Тәвәккәллек юл яра

Федераль дәрәҗәдәге Хезмәт ветераны, “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале иясе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы, сугыш чоры баласы Хабир Хасәнҗан улы Вахитов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гади авыл тормышы белән көн күрүче Хасәнҗан һәм Камәрия Вахитовлар гаиләсендә ике кыз баладан соң өченчесе булып Хабир исемле уллары туа. Әтиләре Хасәнҗан ага башта фин сугышында катнаша, аннары Бөек Ватан сугышына алалар, фронттан бары тик 1946 елда гына әйләнеп кайта. Утлар-сулар кичкән фронтовик тегүче һәм итекче, балта остасы кәсепләрен үзләштереп, гаиләсен ашата һәм киендерә. Самавыр парында пешкән ике йомырканы ашап, көне буена эшкә чыгып китә иде, кич белән мичкә ягарга агач төбе күтәреп кайта, ди Хабир абый, балачак хатирәләре белән бүлешеп. Яңа Чокалы мәктәбенең 7 классын уңышлы бетергән унбиш яшьлек малай шәһәргә барып укырга керергә хыялланса да, әти-әнисенә бераз булышу теләге белән учетчик булып колхозга эшкә урнаша. Күмәк хуҗалык фермасына барып, сыерлар белән атларны, сарыкларны саный. Ул вакытта колхозның утыз алты баш савым сыеры бар иде, ди Хабир ага. Мәрхүмә әнием, сине укырга җибәрә алмадык бит, безгә ачуланма инде, улым, дигән сүзләрне еш кабатлый иде, ди ул, газиз әнкәсен дога белән искә алып. 19 яше тулгач, физик хезмәт белән чыныгып үскән сөлектәй егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Сөйгән яры, авылның чибәре – Рузания Сабирулла кызы Хабирга үз куллары белән тырышып чиккән кулъяулыгын биреп, сагынып көтәргә вәгъдә итеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып кала. Егет, үз чиратында, кәләшенә ефәк кулъяулык бүләк итә. Олы ядкарьгә тиң шушы кулъяулык Вахитовлар гаиләсе сандыгында бүген дә кадерләп саклана. Туган илебезнең чын патриоты булган Хабир Хасәнҗан улы Белоруссия чигендә, Брест крепосте тирәсендә урнашкан мотоукчылар дивизиясендә өч ел хезмәт итә. Полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант дәрәҗәсенә ирешә. Язу рәвеше, ягъни почеркысы матур булганга, үзен стена газетасы редакторы итеп куялар. ВЛКСМ сафларына керә. Үрнәк булырлык отделение командиры буларак демобилизацияләнә. Өч ел дәвамында хатлар язышкан Рузаниясе, әлбәттә инде, күкрәге төрле значоклар белән тулы яшел шинельле солдатны чиксез сөенеп каршы ала. Саф мәхәббәт утында дөрләп янган, дәрте ташып торган Хабир мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл библиотекасына китапханәче булып урнашкан һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре булып сайланган чибәр кызны клубтагы бию кичәсеннән карга бата-чума өенә урлап алып кайта. Нишлисең бит инде, заманасы шундый, динсезлек чоры булган – авыл мулласыннан никахны яшерен, кешегә белгертмичә генә укыталар. Ә менә комсомол туен зурдан кубып, барча туганнарын һәм дусларын чакырып уздыралар. Каената белән каенана йортына килен булып төштем, бергә яшәргә кыен булса да, түздем, сабыр иттем, кеше теленә керүдән курыктым, ди Рузания апа, истәлекләре белән уртаклашып. Үз алдына зур максатлар куючы, искиткеч тәвәккәл Хабир Малмыж кооператив техникумына читтән торып укырга кереп, кибеттә, райпотребсоюзда эшли, аннары кибет мөдире, колхозның ындыр табагы җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Тормышка яңа гына аяк баскан яшь гаиләгә бәхет, кабатланмас ямь өстәп мәхәббәт җимешләре – уллары Рамил якты дөньяга аваз сала. Балабыз бераз үсә, тернәкләнә төшкәч, шәһәргә барып урнашу карарына килдек, ди Хабир абый. Тормыш сынауларына бирешмәскә өйрәнгән гаилә башлыгы, хатыны белән улын әти-әнисе карамагында калдырып, Ульяновскига юл тота. Шәһәрнең агач эшкәртү комбинаты пилорамасына йөкче – грузчик булып эшкә керә. Әлеге предприятие җитәкчелеге эшчеләргә үз йортларын салу өчен җир участогы бүлеп бирергә ышандыра. Авыр эштән курыкмаучы Хабир гаиләсен авылдан алып килү өчен үз куллары белән времянка – вакытлыча тора торган өй төзеп куя. Кирпеч ташып мич чыгара, тимерчыбык сузып ут кертә һәм “Заря” радиоалгычын кабызып җибәреп, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров башкаруындагы моңлы җырларны тыңлый. Шулай ук шоферлыкка укып, самосвал машинасы руле артына утыра. Комбинат биргән участокка машина белән кирпеч ташып, үз йортыбызны салып кердек, ди Хабир ага. Гыйлемгә омтылучы ир-егет эшче яшьләр мәктәбендә укып йөрергә дә вакыт һәм мөмкинлек таба. Гомумән, ул гомере буе гыйлем эсти, белемен камилләштерә. Сурское сөт техникумын, Мәскәүнең азык-төлек промышленносте техникумын, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетын һәм марксизм-ленинизм университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Рузаниямә рәхмәт инде, ул мине укытып чыгарды, гел этәргеч биреп торды, ди Хабир абый. Ә укыган кешегә – югары квалификацияле профессиональ белгечкә юллар һәрвакыт ачык. Башта Ульяновск ит комбинатында өлкән кладовщик булып эшли. Аннары холодильник начальнигы итеп куялар. Бу вакытта Хабир Хасәнҗан улына нибары 31 яшь була. Аңа ит комбинатында мастер-технолог һәм цех начальнигы булып эшләргә дә туры килә. Ә 1986 елда партиянең Засвияжье райкомы карары нигезендә, Хабир Вахитов Ульяновскиның 2 нче ипи комбинаты директоры итеп билгеләнә. Һәм шушы җаваплы вазыйфаны унҗиде ел дәвамында башкарып, предприятиене алдынгылар сафына чыгара, продукциянең сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрә.  

Бәхетле пар – Хабир абый белән Рузания апа Вахитовлар менә җиде дистә елга якын инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Рузания Сабирулла кызы, мин директор хатыны, дип кул кушырып, кайтарып биргәнне көтеп өйдә утырмаган. Ул хезмәт елларын сәүдә тармагына багышлап, шәһәрнең сәүдә идарәсе базасында товаровед һәм кибеттә сатучы булып эшләгән. Кырык елдан артык хезмәт стажым бар, ди Рузания апа.

Вахитовлар дус-тату, аңлашып яшәп, бердәнбер уллары Рамилне тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, кадерле балабыз инсульт аркасында якты дөньядан иртә китеп барды, йөрәк парәңне үз кулларың белән җир куенына илтеп куюдан да авыррак кайгы-хәсрәт юктыр, ди газиз ана, яулык чите белән ачы күз яшьләрен сөртеп. Бүген алар нәсел дәвамчылары – балдан татлы оныкларының бәхетенә, уңышларына сөенеп яшиләр. Олысы Айдар Ульяновск дәүләт университетының экономика факультетын тәмамлаган, хәзер Россия армиясе сафларында хезмәт итә. Тырыш егет хокук саклау органнарына эшкә урнашырга җыена. Ә кечесе Тимур – университетның 3 курс студенты, туризм белән бәйле һөнәрне үзләштерә.

“Җир йөзендә озак яшәү өчен эшләргә, игелекле гамәлләр кылырга кирәк. Дөресен әйткәндә, картаерга вакыт юк. Шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан ике дачабыз бар, җәй буе шуннан кайтып кермибез. “Калина”ма утырабыз да, тиз арада барып та җитәбез. Ә кичләрен популяр артист, гаилә дустыбыз Айдар Галимов җырларын тыңлап рәхәтләнеп ял итәбез”,- ди Хабир абый, бераз моңсуланып.

Милләтебез аксакалы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә актив катнаша. Башкарма комитет утырышларында, төрле җыелышларда төпле киңәшләрен бирә. “Өмет” газетасын чыга башлаган көннән бирле яздырып алабыз, шуңа күрә автономия яңалыклары, татарлар тормышы миңа таныш, ди Хабир ага.

“Безнең гаиләдә барыбыз да озын гомерле. Сигез баладан алтау калдык. Иң өлкәнебез Надирә апага 95 яшь тулды. Үз аягында йөри, өен ялт иттереп тота. Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән икән, саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын иде”,- ди туксан яшен тутыручы Хабир Вахитов.

Исхак ХӘЛИМОВ.