Хушлашу сүзе

Танылган милләттәшебез - Ульяновск шәһәренең 55 нче мәктәбендә озак еллар математика фәнен укыткан мөгаллимә Кадрия Абдулла кызы Алимованың йөрәге тибүдән туктады.
Кадрия Абдулла кызы туксанынчы еллар башында беренчеләрдән булып татарлар күмәкләшеп яшәгән Вырыпаевка бистәсе мәктәбендә татар теле түгәрәге оештырып җибәрә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ачылган татар теле кабинеты белән танышырга өлкәбезнең төрле почмакларыннан укытучылар килә. Кадрия Абдулла кызы ярдәме белән мәктәптә беренчеләрдән булып татар гимназик классы ачыла. 2023 елда Кадрия Алимовага өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең “Иң яхшы татар теле укытучысы” дип исемләнгән истәлекле медале тапшырыла.
Мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Кадрия Абдулла кызының урыны җәннәттә булсын. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.