Туганлык җепләрен өзмәгез!

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Ислам динендә туганлык җепләрен саклауның урыны турында булыр.

Адәм галәйһиссәлам - кешелек дөньясының уртак атасы. Аллаһы Раббыбыз Һава анабызны аның кабыргасыннан яралткан. Әлеге факт кешелек кавеме вәкилләре, аеруча да кан туганнар арасында тыгыз мөнәсәбәтләр, көчле элемтәләр булуын күрсәтә.

Мөселманнар әтиләре һәм әниләре ягыннан туганнары, барча кардәшләре белән аралашып яшәп, җир йөзендәге беренче кеше булган уртак атабыз белән элемтәне саклый. Туганлык җепләрен, кардәшләре белән арасын өзгән кеше үзенең нәсел-ыруын дәвам итә аламы соң? Рус телендәге “семья” сүзе дә җиде кешене һәм үз-үзеңне генә түгел, ә җиде буынга кадәр нәселеңне, аларның үзара бәйләнешен белүне күздә тота. Гомер бакыеннан һәр халыкта әби-бабаларыңны, нәсел-ыруыңны, үз шәҗәрәңне белү традициясе булган. Үз тамырларын белмәүче кеше нәсел-нәсәбәсез булып саналган һәм җәмгыятьтә аны беркем дә хөрмәт итмәгән.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә Үзенең колларына туганлык җепләрен сакларга куша: “Һичшиксез, Аллаһ (һәрнәрсәне аңлатыр өчен иңдерелгән китабында) гадел булырга, изгелек кылырга һәм (бигрәк тә) якын туганнарга (мохтаҗ булган нәрсәләрен) бирергә (һәм туганлык җепләрен ныгытуны) әмер итә. (Зина кебек) Фәхешлектән, (көферлек, ширек һәм шуның кебек дин кабул итмәгән) тыелганнан һәм (кешеләргә) җәбер-золым кылудан тыя. Сез акылга килерсез дип, сезне үгетли” (Ән-Нәхл, 90).

Әбү Әйюб әл-Әнсаридан (р.а.) тапшырылган хәдистә болай диелгән: “Шулай бервакыт берсе: “Әй, Аллаһының Рәсүле, миңа җәннәткә керү мөмкинлеге бирүче эш-гамәл турында сөйләп бир әле”,- дип сорады. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа болай диде: “Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз, намазда булыгыз, зәкятегезне түләгез һәм туганлык җепләрен саклагыз” (Бохари).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ихластан инанучы кеше туганлык җепләрен сакласын, ныгытсын” (Мөслим).

Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) туганлык мөнәсәбәтләрен саклауны Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ихластан ышану белән бәйләве әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Хира мәгарәсендә беренче вәхи килгәннән соң, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең яраткан хәләл җефете Хәдичә (р.а.) янына бара һәм: “Чорна мине”,- дип әйтә. Ул мәгарәдә булган хәл турында сөйләп биргәч, Хәдичә (р.а.): “Юк, алай түгел. Аллаһы белән ант итәм! Аллаһы сине беркайчан да түбәнсетми. Чөнки син туганлык җепләрен саклыйсың, мохтаҗларны, юксылларны яклыйсың, хәерчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтәсең, кунакны хөрмәт итәсең һәм башкаларның хокукларын якларга ярдәм итәсең”,- дип әйтә.

Әлеге тарихтан билгеле булганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек иңдерелгәнче үк үзенең туганнары белән яхшы мөнәсәбәттә булган, алар белән аралашып яшәгән.

Туганлык мөнәсәбәтләрен саклау буенча кешеләр өч төркемгә бүленә.

Беренчесе – туганлык җепләрен саклаучы һәм яхшылык эшләүче, игелек кылучы кешеләр. Хәдисләрдә мондый кешеләрне “әл-Үәсыйл”, ягъни туганлыкны саклаучылар дип атыйлар. Әл-Үәсыйл – димәк, үзенең туганнарына хөрмәт күрсәтүче һәм кардәшлек җепләрен өзүче туганнарына беренче булып яхшылык эшләүче. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Туганлык җепләрен саклаучы – ул туганлык хисе белән җавап бирүче түгел, ә аның белән элемтәсен өзгән кардәше белән туганлык мөнәсәбәтләрен саклаучы”,- дип әйткән (Бохари).

Аллаһы Раббыбыз туганлыкны саклаучының ризыгын арттыра һәм гомерен озынайта. Бу хакта хәдистә дә әйтелгән: “Үзенең ризыгын арттырырга һәм гомерен озынайтырга теләүче, туганнары белән арасын өзмәсен” (Бохари).  Кайбер галимнәр раславынча, “гомерен озынайта” дигән сүзләр “Аллаһы Тәгалә аңа тормышында муллык бирә һәм ризыгын арттыра” дигәнне аңлата.

Икенчесе – туганлык җепләрен өзүчеләр. Хәдисләрдә андый кешеләрне “әл-Катый”, ягъни өзүче дип атыйлар. Әл-Катый – димәк, туганлык җепләрен сакламаучы, кардәшләре белән аралашмаучы һәм туганнарына бәла-каза, кайгы-хәсрәт килгәндә аларның янында, янәшәсендә булмаучы. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “(Туганлык җепләрен) өзүче җәннәткә кермәс”,- дигән (Бохари). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), әлеге гөнаһ өчен менә шундый җәза булыр, дип әйтми. Ул шушы гөнаһ өчен җәзаның авыр булуын аңлатып: “Ул җәннәткә кермәс”,- дип белдерә.

Безнең галимнәр туганлык җепләрен өзүне зур, авыр гөнаһка саный. Имам әз-Зәхәби үзенең “Китабү әл-Кәбир” (“Зур гөнаһлар китабы”) китабында 70 төрле зур гөнаһны санап үтеп, туганлык җепләрен өзүне дә шунда кертә. Коръән белән Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә шулай ук туганлыкны өзүнең зыяны, зарары хакында күп тапкырлар әйтелә. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Тәхеткә асылынган туганлык җепләре болай ди: “Безне саклаучыларга Аллаһы әҗер-савап бирер, ә безне өзүчеләр белән элемтәсен өзәр”,- диелгән (Бохари).

Өченчесе – “Әл-Үәсыйл” белән “Әл-Катый” арасындагы кешеләр. Мондый кешеләр үзләренең туганнарына, якыннарына яхшылык та, начарлык та эшләмиләр.

Мөселман кешесе югарыда телгә алып үтелгән төркемнәрдән беренчесенә керергә һәм икенче, өченче төркемнәргә эләгүдән сакланырга, ерак булырга тиеш.

Туганнар бер-берсенә ярдәм итәргә, бәйрәм көннәрендә очрашырга, бәхетле мизгелләре белән бүлешергә, авыр вакытта булышырга, чирләп китсә, хәл белешергә, кирәк чакта киңәш бирергә, терәк һәм таяныч булырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) болай ди: “(Рәсүлем!) (Байлар) Синнән малларын ничек сарыф итәргә кирәклеген сорыйлар. Әйт: “(Аз яки күп) Мал-мөлкәттән сарыф иткән нәрсәгез – (иң элек) ата-анага, иң якыннарга (туганнарга), ятимнәргә, мескеннәргә һәм юлда калганнарга. Яхшылыктан, нәрсә генә кылсагыз да, һичшиксез, Аллаһ аны белүче” (Әл-Бәкара, 215).

Туганыңа ярдәм иткән өчен ике әҗер-савап языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дигән: “Мохтаҗга сәдака ул сәдака гына, ә туганыңа ярдәм итү ул ике нәрсә – сәдака һәм туганлык җепләрен саклау” (Тирмизи).

Мөселман өчен туганлык җепләрен өзүнең нинди куркынычы бар соң?

Нәсел җепләребез – Адәм атабызга (а.с.), аңардан Раббыбызга барып тоташуын исәпкә алсак, туганлык җепләрен өзү безне Аллаһыдан ерагайта булып чыга һәм Аның ачулануына һәм җәза бирүенә сәбәп булып тора.

Әхмәдтән тапшырылган хәдистә әйтелгәнчә, туганлык җепләрен өзүче кеше җәннәткә керү тыелган кешеләр (алкоголиклар һәм сихерчеләргә ышанучылар белән бергә) категориясенә керә.

Моннан тыш, мондый кешеләрнең изге гамәлләре Аллаһы тарафыннан кабул ителмәү куркынычы бар. Кыямәт көнендә һәркайсыбызга бу дөньядагы һәр адымыбыз, һәр сүзебез, һәр эшебез өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Аллаһы Раббыбыз безне туганлык җепләрен саклаучы һәм кардәшләре белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүче Үзенең яраткан коллары исәбенә кертсен иде.

Йа, Раббым Аллаһ! Авырып ятучы туганнарыма шифаңны, җиңеллек бир, аларны ярдәмеңнән ташлама! Миңа аларга ярдәм итәрлек көч бир һәм мине аларга зыян салудан, зарар китерүдән сакла!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.