“Өмет”кә язылырга ярдәм ит” социаль акциясенең нәтиҗәләре

Менә агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Өмет”кә язылучылар саны да билгеле булды. Газетабызның тугрылыклы укучылары язылу бәясе артып торуына һәм почта бүлекчәләре начар эшләвенә дә карамастан, хәләл малларыннан өлеш чыгарып, кабат “Өмет”кә язылу мөмкинлеге таптылар. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә. Сез барында өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасы тагын озак еллар яшәр әле. Ә күп балалы гаиләләргә, СВОда катнашучыларның якыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына, шулай ук өлкә мәчетләренә һәм татар авылларындагы мәктәпләр белән китапханәләргә (барлыгы 200 экземпляр) “Өмет”кә язылырга ярдәм ит” социаль акциясендә катнашучы милләт җанлы, иманлы, юмарт бизнесменнар һәм актив җәмәгать эшлеклеләре ярдәмендә яздырдык. Бүген аларга да рәхмәт сүзләребезне юллап, ел саен үткәрелә торган акциянең нәтиҗәләрен игълан итәбез.
Танылган милләттәшебез - "Сембер" бизнес-клубы әгъзасы, "Тимер" ширкате җитәкчесе Руслан Кантемиров социаль акциягә Бөтенроссия язылу декадасының соңгы көнендә кушылды.
Бик күп милли һәм дини чараларга ярдәм итеп торучы Руслан Фәрит улы Ульяновск шәһәрендә һәм Ундоры, Татар Горенкасы, Кротовка авылларында, Карсун, Вешкайма районнарында яшәүче барлык туганнарына, шулай ук татар теле түгәрәкләре эшләп килгән мәктәпләргә (барлыгы 30 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына подписка бүләк итте.
Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга зур өлеш кертүе өчен Руслан Фәрит улына рәхмәт белдерәбез.
Язылу кампаниясе тәмамланыр алдыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште -Ульяновскиның танылган меценаты, "Сембер" бизнес-клубы әгъзасы Марат Якупов "Өмет" газетасын - һәр татар гаиләсенә" акциясенә кушылды.
Ул өлкәбездә ана теле укытыла торган дистәдән артык мәктәпкә 2026 елның икенче яртыеллыгына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте. Милләтебез өчен җан атып яшәүче Марат Ирфан улына игелекле гамәле өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм эшендә уңышлар телибез.
"Өмет"кә язылырга ярдәм ит” акциясенә танылган милләттәшебез – Ульяновск шәһәренең “Зубы без боли” клиникасы җитәкчесе, “Сембер” бизнес-клубы активисты Марат Айзятов кушылды.
Милли һәм дини чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтүче Марат Айзятов ана теле өйрәнелгән мәктәпләргә, китапханәләргә (барлыгы 20 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына “Өмет”кә подписка бүләк итте.
Татар җанлы, иманлы, ярдәмчел булуы белән аерылып торган Марат әфәндегә бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшендә уңышлар телибез.
Шундый иманлы, юмарт милләттәшләребез барында, милләтебезнең йөзек кашы булган "Өмет"ебез яшәр, Ульяновск өлкәсе данын еракларга таратыр әле.
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясенә танылган милләттәшебез – “Сембер” бизнес-клубы активисты, ил күләмендә танылган IT-белгеч Камил Кәлимуллин кушылды.
Милли һәм дини чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтүче Камил Кәлимуллин үзенең барлык туганнарына (барлыгы 15 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте.
Татар җанлы, иманлы, ярдәмчел Камил әфәндегә бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә мөһим өлеш кертүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Танылган милләттәшебез - күренекле меценат, газетабызның сыналган, ышанычлы дусты Марат Хисамов “Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” дип исемләнгән социаль акциягә кушылды.
Күп кенә милли һәм дини чараларга, спорт ярышларына спонсорлык ярдәме күрсәтүче Марат Хисамов Ульяновск өлкәсе һәм шәһәре мәчетләренә, татар теле өйрәнелгән мәктәпләргә, балалар бакчаларына, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә (барлыгы 30 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына “Өмет”кә подписка бүләк итте.
Өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Марат Илгиз улына рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек-саулык, иман байлыгы, изге эшләрендә уңышлар телибез.
Танылган мөселман кардәшебез - өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы, Ишеевка бистәсе "Ислам нуры" мәчете мәдрәсәсенең дини курслар һәм татар теле дәресләре мөгаллимәсе Сания хаҗия Хисаметдинова "Өмет"не - һәр татар гаиләсенә" акциясенә кушылды.
Сания ханым үзе һәм аның барлык шәкертләре - барлыгы 34 кеше - льготалы бәядән "Өмет" газетасына язылдылар. Димәк, 2026 елның икенче яртыеллыгында да Ишеевка бистәсендә яшәүче 34 гаиләгә яраткан милли газетабыз һәр җомга көн саен килеп торачак.
Сания ханыма "Өмет" газетасын халыкка таратуда ярдәме өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясенә Мәләкәс районы башлыгы, җирле татар автономиясе рәисе Азат Рәшид улы Мидаров кушылды.
Азат Рәшид улы ярдәмендә киләсе яртыеллыкта да Сабакай авылындагы 15 йортка атна саен “Өмет” газетасы килеп торачак.
Милләт җанлы булуы, "Өмет" газетасын үз итүе өчен Азат Рәшид улына рәхмәтебезне юллыйбыз.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең бизнесменнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Камил Мусин «Өмет»кә язылырга ярдәм ит!» социаль акциясенә кушылды.
Милләт җанлы Камил Ислам улы Ульяновск шәһәрендә һәм Иске Кулаткы районында яшәүче барлык туганнарына, шулай ук Татар мәдәният үзәге белән “ТНВ” телеканалының Ульяновск филиалына (барлыгы 15 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына подписка бүләк итте.
Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга мөһим өлеш керткән өчен Камил Мусинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз.
«Өмет»кә язылырга ярдәм ит!» социаль акциясенә татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район советы рәисе, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге һәм “1 нче мәхәллә”се җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов кушылды.
"Өмет" газетасының якын дусты Рафаэль Әмин улы дистәдән артык мәхәллә активистына, шулай ук 64 нче урта мәктәпкә 2026 елның икенче яртыеллыгына подписка бүләк итте.
Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга зур өлеш кертүе өчен Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез.
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясенә татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, Ульяновск шәһәренең Мактаулы гражданины, өлкә Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рамил Абитов кушылды.
Рамил Загит улы ярдәмендә 2026 елның икенче яртыеллыгында Тимерьюл районында яшәүче дистәгә якын гаиләгә атна саен "Өмет" газетасы килеп торачак. Милләт җанлы дустыбыз ун елдан бирле әлеге игелекле гамәленә тугрылыклы кала, һәр яртыеллыкта "Өмет"кә подписка бүләк итеп, милли газетабызны саклап калуга үзеннән өлеш кертә.
”Өмет”нең якын дусты Рамил Загит улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясенә беренчеләрдән булып Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче күренекле якташыбыз – Казан нотариаль округы нотариусы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Минҗия Махмутова кушылды.
Киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел Минҗия Миннәхмәт кызы үзенең авылдашларына – туганнарына һәм күршеләренә, авылның педагогик хезмәт ветераннарына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте. 2026 елның икенче яртыеллыгында авылның тагын 10 гаиләсенә һәр җомга көн саен өлкәбездә татар телендә чыгучы газета килеп торачак.
Минҗия Миннәхмәт кызына "Өмет"не халыкка таратуда ярдәме өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек, уңышлар телибез.
Танылган милләттәшебез - Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина "Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” дип исемләнгән социаль акциягә кушылды.
Алсу Фәрит кызы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә - барлыгы 10 экземпляр 2026 елның июль-декабрь айларына “Өмет” газетасына подписка бүләк итте.
Өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Алсу Фәрит кызына рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек-саулык, иман байлыгы, изге эшләрендә уңышлар телибез.
“Өмет”кә язылырга ярдәм ит!” социаль акциясенә танылган милләттәшләребез, "Өмет" газетасының якын дуслары, Димитровград татарларының үрнәк гаиләсе - Ильяс хәзрәт белен Гөлнур ханым Мухутдиновлар кушылды.
Алар дистәдән артык гаиләне "Өмет" газетасына яздырдылар. Ильяс хәзрәт белән Гөлнур ханыма чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез.
"Өмет" газетасының якын дуслары, ярдәмчеләре, фикердәшләре, Аллаһыга шөкер, бар әле. Алар барында Ульяновск өлкәсе татарларының горурлыгы булган милли газетабыз чыгып торыр, тагын озак еллар дәвамында милләттәшләребезне рухи яктан баетыр. Бергә булганда без көчле!