“Авиастар” яңа үрләр яулый

Хөкүмәт йортында Ульяновск авиация төзелеше комплексының 50 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда заводның 30 хезмәткәренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
- “Авиастар” хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей белән котлыйм. Шушы вакыйга хөрмәтенә һәм УАПК коллективының регион һәм ил үсешенә зур өлеш кертүен исәпкә алып, 2026 ел Ульяновск өлкәсендә авиация төзүчесе елы дип игълан ителде. Безнең җирлектә авиация төзелеше производствосы барлыкка килүе төбәкне индустриализацияләүгә көчле импульс бирде, тулаем Ульяновск өлкәсенең киләчәктә үсеш юлын билгеләде. Белгечләребезнең таланты һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә уникаль самолетлар – АН-124 “Руслан” һәм Ту-204 туды. “Руслан” -рекордсмен-самолет, ул авиасалоннар сенсациясенә һәм дөнья авиация төзелеше легендасына әверелде. Ә Ту-204 хаклы рәвештә заманча аэродинамиканың эталоны булып санала. Хәзерге вакытта завод өр-яңа уникаль самолетлар – Ил-76МД-90Аларны чыгара. Шулай ук кооперация үсеш юлыннан бара. Сезнең эшегез – технологик суверенитетның һәм Ватаныбыз дәүләт куркынычсызлыгының ныклы гарантиясе,- диде Губернатор Алексей Русских.
Авиация төзелеше үсешендәге казанышлары, хезмәттә ирешкән уңышлары һәм “Ил”-Авиастар” ширкатенең 50 еллыгы уңаеннан сигез хезмәткәр Губернаторның мактау грамотасына лаек булды. Алар арасында цех начальнигы Руслан Хаиров та бар.
– Предприятиедә 12 елдан артык эшлим. Хезмәт династиясе вәкиле мин. Әтием - 30 елга якын, абыем 20 елдан артык заводта хезмәт итә, сеңелем эшләде, хәзер инде бертуганымның улы да урнашты. Туганнарым юлыннан барырга ниятләдем, әтием минем өчен һәрвакыт горурлык булды. Институтны тәмамлап, башта “Волга-Днепр” авиакомпаниясендә эшләдем, самолетларга техник хезмәт күрсәттек, аннары предприятиегә урнашып, самолетлар төзи башладым. “Авиастар” – тормышымның бер өлеше,- ди Руслан Хаиров.