Сугышчыларны үлемнән коткарган

p>

Чардаклы районына эш сәфәрем барышында гаҗәеп хатын-кыз – Нәргис Галеева белән очраштым, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министры Дмитрий Батраков.

Нәргиснең тормыш юлы – чын ихтыяр көче үрнәге. 2024 елда, перевязкалар ясаучы взвод санитаркасы буларак, ул контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына китә. Үз гомерен куркыныч астына куеп, сугышчыларны үлемнән коткара. Фронтта батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүе өчен “За участие в СВО” медаленә һәм дәүләтнең башка бүләкләренә лаек була.

Ул бүген дә сафта – Чардаклы район хастаханәсендә хезмәт итеп, якташларына ярдәм күрсәтә.

Иң зур шатлыгым һәм куанычым – яраткан гаиләм, ди Нәргис, бәхетле елмаеп. Тормыш иптәше Андрей белән өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Әмир техникумда белем ала. 12 яшьлек Артем – мәктәп укучысы. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кечеләре Максимга аерым игътибар кирәк. Ул өйдә торып укый, даими рәвештә реабилитацияләү курсы үтә.

“Районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә әлеге гаиләне борчыган тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү юлларын билгеләдек. Алар яшәгән фатирга капиталь ремонт кирәк. Бу гаилә социаль ярдәм күрсәтү чараларыннан тулысынча файдалана. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү – безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Без Туган илебезне саклаучылар турында кайгыртучанлык күрсәтергә, аларның якыннарына булышырга бурычлы”,- ди өлкә министры Дмитрий Батраков.

Шушы көннәрдә генә Губернатор Алексей Русских Чардаклыда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Әлеге очрашуда Нәргис Галеева ярдәм һәм булышлык күрсәткән өчен төбәгебез башлыгына рәхмәт белдерде. Күптән түгел ул реабилитацияләү – тернәкләндерү курсы узган, ә хәзер аның гаиләсе коммуналь хезмәтләр чыгымнары өчен компенсация һәм балаларын мәктәпкә әзерләү өчен халыкны социаль яклау бүлегеннән ярдәм ала.