кичерешләребезне тыңлаучыларга җыр аша тапшырабыз бит. Рус һәм татар телендәге җырларны бөтен дөньяларын онытып, тирән уйларга бирелеп тыңлап утыручы ир-егетләрнең йөзләрендә ачы күз яшьләре дә, шатлык-сөенеч тә, ниндидер борчылу да, әйтеп бетергесез моңсулык та һәм шул ук вакытта өмет чаткысы да күрдем. Туган илебез Россиянең матур киләчәге хакына дошманны җиңү шатлыгы белән якыннарыгыз янына әйләнеп кайтырга язсын сезгә, үз-үзегезне, бер-берегезне саклагыз, дидем аларга. Батыр, тәвәккәл һәм кыю ир-егетләребезнең барысы да яхшы, әйбәт булсын иде. Аларның бераз гына булса да кәефләрен күтәреп, ял иттерүгә үз өлешемне кертә алуыма чиксез шатмын”,- ди Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова.

Хәрби часть командиры гвардияле подполковник И.Гатауллин мотоукчылар полкының шәхси составы исеменнән Әлфия Рамазанованы Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

“Сезнең талантыгыз, югары башкару осталыгыгыз һәм сәнгатькә тугрылыклы булуыгыз, дәүләт бүләкләре һәм профессиональ исемнәр белән билгеләнгән бай иҗади тәҗрибәгез безнең сугышчыларга җан җылысы, теләктәшлек белдерү һәм җиңүгә илһамландыру минутлары бүләк итте. Сезнең чыгышыгыз – Ватанны саклаучыларга олы хөрмәт күрсәтү үрнәге булып, шәхси составның мораль рухын ныгытуга мөһим өлеш кертте. Күпьеллык иҗади эшчәнлегегез илебезнең мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга булышлык итә”, диелгән гвардияле подполковник Н.Гатауллинның Рәхмәт хатында.