Ватаныбызның булачак сакчысы

Ишеевка бистәсенең күппрофильле лицее укучысы Булат Сафин “Гвардеец”та катнаша.

Ишеевка лицеенда белем алучы Булат Сафин Пенза өлкәсендә Идел буе федераль округының “Гвардеец” дип аталган җыеннарында актив катнаша. Ульяновск өлкәсе командасы белән бергә ул хәрби-кулланма дисциплиналарны үзләштерә, армиядәге тәртип буенча яши, спортта һәм иҗатта үзенең осталыгын күрсәтә.

Горурланырлык һәм шатланырлык: Ульяновск өлкәсенең җыелма командасы “Россиянең данлыклы уллары” конкурсында 1 нче урынны алган.

Булатка һәм җыелма командага уңышлар, яңа җиңүләр һәм онытылмас тәэсирләр телибез! Бары тик алга!