“Бердәм Россия”леләр Халык программасының нәтиҗәләре турында хисап тотты
Һәм яңа этапның төп бурычын билгеләде – ульяновскилыларның керемнәрен арттыру өстендә эшләячәкләр

“Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлекчәсенең чираттагы конференциясендә 27 муниципаль берәмлектән бер меңнән артык партияле – барлык дәрәҗәдәге депутатлар, җирле һәм башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, “Бердәм Россия” әгъзалары һәм тарафдарлары, “Яшь гвардия” активистлары катнашты.
РУССКИХ: ИҢ МӨҺИМЕ – САКЛАП КАЛУ ҺӘМ АРТТЫРУ
Конференциядә катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских сәламләде.
“Россия Президенты тарафыннан безнең алдыбызда куелган бурычларны тормышка ашырганда тырышлыгыбызны синхронлаштыру мөһим. Җәмгыятьнең бердәмлеген тәэмин итү, өлкә халкының тормыш сыйфатын күтәрү, яшәү шартларын яхшырту – безне барыбызны да менә шушы өстенлекләр берләштерә. Аерым мөһим юнәлеш – сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү. Инфраструктуралы проектларны гамәлгә ашыру буенча җитди бурычлар тора: юлларны ремонтлау һәм йортларны төзекләндерү, сәламәтлек саклау белән мәгарифне яңарту әнә шундыйлардан. Әлеге системалы эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Хәзер инде ирешелгәннәрне саклап калу һәм арттыру, темпларны киметмәү максаты куябыз. Бары тик төрле дәрәҗәдәге власть органнарының, барлык конструктив, сәламәт көчләрнең тотрыклы, килештереп эшләве нәтиҗәсендә генә без 2036 елга кадәр исәпләнелгән стратегик бурычларга ирешә алабыз”,- диде регион башлыгы.
КАМЕКО: ӘЙЕ, АВЫР, ӘММА ҖИҢЕП ЧЫГАЧАКБЫЗ
Халык программасы конференциянең игътибар үзәгендә булды. Әлеге программа – сайлаучылар наказлары буенча төзелгән план, бердәмроссиялеләр менә биш ел инде шуның буенча эшлиләр һәм киләчәктә дә эшләргә җыеналар. “Бердәм Россия”нең төбәк бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко үзенең чыгышында белдергәнчә, бу программа җәмгыять тормышының барлык мөһим сфераларын да үз эченә ала һәм уңай нәтиҗәләр бирә.
“Шундый алым үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: уртак тырышлык белән, федераль үзәк ярдәменә таянып, төбәгебез яңа юллар, хастаханәләр, ЖКХ, төзекләндерү, мәдәният объектлары төзи. Шуңа күрә без алдагы биш елга халыктан яңа наказлар җыюны башлап җибәрдек. Көн тәртибе нинди генә катлаулы булмасын, без җиңеп чыгачакбыз”,- диде Камеко.
КОНОНОВ: НЫКЛЫККА ТИКШЕРҮ ҮТӘБЕЗ
Ульяновск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов партиянең соңгы биш елдагы эшчәнлегенең аеруча мөһим нәтиҗәләре хакында сөйләде. Ульяновск-Димитровград автомагистрале төзелә башлады, Минаев урамындагы развязка реконструкцияләнде, Засвияжье районында 4 нче поликлиника филиалы тиздән сафка бастырылачак, Троицкое-Сунгурда казаклар мәктәбенең яңа корпуслары файдалануга тапшырылды, Губернатор лицееның яңа биналары салына, Димитровградта атом-төш технологияләре лицее ишекләрен ачты, Иске Майна белән Ореховкада яңа мәктәпләр укучыларны кабул итте, өлкә үзәгендәге ике яңа балалар бакчасына сабыйлар йөри башлады, Чардаклы районындагы яңа водоводтан чиста су ага – Халык программасы беренче этабының менә шушы нәтиҗәләрен күз белән күрергә, куллар белән тотып карарга мөмкин.
“Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: боларга барысына да без тышкы сәяси басым, кычкыртып талаучы санкцияләр һәм аларга бәйле авырлыклар шартларында ирештек. Безнең партия ныклыкка тикшерү, сынау үтә, иҗтимагый-сәяси тормышта лидерлык позицияләрен саклап килә, үзенә алган йөкләмәләрне тулысынча үти”,- дип ассызыклады Кононов.
РАЙОННАРГА – АЕРЫМ ИГЪТИБАР!
Владимир Кононов “Халык программасы” яңа этабының төп юнәлешләренә дә тукталды:
“Беренчесе һәм иң мөһиме – Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрнең керемнәрен арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Эшләп килүче предприятиеләрне үстерү, киңәйтү һәм яңа ширкатьләр булдыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа технологияләр кертү аркылы. Икенчесе – медицинага, җәмәгать транспорты белән ЖКХга кагылышлы көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдә сизелерлек дәрәҗәдә алга китүгә ирешү. Районнар үсешенә аерым игътибар итәргә кирәк, Ульяновск шәһәре кебек үк алар да игътибарга лаек. Төбәккә федераль үзәк ярдәмен җәлеп итү минем өчен төп бурычларның берсе булып кала, алда барыбызны да зур эшләр көтә”,- диде Кононов.
“Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте.