Габдулла Тукай урамы

Ульяновск шәһәрендә Габдулла Тукай урамы бар. Ул Тимерьюл районының Луговое бистәсендә урнашкан. Яңа урамга сөекле шагыйребез исемен 2013 елда – күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бүлгәндә биргәннәр.

Хәзерге вакытта Ульяновск шәһәренең “Әдәби картасы”на язучылар, шагыйрьләр һәм әдәби тәнкыйтьчеләр исемнәрен йөртүче кырыктан артык урам һәм тыкрык керә. Аларның кайберләре шәһәрнең үзәгендә урнашкан һәм һәркемгә билгеле, ә калганнарын бары тик карта ярдәмендә генә эзләп табарга мөмкин.

Өлкәбез үзәгенең иң яшь әдәби урамнары – ул танылган язучы, публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйри, СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков һәм мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай урамнары. Алар 2013 елда Тимерьюл районының Луговое поселогында күпбалалы гаиләләргә йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргән чакта пәйда булды. Дөрес, әлеге урамнарны халык яши торган урамнар дип атавы кыен, чөнки күпчелек кишәрлекләрдә йортлар төзелмәгән әле.

Луговое бистәсенең Габдулла Тукай урамында йорт төзү өчен җир участогы алучылар арасында Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу Альметова гаиләсе дә бар. Ульяновскиның Тукай урамында яшәве, әлбәттә, зур дәрәҗә һәм горурлык, Аллаһы Тәгалә йорт салып кереп, матур гомер кичерергә насыйп итсен, ди Алсу Иршат кызы.

“Ульяновск шәһәре башлыгы өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең үтенечен исәпкә алып, яңа урамнарга күренекле милләттәшләребез – Закир Кадыйри, Габдулла Шамуков һәм Габдулла Тукай исемнәре бирү турында карар кабул итте. Безнең оешма төбәк тарихында тирән эз калдырган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүне дәвам итә. Татар авылларының үткәненә багышланган китаплар чыга, мемориаль такталар куябыз. Татар мәдәният үзәгендә һәм 17 нче китапханәдә Габдулла Тукай иҗаты буенча ел саен конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр уза”,- ди өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов.