Алексей Русских сайлауларда катнашырга җыена

Алексей Русских Губернатор сайлауларында катнашу өчен өлкә сайлау комиссиясенә документларын тапшырды.

“Минем өчен бу җитди адым һәм зур җаваплылык. Киләчәктә дә төбәк халкы хакына бөтен көчемне куеп эшләргә мин әзер”,- дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Социаль объектларны – мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, поликлиникалар, социаль һәм спорт үзәкләрен яңартуны, шулай ук юллар һәм күперләр ремонтлау, җәмәгать транспортын алмаштыруны, парклар, скверлар һәм йортлар төзекләндерүне киләсе бишьеллык планына керткән. Промышленность предприятиеләренә ярдәм итүгә һәм хәрби белем бирү үсешенә Губернатор аерым тукталган. Төбәктә хезмәт хакларын арттыру һәм тулаем тормыш сыйфатын яхшырту буенча эш дәвам итәчәк. Болар барысы да Ульяновск өлкәсенең 2036 елга кадәр социаль-экономик үсеш Стратегиясендә чагылыш тапкан.

“Ульяновск өлкәсендә тормышка ашырылган барлык дәүләт программалары федераль үзәк ярдәменә һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә куелган илкүләм проектларга, шулай ук РФ Хөкүмәте белән конструктив эшләүгә нигезләнә,- дип ассызыклый Алексей Русских. – Төп уртак бурычларның берсе – СВОда Җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Фронтка булышу һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен барлык көчләрне дә берләштерергә тиешбез. Әлеге максатка халыкның актив рәвештә булышуы нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр белән берлектә барлык планнарны да тормышка ашыра алырбыз дип ышанам!”

Ульяновск өлкәсе Губернаторын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2026 елның 20 сентябрендә узачак. Шул ук көнне россиялеләр Дәүләт Думасының яңа составын сайларга җыена.