Нух пәйгамбәр (с.а.) догасы

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Нух пәйгамбәр (аләйһи сәлам) турында булыр. Аллаһы Раббыбыз аңа Коръәни-Кәримнең аерым бер сүрәсен багышлаган. Әлеге сүрәдә – сабырлык сабагы һәм дәресе, дәгъват ысулы һәм ризык эзләп табуга ачкыч.

Нух пәйгамбәр (аләйһи сәлам) 950 ел гомерен үз халкы арасында үткәрә. Ул көне-төне аларны хаклыкка, хакыйкать, динислам юлыннан барырга өнди. Пәйгамбәр аларга болай дип әйтә: “И, Раббым! Һичшиксез, мин көне-төне кавемемне дәгъват кылдым. Әмма минем дәгъватым аларның качуларын гына арттырды” (Нух, 5-6).

Бине Кәсир (рәхимәһуллаһ) аңлатуынча, ул дәгъвәт кылу максатында яшерен рәвештә һәм ачыктан-ачык барлык мөмкинлекләрне дә куллана. Ләкин кавеме кешеләре аны ишетмәс өчен бармаклары белән колакларын томалаганнар, киемнәренә чорналганнар һәм тәкәбберлек күрсәткәннәр.

Мөселман кардәшләребез, безнең өчен дәрес, сабак бит бу. Кайчак без дә туганнарыбызны, якыннарыбызны мәчеткә биш вакыт намазга йөрергә чакырабыз, дусларыбызны тәкъвалыкка өндибез, ә алар безне ишетмиләр, бездән читләшергә тырышалар. Төшенкелеккә бирелмәгез, өметегезне өзмәгез. Бу – пәйгамбәрләр юлы. Халыкны хаклыкка чакыруыгызны дәвам итегез.

Нух пәйгамбәр (аләйһи сәлам) үз кавеме кешеләренә нәрсә вәгъдә иткән, ышандырган соң? Ул аларга теләсә нинди серле төенне дә чишәрлек ачкыч биргән. Бу – тәүбә-истигъфар, Аллаһы Раббыбыздан гөнаһларыбызны кичерүен, гафу итүен, ярлыкавын сорау. Раббыбыз аның теле белән болай ди: “Мин әйттем: “Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче. Күкне өстегезгә мул яуган бер хәлдә җибәрер. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр, сезнең өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен (ургылып аккан) елгалар булдырыр” (Нух, 10-12).

Әл-Бәгәви үзенең тәфсирендә хәбәр итүенчә, алар җирлегендә бик каты корылык була. Корылыкның сәбәбен һава торышыннан – озак вакыт яңгыр яумаудан эзлиләр. Нух пәйгамбәр дөресен әйтеп бирә: сәбәбе – сезнең гөнаһлы булуыгызда, ә даруы, шифасы – ихлас күңелдән әйтелгән “әстәгъфируллаһ” сүзе, ди.

Мөхтәрәм кардәшләребез, бу безгә дә турыдан-туры кагыла бит. Әгәр ниндидер нужадан чыгу юлын эзләсәгез, ризык артыннан йөрсәгез һәм балаларыгызның тәртипле, мәрхәмәтле, кешелекле, иманлы булып үсүләрен теләсәгез, Нух пәйгамбәрнең менә шушы догасын: “Аллаһүммә-гфир ли, вә-рхәм-ни, вә-рзук-ни”, ягъни: “Йа, Аллаһ, кичер, гафу ит мине, ярлыка мине һәм миңа ризык насыйп ит” һәм “Әстәгъфируллаһа вә әтүбү иләйһ”, ягъни “Аллаһыдан кичерүен, ярлыкавын сорыйм һәм Аның алдында тәүбә итәм”, дигән сүзләрне мөмкин кадәр ешрак кабатлагыз.

Аннары Нух сүрәдә кешеләрнең – адәм балаларының акылына мөрәҗәгать итә. Ул дөнья төзелеше, галәм киңлекләре турында аларның исләренә төшерә. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһының җиде күкне катлар хәлендә ничек яралтканын күрмәдегезме? Алардагы айны бер нур итте, кояшны исә (яктырткан, җылыткан) бер кандил итте” (Нух, 15-16).

Дөньяны, галәм киңлекләрен бернинди терәксез коручы, сезне үлгәннән соң  яңадан терелтергә сәләтсез дип уйлыйсызмы? Сыннардан башка һәм бернинди арадашчысыз гына Аңа гыйбадәт кылырга Ул лаек түгелме?

Әмма халык – кавеме кешеләре читләшә, аңа арты белән борылып баса. 950 ел дәвамында түзеп торып, Аллаһының изге китабы иңдерелгәннән соң, халкыннан беркем дә иман китерергә җыенмавын аңлап, Нух пәйгамбәр (с.а.) болай дип мөрәҗәгать итә: “И, Раббым! Җир йөзендә кяферләрдән яшәү урыннарында беркемне дә (исән) калдырма! Чөнки Син аларны калдырсаң, Синең колларыңны адаштырырлар. Алар кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркем дә тудырмаслар” (Нух, 26-27).

Бине Кәсир аңлатуынча, ул әлеге доганы кавеменә карата бөтенләй өметен өзгәннән соң гына яңгырата. 950 елга сузылган тәҗрибәнең аяныч нәтиҗәсе бу.

Әмма сүрә ләгънәт кылу белән түгел, ә мәрхәмәт күрсәтү белән тәмамлана. Әлеге дога – Нух пәйгамбәрнең безгә әйтеп калдырган васыяте: “И, Раббым! Мине дә, ата-анамны да, өемә иманлы булып кергән кешеләрне дә, (Кыямәт көненә кадәр киләчәк) иманлы ирләр белән иманлы хатыннарны да ярлыка! Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсәне дә арттырма!” (Нух, 28).

Әлеге догада – үткәнебез (әти-әниләр), хәзергебез (гаилә, кунаклар) һәм киләчәгебез (бөтен өммәт).

“Рабби-гфир ли, вә ли-вәлидәййә, вә ли-мән дәхәлә бәйтийә мү’минән, вә ли-ль-мү’мининә вә-ль-мү’минәт”, ягъни:

“И, Раббым! Мине, минем газиз әти-әниемне һәм минем өемә иманлы булып керүчеләрне, шулай ук иманлы ир-атлар белән иманлы хатын-кызларны кичер, гафу ит, ярлыка!

Йа, Аллаһ, безнең белеп һәм белми кылган, ачыктан-ачык һәм яшерен кылган гөнаһларыбызны кичер, гафу ит!

Йа, Аллаһ, безнең әти-әниләребезне кичер, ярлыка, аларга карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле бул, алар кечкенә чакта безне тәрбияләп үстерделәр бит.

Йа, Аллаһ, Син Нух пәйгамбәр аркылы вәгъдә иткәнчә, безгә киң ризыклар насыйп ит!

Йа, Аллаһ, безгә “Әстәгъфируллаһ” сүзен еш әйтүчеләр һәм шул рәвешле Синең шәфкать-мәрхәмәтеңә ирешүчеләр исәбендә булырга насыйп ит”.

“Раббанә әтинә фи-д-дүнья хәсәнәтән вә фи-ль-ахирәти хәсәнәтән вә кына азабә-н-нәр”.

“Йа, Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла”.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә Аллаһының игелеге, мең сәламе булсын.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.