Ульяновск өлкәсендә спорт һәм мәдәният: биш елдагы үзгәрешләр

Соңгы биш елда Ульяновск өлкәсе сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Эш яңа юллар белән ремонтланган мәктәпләрдә генә түгел – спорт белән мәдәният сферасында да масштаблы үзгәрешләр күзәтелә. Заманча спорт объектлары пәйда була, мәдәният йортлары яңартыла, модельле китапханәләр һәм балалар сәнгать мәктәпләре ачыла.
Спорт: яңа объектлар, рекордлар һәм уңайлылык
Төбәгебездә спорт инфраструктурасының үсеше актив темплар белән бара. Соңгы елларда Ульяновскида Спорт көрәше үзәге һәм Единоборстволар сарае төзелде. Хәзер шәһәрдә түбәсе япкан футбол манежын салу эшләре тәмамланып килә, футбол җәмәгатьчелеге аның ачылуын түземсезлек белән көтә.
“Физкультура һәм спорт һәрбер кеше культурасының аерылгысыз өлешенә әверелергә тиеш. Шунысы шатландыра: Ульяновск өлкәсендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча зур эш алып барыла”,- ди Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк.
Муниципаль берәмлекләр дә игътибардан читтә калмый. 2024 елда Ульяновск районы Тетюшское авылында заманча спорт комплексы төзелде. Гомуми мәйданы 300 квадрат метр булган әлеге корылманың универсаль залы, чишенү бүлмәләре белән душевойлары бар. Шундый ук объект Николаевка районы Зур Чирекле авылында калкып чыкты. Новоспасское районы Троицкий Сунгур авылында ФОК төзү эшләре тәмамланды.
“Спорт – ул ярышлар һәм медальләр генә түгел. Спорт – авырлыкларны җиңәргә, ныклы, тыныч булырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәтүче тормыш мәктәбе ул. Бу – үз-үзеңне, якыннарыңны һәм Туган илеңне саклау һәм яклау осталыгы. Массакүләм спортны үстерү чын патриотлар тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанам”,- ди Законнар чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Владимир Камеко.
Шулай ук эшләп килүче объектлар да яңартыла. Димитровградның “Дельфин” спорт сарае 1969 елда төзелгән. 2024 елда биредә капиталь ремонт ясалды: 25,8 миллион сумга түбәсе белән фасадын яңарттылар. Барышның “Старт” стадионында ремонт тәмамланды, Новоспасское районында спорт инвентаре яңартылды. Муниципаль берәмлекләрдә бер-бер артлы ГТО зоналары пәйда була.
Спортны барлык категория гражданнар өчен уңайлы итүгә аерым игътибар бирелә. Халык программасын тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне киңәйтү кысаларында Карлинское авылында, Юго-Западный микрорайонында, 8 нче мәктәп территориясендә “акыллы” спорт мәйданчыклары булдыру, Заволжье районында – бассейн, Засвияжье белән Яңа шәһәрдә ФОКлар төзү күздә тотыла.
“Төп бурыч – шәһәрләрдә дә, авылларда да заманча спорт корылмаларын һәркем файдаланырлык итү. Хәзер ерак районнарда яшәүче балаларның да, Ульяновскида көн күрүче малайлар һәм кызларныкы кебек үк, көн саен тренировкаларга йөрү мөмкинлеге бар. Бу – сәламәтлекне саклауга һәм территорияләр үсешенә зур өлеш кертү. Заманча спорт инфраструктурасы халыкның тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртә”,- ди Владимир Камеко.
Нәтиҗәләр сөенерлек: бүген ульяновскилыларның өчтән ике өлеше – 700 меңнән артык кеше физкультураны сайлый. Яшьләрнең 92 проценттан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Ә ГТОның популярлыгы соңгы елда 40 процентка диярлек арткан: 2025 елда 9906 кеше нормативны тапшырган булса, 2026 елның беренче алты аенда инде 13882 кеше нормативны уңышлы биргән.
8 августта илебез Физкультурниклар көнен билгеләп үтә. “Бердәм Россия” тарафдарлары быел инде 5 нче тапкыр үткәргән спорт марафоны кысаларында төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләрендә дә ярышлар, тренировкалар һәм мастер-класслар узачак. Аларда теләге булган һәрбер кеше катнаша ала.
Мәдәният: традицияләрне саклау һәм заманча форматлар
Төбәкнең мәдәният сферасы шулай ук җитди яңарту чоры кичерә. Ульяновск өлкәсендә җиде авыл мәдәният йорты төзелгән, биш авыл мәдәни-күңел ачу үзәге, биш балалар сәнгать мәктәбе һәм муниципаль музей капиталь ремонтланган.
17 муниципаль китапханә федераль модельле стандарт буенча яңадан җиһазландырылган, 11 муниципаль берәмлектәге 13 учреждение региональ модельле стандарт буенча яңартылган. 2026 елда тагын биш китапханәне, шул исәптән Павловка үзәк, Карсун балалар китапханәсен, Вешкайма библиотекасының балалар бүлекчәсен, Ульяновскиның 8 нче махсус китапханәсен һәм Новоульяновск үзәк китапханәсен яңарту күздә тотыла.
Масштаблы реконструкциядән соң Яшь тамашачы театрын ачу 2024 елның мөһим вакыйгасына әверелде. 2026 елда Тереньга районы Зур Борла авылында мәдәният йорты ремонттан соң газлаштырылган. Әлеге эш “Бердәм Россия”нең Халык программасы кысаларында башкарылган.
Владимир Камеко яңартылган бинаны ачуда катнашып, мәдәният йортын газлаштыру дәресләр, очрашулар үткәрү һәм халыкның ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыра, дип белдерде.
Сәнгать сферасында өстәмә белем бирү дә үсеш юлыннан бара. 2021 елдан соң биш балалар сәнгать мәктәбе ремонтланган, 17 сәнгать мәктәбе яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. 2022 елда Губернатор балалар сәнгать мәктәбе базасында биш заманча студиясе булган Креативлы индустрияләр мәктәбе ачылды. 2026 елда 10 нче балалар сәнгать мәктәбе тагын бер Креативлы индустрияләр мәктәбе ачу өчен федераль субсидияләр алачак.
2025 елда төбәгебездә “Земство мәдәният хезмәткәре” федераль проекты старт алды – тугыз белгеч квота буенча авыл учреждениеләренә эшкә урнашкан, шуларның икесе безгә башка регионнардан килгән.
Күркәм мәдәни вакыйгалар төбәкнең визит карточкасына әверелде. “Дөнья, Дәвер, Исемнәр...”, “Лицедей-2024” фестивальләре, В.М.Леонтьева исемендәге “От всей души” кино һәм телепрограммалар фестивале, “Свадьба в Обломовке” бөтенроссия фестивале әнә шундыйлардан. 2026 елда “Бөек Идел юлы” тарихи фестивале Россиянең төрле почмакларыннан килгән 10 меңнән артык кунакны бер мәйданга җыйды.
2025 елда мәдәният учреждениеләренә йөрү планы 110 процентка арттырып үтәлгән һәм шунысы мөһим – ульяновскилылар һәм төбәгебез кунаклары мәдәният учакларында күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать.
“Төзелгән һәм ремонтланган барлык объектлар – мәктәп булсынмы, мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы яки хастаханә булсынмы – кабинетларда түгел, ә халык белән очрашуларда сайлап алынып билгеләнгән. Беренче чиратта нәрсә кирәк булуын халык үзе әйтте. Безнең бурычыбыз – әлеге программадагы һәрбер пунктның сыйфатлы һәм үзвакытында үтәлешен тәэмин итү”,- ди Владимир Камеко.
Иң мөһиме – халыкның кәефе үзгәрә
Губернатор Алексей Русских билгеләп үтүенчә, ел саен шәһәрләр һәм авылларның тышкы күренешендә үзгәрешләр сизелә.
“Иң мөһиме – кешеләрнең кәефе үзгәрә”,- ди регион башлыгы.
Һәм әлеге үзгәрешләрне хәзер туктатуы мөмкин түгел инде: Ульяновск өлкәсе үз халкының сәламәт, актив һәм культуралы күңел ачуы, ял итүе өчен уңай шартлар тудырып, үсеш юлыннан баруын дәвам итә.
Лиза Егорова.