Яңа фатирларга күченәләр

Губернатор Алексей Русских авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча яңа фатирларга күченүче сигез гаиләгә ачкычлар тапшырды.

“Авария хәлендәге торактан күчерүне дәвам итәбез. Бүген сигез гаилә яңа фатирлардан ачкычлар алды. Тузган торактан Ерак Засвияжьедагы “Город Новаторов” микрорайонына күченделәр. Йорт 2026 елда файдалануга тапшырылган һәм заманча стандартларга тәңгәл килә. Фатирлар өй туен үткәрүгә тулысынча әзер – косметик ремонт ясалган, сантехника белән электр плиталары куелган. Соңгы биш елда төбәктә яшәүче дүрт меңнән артык кеше аварияле торактан уңайлы шартларга күченде. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча бу эшне дәвам итәчәкбез. Ульяновск, Димитровград шәһәрләрендә, Барыш, Инза һәм Ульяновск районнарында яшәүче 358 кеше уңайлы шартларга күченәчәк”,- диде регион башлыгы.

Микрорайонда шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган: “машиналарсыз йорт” концепциясе тормышка ашырылган, килеп туктау юллары, парковка ясалган һәм балалар өчен заманча уен мәйданчыклары урнаштырылган. Авария хәлендәге фондтан күчерү өчен бу йорттан барлыгы 12 фатир сатып алынган.

Алексей Русских күченү программасында катнашучы Нибиуллиннар гаиләсенең яңа фатирында булды. Моңа кадәр әлеге гаилә Марат урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан авария хәлендәге өйдә яшәгән.

“Әлбәттә, безгә әлеге торак бик тә кирәк иде. Шунысы аеруча шатландыра: бу “каядыр” күченү генә түгел. Йорт өр-яңа, фатирда ремонт ясалган, тормыш итү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә бар”,- ди гаилә башлыгы Әсхак Нибиуллин.