Татар Колмаерында корбан мәҗлесе

13 июньдә кемдер Ульяновскига өлкә Сабан туена китте, ә без Татар Колмаерына корбан мәҗлесенә чакырулы идек.

Колмаер - бай тарихлы, өлкәдәге иң зур татар авылларыннан берсе. Моннан зур шәхесләр чыккан, аларның бөтенесе дә авыл музеенда үзенең лаеклы урынын алган.

Районның почетлы гражданины, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы Җәмил Әхмәтсафа улы Хакимов Колмаер авылының «40 лет Октября» колхозында сигез ел (1981-1988) колхоз рәисе булып эшләгән. Машинада барганда, мин эшләгән чакта Совет властеның иң көчле чагы иде, шәһәр тибындагы ике катлы балалар бакчасы, спортзалы белән мәдәният йорты, менә дигән ике катлы колхоз правлениесе, авыл эчендәге һәм фермаларга бара торган юллар, машиналар йорты, мастерской, автогараж, нефтебаза төзедек, бөтен фермаларны да механикалаштырдык, дип күзгә күренгәннәрне күрсәтеп, сөйләп узды ул. Безнең гаиләнең иң матур елларының бер өлеше Колмаерда узды, дип сөйли-сөйли Җәмил әфәнде белән авыл мәчетенә килеп җиттек.

Хәзер татар авылларында мәчетләр зурдан кубып, матур итеп төзелә. Халык җыелышып бетеп, өстәл тирәли утырышкан. Безнең әни, татар кебек матур, чиста халык беркая да юк, дия иде. Дөрестән дә, халыкның өс-башы чиста, матур, хатын-кызларның күбесенең кием-салымы ачык төсләрдә. Колмаер мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым залларда утыра, барлыгы 108 кеше катнашкан булып чыкты, алар барысы да олы яшьтәге кешеләр. Ульяновскидан, Казаннан, Тольяттидан кайтучылар бар иде. Мәчет диварларына халыкны дин сабагына укырга өйрәтү өчен гарәп хәрефләре, кыска сүрәләр язып эленгән. Әнәс Аюханов элек автогараж мөдире булып  эшләгән, хәзер - авыл мулласы, Наил Кутбеев - мөәзин. Әнәс мулла авылда диннең торышы, тәртип, дини мәҗлесләр, бәйрәмнәр турында кыскача белешмә биреп узды.

“Ислам дине бездә элек әби-бабайларда ничек барган, шул тәртип белән бара. Дингә яшьләр килә башлады. Мәҗлесләр хәзер зурлап үткәрелә, менә бу корбан ашын да авыл халкы зур оешканлык белән башкарды. Кемдер сәдака китерде, кемдер җиләк-җимеш, конфетлар, камыр ашлары алып килде, кемдер токмач кисте, кемдер өстәл әзерләде”,- диде ул.

Корбанга акча биргәннәрнең исемлеген мулла кычкырып укыды. Һәр елны зиратның эчен һәм тышын өмә ясап җыештыралар, икенче ел инде «яхшылар» өстен дә карап торалар.

Авылның иң олы кешеләреннән гомерлек укытучы Лениза апа Юсупова 1990 елдан башлап башта үз өендә, аннары мәчеттә быелгы уразага кадәр дин дәресләрен укытып килде. Монысы соңгысы булыр инде, яшем дә бар, мин бит 1937 елгы, ди Лениза апа. Динне аеруча да яхшы, мисаллар, пәйгамбәребезнең сөннәтләре, Коръәннән аятьләр белән, төшемле итеп аңлата. Ул вәгазь сөйләгәндә беркем дә битараф калмый, кешене авызына каратып тотарлык итеп сөйли. Авыл бетә, дин бетә, дип курыккан идек, берсе дә бетми, кеше уянырга тиеш, бу мәҗлестән соң да кем дә булса, бәлки, уяныр әле, диде Лениза апа. Башта хатын-кызларга шактый озак вәгазь сөйләде, аннары аны ирләр ягына чакыртып алдылар. Без аның белән өстәлнең ике башында кара-каршы утырган идек, дөньяның бөтен матурлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзенә җыйган бу мөхтәрәм затка сокланмый мөмкин түгел. Тирә-ягыбызда шундыйлар күбрәк булса, тормышыбыз башкачарак булыр, халык дингә тизрәк килер һәм тирәнрәк уяныр  иде. Алар ире Изил абый белән тормышны матур пар булып үткәннәр. Изил абый күрше Папау авылында колхоз рәисе булып хезмәт куя, аннары Колмаерда мулла булып тора. Сүз уңаеннан, Папау мулласы Шәүкәт Камалов та бу мәҗлестә иде, аларда да хәтем мәҗлесләрендә шактый булдык. Шәүкәт мулланың белеме, авыл өстендә дин эшләрен алып бару алымнары ихтирам, хөрмәт хисе уята. Ике авылның шулай дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре соклану тудыра.

Мәҗлеснең рәсми өлешенең соңында “Зәм-зәм” суын авыз иттек һәм тәкбир әйтеп, корбан ашына керештек. Корбан ашы да, өстәлләрдәге күп сандагы  башка тәгамнәр дә (ашамлык - гарәп сүзе) телеңне йотарлык тәмле иде. Аш өстәлен әзерләүгә кемнең хезмәте кергән, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әнәс мулла газета өчен Колмаерда мулла булып торучыларның исемлеген күңелдән әйтеп бирде.

“Беренчесе – Камил Хасәнов, безнең авыл кешесе, Казанда яшәде. Дөньялар үзгәреп, дингә юллар ачыла башлагач, муллалыкка укыган, пенсиягә чыккач, авылга күчеп кайты, ун еллап эшләде. Икенчесе – Хәйдәр Каюмов, тракторда эшләде, ул бер елдан артык мулла булып торгандыр. Аннары Изил абый Юсупов - 7-8 ел, Фоат бабай Фахрутдинов 8-10 еллап имам вазыйфасын башкарды. Хәзер өченче ел инде мин, Аюханов Әнәс эшлим,- диде ул. - Сүземне Лениза абыстаебыздан башлыйм әле. Укытучы бит инде, халыкның күзен ачуга бик зур хезмәт куйды. 1990 еллар башында дин дәресләрен укырга аңа иң башта больницадан медсестралар йөрде. Корбан мәҗлесенең икенче көнендә «яхшылар» - изгеләр каберлегендә шундый ук бәйрәм үткәрдек, анда балалар да катнашты, 118 кеше килгән иде. Дүрт самавыр алып чыгып, халыкка аш-чәй өстәле әзерләдек, табыныбыз бик мул иде. Тирә-яктан кайткан халык канәгать булып, килеп-килеп рәхмәтләрен әйттеләр. Бу җирдә икенче ел инде җыелышабыз, тышкы ягын да, эчендә дә ике атна өмә ясап җыештырдык, иске агачларны кистек. Яңа каберлекнең дә тирә-ягын тоттык, зур тимер капка ясадык”,- диде Колмаер имамы.

Әнәс мулланың «яхшылар» сүзенә аңлатма биреп узыйк әле. Казан галимнәренең фәнни экспедицияләре хәзинәсеннән - «Милли-мәдәни мирасыбыз. Ульяновск өлкәсе татарлары» (2015 ел) китабыннан: «В окрестностях села Татарский Калмаюр - три курганные группы (предположительно - бронзовый век). Третья группа находится на территории старого, полузаброшенного мусульманского кладбища».

2015 елның җәендә Ульяновск өлкәсендә Казаннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең бер төркеме Чардаклы районында да эшләде. Районның ул вакыттагы татар автономиясе рәисе Җәмил Әхмәтсафа улы Хакимов галимнәрне шул «яхшылар» мазарлыгына алып барып, каберләрне күрсәтеп, сөйләп бирде.

“Ул зират Сотенное авылы артындагы сазлык аръягында урнашкан. 1974 елны мин Колмаерга  килгәндә Сотенноеда 4-5 йорт бар иде әле, аннары аларны Папауга күчерделәр. Папау авылы инешеннән чыккан су Сотенное тирәсендә сазлык хасил итә. 2019 елда чыгарган үзебезнең «Чардаклы татарлары - Чердаклинские татары» китабында 13-14 нче гасырга, Алтын Урда чорына караган мазарлык һәм андагы каберләр турында тулырак мәгълүмат бирдек. 1960 елларда монда шул чорга караган 7-10 кабер ташы була. Без барган вакытта биредә биш борынгы, гарәп язулы таш бар иде, алтынчысы Ульяновск-Сембер краен өйрәнү музеенда саклана. Сакланып калган биш ташның өчесе яхшы хәлдә диярлек, берсе икегә ватылган, берсенең кисәкләре генә чәчелеп ята… Урта гасыр мазарлыгы Колмаер инеше аша Колмаердан ике километр ераклыкта төньякта урнашкан. Кабер ташларында мәрхүмнәрнең исемнәре, туган һәм вафат булган еллары да язылган. Куддус улы Туйҗа, 759 (һиҗри белән) ел, шәүвәл ае, милади белән 14 нче гасыр; Байкар улы Инәбәк, 14 нче гасыр; Кутлугбек улы Кутлугтимур, 1356 ел; Йөри Күчә улы Ар Хуҗа, 14 нче гасыр; бишенче кабер ташы нык таушалган, исеме укылмый, 1353 ел; алтынчысы - Шаба Белек улы кабер ташы, 14 нче гасыр, Ульяновск туган якны өйрәнү музеенда саклана. Кабер ташларындагы язулар Идел буе Болгарстаны дәүләте эпитафийлары стилендә язылган (Ф.С.Хакимзянов, «Язык эпитафий волжских булгар», М. 1978).

Корбан мәҗлесендә Колмаер авылыннан шактый күп таныш-белешләребез белән күрешеп хәл белештек. Шулардан «Чардаклы татарлары - Чердаклинские татары» китабын әзерләгәндә безгә материаллар белән булышкан, ул вакыттагы авыл музее җитәкчесе Гөлсәмәр ханым Кәримовага ничә елдан соң да рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чардаклы үзәк район хастаханәсендә ЛОР врач булып эштән киткәнемә өченче ел китте. Бертуган энем Булат Шакирҗан улы Татарстанның элеккеге Теньки районында башлык булып эшләде. Апа, кешенең кем, нинди икәненә эштән киткәч халык бәяне бик дөрес бирә, дигән иде ул (кызганычка, берничә ел элек онкологиядән китеп барды). Колмаерның йөз аклыгы, югарыда язып үтелгән Лениза апаның миңа кеше һәм табиб буларак биргән бәясе гомере буе алган категорияләр, мактаулы исемнәр, медальләргә караганда мең-миллион тапкыр кыйммәтрәк. Бу сүзләр минем җирдә үткән гомеремә, хезмәтемә бәя һәм калган гомеремдә, иншАллаһ, озата барырлар, яшәргә терәк булырлар.

Безнең гаиләдә биш дәвалаучы табиб (врачи лечебного профиля). Киленебез Алия Мансур кызы – фельдшер. Әни, сезнең алга кеше иңрәп, ярдәм көтеп килеп баса, Аллаһы хакы өчен дип кешегә булышырга тырышыгыз, дия иде. Мин гомерем буе табиб буларак халыкка, иң беренче авыл, район халкына, гади халыкка булышырга тырыштым, талонсыз килгәннәргә, тыныч кына утырыгыз, үз вакытым белән кабул итәрмен, дия идем. Энем әйткән сүзләр хак, күрәсең, корбан мәҗлесеннән соң Колмаер халкы килеп-килеп рәхмәтләрен җиткерде.

Наилә Потеева-Фатыхова-Яуширмәле,

газетаның үз хәбәрчесе.

Чардаклы бистәсе.