Хабибә Имаметдинова иҗатыннан

Габдулла Тукайга

Ятимлекне әсәр аша түгел,

Өчиледә яшәп аңладың.

Сорамыйча икмәк сыныгын да,

Бер йотым су хәтта алмадың,

Шөкер, үстең, фәкыйрь калмадың.

 

Кушлавычта әткәңне озаткач,

Шәрифә карчыкта яшәдең.

Бусагасы артык суык булган,

Эчке күлмәк юка, өшедең,

Яшең акты, сүзсез яшьнәдең.

 

Кырлай, Җаек, Казан хатирәңдә,

Синең телдән моңлы җыр тама.

Татар халкым алган тәрбиягә,

Газиз илем, гүя, чын ана,

Ә син аңа рәхмәтле бала.

 

Син бүген дә үрнәк безнең өчен,

Зөбәрҗәттәй дәртең сибелә.

Иҗатыңнан нур бөркелгән чакта

Бөек башлар түбән иелә,

Хаклык җиңә барысын, диелә.

 

Татар халкым әдип-шагыйрьләргә,

Мәгърифәтче, галимнәргә бай.

Һәрбер шәхес - күкләрдә калыккан

Якты йолдыз яки нурлы ай.

Шул йолдызлар арасында син дә

Җемелдисең, сәләтле Тукай.

 

Яр буенда балык

Давыл купкан, диңгез ярсып дулый,

Бар көченә кыйный кыяның.

Нәни балык яр буенда кала,

Ташлаган күк кошчык ояны.

 

Бәргәләнә балык, җәфалана,

Коткарыгыз мине, дип сорый.

Кем ишетсен сүзсез ялваруын,

Кош-кортлар тик елмаеп карый.

 

Азат булдың давыл кочагыннан,

Рәхәт яшә, диләр аңарга.

Ник берсе дә теләмәде икән

Балык фаҗигасен аңларга?

 

Өзгәләнә ярда, вакыт уза,

Һәр мизгелнең кыйммәт бәясе.

Дөп-дөп итеп типкән чакта йөрәк

Килмидер шул үлдем диясе.

 

Шулчак юеш комнан көчкә атлап

Килеп басты балык янына

Ятьмә тоткан баһадирдай ир-ат,

Мәрхәмәтлек - аның канында.

 

Ул балыкны салып учларына

Сыйпады да, атты диңгезгә.

Балык чумды зәңгәр дулкыннарга,

Мин котылдым, рәхмәт, ди, сезгә.

 

Ярда калган кош-корт аптырашта,

Һәммәсенең сагыш күңелендә.

Давыл кубып диңгез ярсыса да,

Нәни балык хәзер өендә.

 

Адәмнәрнең бизәге

Адәмнәрне бизи әхлак,

Аллаһ биргән сабырлык.

Көнче әйткән сүзгә дәшми,

Тынлык саклап калырлык.

 

Карашлар да төрле була,

Салкын, һушың алырлык.

Бер сулышы белән өтеп

Бозлы суга салырлык.

 

Адәмнәрне бизи әдәп,

Раббым биргән юмартлык.

Җир йөзендә файдалы бул,

Куып тотса да картлык.

 

Мал-мөлкәтең ташса - өләш,

Мал яшерү - саранлык.

Башкаларны түбәнсетсәң,

Була, кардәш, карунлык.

 

Адәмнәрне бизи иман,

Киң күңелең, ихласлык.

Бер Аллаһыга инану,

Намусың югалтмаслык.

 

Адәмнәрне бизи гыйлем,

Җил-яңгырда сынмаслык.

Бу дөньяга килүеңнең

Максатын онытмаслык.

 

Куян улы Кимеркәй әкияте

Ямьле җәйләр үтеп алтын көзләр килде,

Агач яфракларын төрле төскә күмде.

Кошлар җылы якка китә кыш җиткәнче,

Кыздырмыйдыр нурлы кояш тир түккәнче.

 

Бер урманда җәнлек-җанвар гомер иткән,

Көз җитүгә зур аланга җыенып киткән.

Ниятләре - остазлардан сабак алу,

Гыйлем туплап һөнәрендә белгеч булу.

 

Куян улы Кимеркәй дә калышмады,

Әти-әни сүзен тыңлый, карышмады.

Чапты таңнан мәктәбенә чәчен тарап,

Өйдәгеләр калды бары сүзсез карап.

 

Сыйныфташлар каршы алды үзен көлеп,

Мактанырга яратканын күптән белеп.

Купшылыгы, кыяфәте, имеш, текә,

Борынын да чөеп куйган, күккә җитә.

 

- Кимеркәйдер минем атым, мин кимерәм,

Кишер түгел, гыйлем алып мин симерәм.

Миңа тиңнәр бик күп еллар әле булмас,

Минем төсле оста, маһир, чибәр тумас.

 

Менә дәрес башланырга вакыт килде,

Әкрен генә укытучы атлап керде.

- Дәфтәрегез өстәлләрдә булсын,- диде,

Ә Кимеркәй оятыннан башын иде.

 

Букчасына дәфтәрләрен куймаган ул,

Кичләр буе футбол уйнап туймаган шул.

Китте куян алан буйлап дәфтәр сорап,

Зарланадыр һәммәсенә: "Эшем харап!"

 

- Яшим,- диде җанварларга,- бик еракта,

Арыдым кичә, булган идем мин уракта.

Онытылган шуңа күрә кәгазьләрем,

Кая языйм икән остаз вәгазьләрен?

 

Бирде аңа кәгазь битен төлке кызы,

Мескен куян алан буйлап чапты кызып.

Кергән иде сыйныфына шәкерт тизрәк,

Менә кәмит, язу өчен каләм кирәк.

 

Китте, бахыр, кабат чабып алан буйлап,

Кайдан каләм табыйм, диеп, җитди уйлап.

Уңга-сулга чәчте кайнар сәламнәрен,

Бирде, шөкер, каз малае каләмнәрен.

 

Шул арада, озак йөргәч, дәрес бетте,

Икенчегә, ял иткәчтән, чират җитте.

Бу дәрестә аңа сызгыч кирәк икән,

Китте эзләп Кимеркәем, табар микән?

 

Табып килеп чүмәшүгә урынына,

Күрде, бар да тоткан җәзбә кулларына.

Ачуланып чыгып китте куян улы,

Белә хәзер таныш булган алан юлын.

 

Бу юлы да шул ук хәлләр кабатланды,

Дәрес тәмам, шәкерт шактый азапланды.

Белем алмый калды куян чабып йөреп,

- Бирегезче, кемдә ни бар, зинһар, - диеп.

 

Яңа дәрес. Бар җәнлекләр җыелдылар,

Көлми алар Кимеркәйдән, тыелдылар.

Чөнки шәкерт хәзер хезмәт дәресендә,

Оныткан сорарга энә әнисеннән.

 

Эзләп кайтты куян улы очлы энә,

Кызганмыйча энәләрне керпе бирә.

Соңрак китте куян улы җеп артыннан,

Бирде йолкып бер арыслан үз сыртыннан.

 

Алан урап Кимеркәйнең көне үтте,

Вакыты да шуның белән әрәм китте.

Юкка чыкты куянкайның мактануы,

Файда бирми буш букчасын актаруы.

 

Боекты ул бүген әзер булмаганга,

Кичтән барысын урнаштырып куймаганга.

Вәгъдә бирде шуннан шәкерт төзәлергә,

Эш түгел бу - алан буйлап эзләнергә.

 

Оят хәзер иртә таңнан мактанганга,

Урак урып арыдым, дип акланганга.

Остаз сүзен ишетмәде, белми калды,

Әмма тормыш сабакларын мулдан алды.

 

Бу вакыйга үткәненә ерак заман,

Мәктәп буйлап Кимеркәйләр йөри һаман.

Кичә генә бер сыйныфка килеп кердем,

Буш букчалы "куяннарны" үзем күрдем.

 

Өч кеше

Урам тулы татар шау-гөр килә,

Һәммәсе дә мөэмин ди үзен.

Йә, бер Аллам, туры юлыңны бир,

Ач динеңә сукырлар күзен.

 

Мәчет каршысында булсалар да,

Күрми алар, яшерә йөзен.

Азан әйтеп намазга дәштеләр,

Кермәделәр. Раббым, Син - түзем.

 

Күңелемдә аклыйм бу ирләрне:

Булган сәбәп, бар җитди эше.

Күпме генә әрнемәсен җаным,

Ә намазда бары өч кеше.

 

Күзәтүче карга

Кара карга җәнлекләргә кырын карап,

Өч-дүрт бөртек исән калган чәчен тарап,

Әйтеп салды бахырларга горурланып,

Ямьле урман гөлләренә хозурланып.

 

- Бик күп еллар, сез беләсез, биек яшим,

Көне-төне тырышып-тырышып армый эшлим.

Сак булыгыз, һәр көнегез күз алдымда,

Кыланасыздыр артыгын минем янымда.

 

Бер шук тиен карт имәнгә менә-менә,

Бу каргага карап куйгач көлде генә.

Җавап итеп әйтте аңа үзенең сүзен,

Дорфа кошым шундук чытты кара йөзен.

 

- Син, апакай, багалмакай, күп тырышма,

Барысын күрәм, күпне беләм, дип ялгышма.

Онытма һич: юкка вакыт үткәрәсең,

Күзәтүдә осталыкка өйрәнәсең.

 

Тамак кырып бушка, җаный, йөткерсәң дә,

Урман өстен көнгә йөз кат әйләнсәң дә,

Без күрсәткән гамәлләрне генә күрәсең,

Раббым рөхсәт иткән кадәр генә беләсең.

Хабибә (Рита) Әхтәм кызы ИМАМЕТДИНОВА,

Әмир (Өчкаен) авылы - Ульяновск шәһәре.