“Илдарыбыз бала вакытта ук хәрби булырга хыялланды”

Россия Президенты указы нигезендә Батырлык – Мужество ордены белән бүләкләнгән гвардияле лейтенант Илдар Ханнанов данлыклы 31 нче һава-десант бригадасы составында беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына китә. Бүген Чардаклы районы Октябрьский бистәсе урамы, Гостомель десанты геройлары музее аның исемен йөртә, мәктәпләрдә ел саен аның истәлегенә спорт ярышлары, турнирлар үткәрелә.

Гаҗәеп матур Урал таулары якларында, Чиләбе өлкәсендә туып үскән тырыш башкорт егете Зөлфир Ханнанов белән Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында дөньяга килгән чибәр татар кызы Резеда Мустафина Ульяновскида күрше дачаларда помидор уңышын җыйган чакта танышалар. Төзүче һөнәрен үзләштергән Зөлфир педагог һәм психолог профессиясен гомерлек кәсеп итеп сайлаган Резедага тәкъдим ясый. Бер-берсенә гашыйк затлар кавышып, гаилә корып җибәрә. Озак та үтми, тулай торактан үз куллары белән корган җыйнак кына йортка күченеп матур гына яши башлыйлар. Бәхетле гаиләдә көтеп алган мәхәббәт җимешләре – уллары Илдар якты дөньяга аваз сала. Ул кечкенә чактан ук җәйге каникуллар вакытында, ял көннәрендә Кәшә авылына, Рәйханә әбисе янына кайтып йөри. Яшьтәшләре белән уйнап, татарча сөйләшергә өйрәнә, физик хезмәт белән чыныгып үсә. Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган якын кардәшләре Надия апа Ядигарова белән Тәлгать абый Матросовның, әнисенең бертуганы – Әфган сугышы ветераны Радик Мустафинның яу кырында күргәннәре турында сөйләүләрен бөтен дөньясын онытып тыңлый. Башта әнисе Резеда Фариз кызы психолог һәм татар теле укытучысы булып эшләгән 50 нче мәктәптә белем ала. Аннары В.Н.Деев исемендәге 44 нче гимназиягә күчеп, 10-11 сыйныфларда юридик профильле класста укый. Хәрби-диңгез флоты офицеры Александр Савельевның ОБЖ дәресләренә бик теләп, ашкынып йөри. Автоматларны сүтеп җыярга аеруча ярата. Ә дәресләрдән соң карате, җиңел атлетика секцияләренә ашыга. Өлгер, җитез һәм әрсез үсмер ГТО отличнигы билгесен алу бәхетенә ирешә. Шулай ук бал биюләре дәресләренә йөрергә дә вакыт һәм мөмкинлек таба. 4 класста укыганда телевизордан Россия чемпионатын караганнан соң бал биюләре белән кызыксына башлады, ди әнисе Резеда Фариз кызы, истәлекләре белән бүлешеп. Аннары Илдар үзе ил күләмендәге чемпионатларда беренче-өченче урыннар ала, призер исеменә лаек табыла, ә исеме бал биюләре федерациясе чыгарган китапка кертелә. Аякларына киеп латин-америка биюләрен биегән күннән эшләнгән ике пар түфлиен хәзер әти-әнисе ядкарь итеп кадерләп саклыйлар. Остазы һәм укытучысы Наталья Викторовнага рәхмәт, барлык тәмамлаучыларны да җыеп, ел саен улыбызны искә алу кичәсен уздыра, ди Резеда Фариз кызы. Ул бала вакыттан ук хәрби булырга хыялланып, өйләрендә погоннар коллекциясе булдырган һәм биш агач автоматы саклаган улы Илдарның күршедә торучы дусты Рамил белән һәр елны 31 нче дивизиягә һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасына барып йөрүе хакында да искә төшереп сөйли.

Шәһәребезнең данлыклы 44 нче гимназиясен уңышлы тәмамлап, Илдар Ханнанов десантниклар әзерләүче вузга – Рязаньның армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге гвардияле югары һава-десант командалы училищесына укырга керә. “ВДВ подразделениеләрен тауларда куллану” факультетын сайлый. Кавказ тауларына барып, җитди әзерлек уза, дүрт тапкыр Эльбрус тавы башына күтәрелә. Хәрби-спорт күп төре, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, хәрби күп төре буенча спорт мастерына кандидат исеменә лаек табыла. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының грамоталары белән бүләкләнә. Укудагы уңышлары һәм үрнәкле шәхси сыйфатлары өчен легендар десант училищесының байрак йөртүчесе итеп билгеләнә.

Үз алдына зур максатлар куючы сөлектәй егет Рязаньда үзенең язмышын, тәүге сөйгән ярын – яраткан Алинасын очрата. Ул Ульяновскида туып үскән кыз булып чыга. Илдар укып йөргән 44 нче гимназияне бетереп, ФСИН академиясенә кергән. Озакламый Илдар белән Алина гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп Рязань шәһәрендә яшь Ханнановлар гаиләсе барлыкка килә. Саф мәхәббәт диңгезендә гизүче парга бәхет өстәп кызлары Амелия туа. Илдар кызыбызны бик тә яратты инде, Амелия өчен җан атып яшәде, аны тизрәк күрү өчен өйгә ашыгып кайта иде, ди хатыны Алина.

Училищены яңа гына тәмамлаган офицер Илдар Ханнановны туган якларына – Ульяновскиның 31 нче гвардияле десант-штурмлау бригадасына парашют-десант ротасының взвод командиры итеп җибәрәләр. Аннары ул бригада командирының сугышчан әзерлек буенча урынбасары итеп күчерелә. Кырымга һәм Донбасска бик еш барып йөри иде, ди Резеда Фариз кызы. 2022 елның 24 февралендә Югары башкомандующий Владимир Путин махсус хәрби операция башлау турында игълан итеп берничә сәгать узуга, гвардияле лейтенант Илдар Ханнанов 31 нче гвардияле десант-штурмлау бригадасы составында Гостомель шәһәренең Антонов аэродромына барып төшә. Курку белмәс, тәвәккәл десантниклар дүрт тәүлек дәвамында дошман снарядлары яңгыры астында стратегик әһәмияткә ия рубежны – чикне саклыйлар. Хәрби экспертлар әйтүенчә, аларның батырлыгы хәрби фән дәреслекләренә керәчәк, ә шушы вакыйгалар Россиянең яңача тарихында чагылыш табачак.

Яшь лейтенант әлеге каты бәрелештә бер генә десантникны да югалтмый. 3 мартта Илдар Ханнанов чын фидакарьлек үрнәге күрсәтә – экипажны үзенең гәүдәсе белән каплап, арттан килүче җиде машина колоннасы туктасын өчен юлны ябарга команда бирә һәм шул рәвешле 30дан артык сугышчының гомерен саклап кала. Шушы батырлыгы өчен татар егете Мужество орденына лаек була. СВО зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган гвардияле лейтенант Илдар Зөлфир улы Ханнановны Яңа шәһәр зиратының Дан аллеясында җирлиләр.

Бүген Чардаклы районы Октябрьский бистәсенең яңа урамы һәм Яңа шәһәрнең Гостомель десанты геройлары музее аның исемен йөртә, 50 нче мәктәптә һәм 44 нче гимназиядә Ханнанов истәлегенә спорт ярышлары, турнирлар үткәрелә, “Ресурс” ширкате Илдар Зөлфир улы сурәтләнгән почта конверты чыгарган. Музеебыз СВОда һәлак булучыларның гаиләләре белән ике ел дәвамында эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килде, Ватан сугышчылары комитеты җитәкчесе Олег Шигирданов безгә бик нык ярдәм итте, ди Резеда Фариз кызы. Газиз баласын югалткан хәсрәтле ана педуниверситет профессоры Маргарита Лукьянова резенциясе буенча һәлак булучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү программасын төзи. Бу – Россиядә һәм Ульяновск өлкәсендә булдырылган беренче программа. Аннары 50 нче мәктәп музее базасында “СВО – Сердце Вновь Оживет” клубы барлыкка килә. Хәзер ул Ислам мәдәни-агарту үзәге базасында урнашып, И.А.Гончаров Тарихи музее канаты астында эшли. Оешманың эш нәтиҗәләре күзгә күренерлек – 15 мең квадрат метр маскировкалау челтәре үрелгән, Гостомель десанты геройлары истәлегенә полотно чигелгән һәм “Моя семья хранит память” дип аталган ике китап чыккан. Быел Туланың дәүләт корал музеенда, Рязань һава-десант училищесында, Федерация Советында һәм Ульяновскида танылган рәссам Вячеслав Тарановның “Работайте, ребята!” картинасы белән чигелгән полотнодан күргәзмә оештырылган. Картинада Гостомель десантының Антонов аэродромына барып төшү мизгелләре сурәтләнә, ди Резеда ханым. Ә Алина Ханнанова “Жены Героев” дип исемләнгән бай эчтәлекле фотокүргәзмә әзерләгән. Хәзерге вакытта ул фотосурәткә төшерү белән шөгыльләнә, балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек кызлары Амелияне тәрбияләп үстерә. Каләм тибрәтүче газиз ана Резеда Фариз кызы улына язган шигъри юлларны укып күңелен тынычландыра.

“Терәк һәм таянычым, киңәшчем - киленем Алина, улымның дәвамы - балдан татлы оныгым Амелия, ярты сүздән аңлаучы кодагыем Жанна Альберт кызы, гомер юлдашым Зөлфир, әнием белән бертуганнарым һәрчак янәшәмдә. Бөтен көчемне изге эшкә - улыбыз Илдарга бәйле истәлекләрне саклауга, исемен мәңгеләштерүгә, безнең кебек кайгы-хәсрәт кичерүчеләргә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлтәм. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә миңа саулык, сабырлык һәм түземлек бирә, ярдәменнән ташламый”,- ди Резеда Фариз кызы.

Ә Зөлфир Зөфәр улы бакча, йорт эшләре белән мәшгуль. Үз йортың белән торгач, җәе-кышы эш җитәрлек, менә суганны җыеп алдым әле, улыбыз Илдар да йортка чыгарга ярата иде, хәзер оныгыбыз Амелия бакчадан керми, бассейнда коена, рәхәтләнеп уйный, ял итә, ди Зөлфир абый, моңсуланып.

Ватан героен тәрбияләп үстергән Ханнановлар бердәнбер улларының истәлекләрен кадерләп саклап, аның рухын догалары белән шатландырып яшиләр.

Исхак ХӘЛИМОВ.