“Сембер җире геройлары”

Төбәгебез башлыгы Алексей Русских “Сембер җире геройлары” программасында катнашучыларга профессиональ әзерлек турында дипломнар тапшырды. 

“Сембер җире геройлары” төбәк программасында катнашучы 45 ир-егеткә дипломнар тапшырдым. Хәзер алар алдында алган белемнәрен Ульяновск өлкәсе һәм тулаем илебез үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән хезмәттә куллану бурычы тора. Программада катнашучылар практиканы уңышлы үтеп, тармаклар эшчәнлеге үзенчәлекләренә төшенде һәм диплом проектларын яклады. Проектларның күбесе тирән социаль юнәлешле. Диплом эшләренең 70 проценттан артыгы сугыш хәрәкәтләре ветераннарын тернәкләндерү – медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтү, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган. Егетләребезнең һәркайсын зур һәм матур киләчәк көтәдер дип ышанам”,- диде Губернатор Алексей Русских.

Ульяновск өлкәсендә “Сембер җире геройлары” төбәк программасы 2025 елда РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Геройлар заманы” федераль проектының аналогы буларак старт алды.

Профессиональ әзерлек турында диплом алучылар арасында Гостомель десанты герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Хайруллин да бар.