Габдулла Тукай исемендәге мәктәп

2016 елның 28 июнендә Димитровград шәһәр хакимиятенең топонимия комиссиясе утырышы уза. Анда 22 нче урта мәктәпкә (татар гимназиясенә) танылган татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү мәсьәләсе карала.
Комиссия әгъзаларының уртак карары белән 22 нче мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелә. Әлеге мәгариф учагы эшли башлаган көннән бирле үзеннән соң бай рухи һәм әдәби мирас калдырган Тукайны үзенең герое итеп саный, биредә барлык тәрбия чаралары да әдипнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә үткәрелә. Мәктәп йортында җирле татар автономиясе ярдәме белән сөекле шагыйребезнең бюсты урнаштырылган. Бәйрәм көннәрендә укытучылар һәм укучылар, ата-аналар әлеге бюст янына чәчәкләр куялар. Г.Тукай исемендәге мәктәп укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча төрле конкурслар һәм олимпиадаларда һәрвакыт призлы урыннар ала.
Милли мәгариф учагы 2004 елның 1 сентябрендә уку елын башлап җибәрә. Ул вакытта мәктәпкә барлыгы 118 бала килә. Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта биредә 308 укучы белем ала. 1 класска керергә теләүчеләрне конкурс буенча сайлап алалар. Ике дистә ел эчендә 22 нче мәктәпне өч йөздән артык егет-кыз тәмамлаган. Аларның күбесе бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара һәм Ульяновск вузларына укырга кергән.
Яхшы даны еракларга таралган 22 нче мәктәптә төпле, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Татар теле һәм әдәбияты барлык классларда да атнасына ике сәгать аерым предмет буларак өйрәнелә. Ел саен Сабантуй һәм “Сөмбелә” бәйрәмнәре, “Умырзая” фестиваль-конкурсы, Гакыйль Сәгыйров укулары үткәрелә. Татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә, күренекле шәхесләренә багышланган музей эшләп килә. Балалар мәктәп ашханәсендә хәләл ризыклар белән туклана. Малайлар һәм кызларның күпчелек өлеше “Ислам мәдәнияте нигезләре” түгәрәгенә һәм Җәмигъ мәчете каршындагы курсларга, җәйге лагерьга бик теләп йөриләр. Ә Мәләкәс сандугачы Сәлман Снагатуллин кебек сәләтле, талантлы балалар “Сандугачлар” ансамблендә, башка иҗат коллективларында актив катнаша. Әлеге мәктәп укучылары ана теле буенча шәһәр, өлкә, төбәкара олимпиадалардан һәрвакыт беренче урыннар алып кайта. Бу – үз эшенең чын остасы, милләтебез каһарманы Мөнирә Джумаева җитәкчелек иткән педагоглар коллективының фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсе. Мөнирә Мәвлет кызының укытучылар һәм ата-аналар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм автономия вәкилләре, эшмәкәрләр белән уртак тел табып эшләү осталыгы соклану тудыра, күпләр өчен үрнәк булып тора.
“Безнең мәктәп бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен горурлык хисе белән йөртә. Педагогик коллективның бөтен тырышлыгы балаларда милли үзаң һәм милли горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Укучылар әдәбият дәресләрендә, класстан тыш чараларда Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнеп, үзләренә сабак, гыйбрәт алалар. Казанга һәм Кырлайга Г.Тукай музейларына экскурсияләргә барып йөрибез. Әлеге сәфәрләр балалар күңелендә онытылмас истәлекләр калдыра”,- ди Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.