Кешеләргә багышланган гомер: Кәрим Аделов – табиб, эшмәкәр, хәйрияче

Ульяновск өлкәсе тарихында үз эшләренә һәм якташларына тугрылыклы хезмәт итү символына әверелгән исемнәр бар. Кәрим Абдулхак улы Аделов – шундый исемнәрнең берсе. Аның тормыш юлы – талант белән хезмәтне сөю, кешеләрне ихластан ярату медицинада, бизнеста һәм хәйриячелектә олуг нәтиҗәләргә китерергә сәләтле булуының ачык үрнәге.
Аякка басу: авыл фельдшерыннан хирургка кадәр
Кәрим Аделов 1956 елның 26 июнендә Татар Сайманы авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, медицинаны гомерлек кәсеп итеп сайлый һәм 1976 елда Сызран медицина училищесы дипломын ала. Үзенең профессиональ юлын Николаевка районы Кочкарлей авылында фельдшер буларак башлап җибәрә.
Аннары СССР Кораллы Көчләре сафларында Тын океан флотында хезмәт итә. Анда корабльнең төп старшинасы званиесенә кадәр күтәрелеп, үзен сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы сыйфатында таныта. Нәкъ менә флотта, 1978 елда КПСС сафларына керә. “Василий Чапаев” су өсте сугышчан кораблендә Вьетнамның Камрань портында интернациональ бурычын үтәүне үзе өчен ул чордагы мөһим вакыйга итеп саный. Флотта хезмәт итеп кайтканнан соң, максатка омтылучан егет Куйбышев медицина институтына кереп, хирург-уролог һөнәрен үзләштерә. Шуннан соң 18 ел дәвамында Новоспасское үзәк район хастаханәсендә бөтен тырышлыгын куеп эшли. Биредә үз профессиясен яратучы алтын куллы, олы йөрәкле хирургның таланты бөтен яктан да ачыла.
Кешеләр файдасына бизнес
1992 елда, врачлык практикасын актив рәвештә дәвам итеп, Кәрим Аделов үз эшенә нигез сала – беренче аптекасын ачып җибәрә. “Бизнес халыкка хезмәт итәргә тиеш” дигән принцип аның тормыш, яшәү кредосына әверелә. Күпьеллык фидакарь хезмәт 2007 елда “Аникс-Фарм” ширкате компаниясен булдыруга китерә. Бу – Ульяновск өлкәсенең авыл районнары арасында беренче шундый структура.
Бүген Новоспасское район үзәгендә урнашкан әлеге компания 15 аптекадан торган челтәр белән “Клиника доктора Аделова” заманча медицина диагностикалау үзәген берләштерә. 30га якын белгеч хезмәт иткән клиникада пациентларның уролог, терапевт, офтальмолог, гинеколог, педиатр, ЛОР, дерматовенеролог яки стоматологка приемга язылып консультация алу мөмкинлеге бар.
Медицина үзәге алдынгы җиһазлар белән тәэмин ителгән – тешләрне рәсемгә төшерү өчен заманча панорамалы аппарат һәм физиокабинет әнә шундыйлардан. Биредә көндезге стационар эшләп килә, медосмотрлар үткәрелә, УЗИ, маммография ясыйлар, 4000нән артык төрдәге анализны бирергә мөмкин, анализларны Россиянең танылган лабораторияләрендә тикшерәләр.
Игелекле эшләр өчен ачык йөрәк
Кәрим Абдулхак улы актив хәйрияче – меценат буларак та билгеле. 2005 елда аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры финанс ярдәмендә Новоспасское район үзәгендә мәчет төзелде. Ул бистәнең мөселман зиратын яңартырга даими рәвештә ярдәм итә, шулай ук туган авылы Татар Сайманы һәм Репьевка мәчетләренә дә гел булышып тора.
Доктор Аделовның ярдәме адреслы һәм күптөрле: үз хезмәткәрләре өчен квартиралар төзи, ел саен инвалид балаларга, пенсионерларга һәм мохтаҗ гаиләләргә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Аның инициативасы белән район мөселманнары һәр елны “Изге Болгар җыены”на, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә барып йөриләр.
Җәмәгатьчелекнең тануы һәм гаиләсе
Кәрим Абдулхак улының халык арасында авторитеты югары, дәрәҗәсе зур. Ул 2000-2004 һәм 2004-2008 елларда район Советына депутат булып сайлана һәм бюджет комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкара. Актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара – өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы һәм ел саен өлкә Сабан туеның спонсоры.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен күп тапкырлар Ульяновск өлкәсе Губернаторының мактау грамоталары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Кәрим Абдулхак улы үзенең тормыш иптәше белән кызлары Наиләне тәрбияләп үстергәннәр. Наилә Кәрим кызы әти-әнисе юлыннан атлап, фармацевтика факультетын тәмамлаган һәм бүген гаиләнең “Аникс-Фарм” ширкате фирмасына җитәкчелек итә.
Аделовлар гаиләсенең төп сыйфаты – ярдәмчеллек. Башкалар кайгы-хәсрәтенә битараф булып калмыйча, тыңлый белү һәм ярдәм кулы сузу – Кәрим Абдулхак улының тормыш позициясе әнә шундый. Менә шушы күркәм, асыл сыйфаты аны чын гражданин һәм кече Ватанының патриоты итеп таныта.
И.ХАСИБОВ.
Сездән әле яшьлек узмаган...
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы, Новоспасское районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары К.А.Аделовка.
Хөрмәтле Кәрим Абдулхакович! Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне тормышыгыздагы шатлыклы вакыйга - күркәм юбилеегыз белән котлыйм! Сез гомерегезне туган халкыбызга хезмәт итүгә багышладыгыз, татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертәсез.
Үзегез яшәгән Новоспасское районына гына түгел, ә туган районыгызга, авылыгызга да иң авыр чорлардан бирле ярдәм итеп яшисез. Якташларыгызның ышанычын казанып, алар Сезне район Советы депутаты итеп сайлап куйдылар һәм ялгышмадылар. Алар арасында зур абруй казандыгыз.
Сезне без фидакарь, татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән тойган олы җанлы шәхес буларак хөрмәт итәбез. Халкыбыз борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтпәрвәрләрнең керткән фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур.
Мөхтәрәм Кәрим Абдулхакович! Сез мәчетләр төзергә ярдәм итеп яшисез. Сезгә шундый күркәм тәрбия биргән ата-анагызның урыны оҗмахта булсын. Милләтебезнең башка халыклар алдында дәрәҗәсен күтәрүгә, йолаларын саклауга керткән хәләл малыгыз үзегезгә иман байлыгы һәм йөз аклыгы булып кайтсын. Алга таба да халкыбызның һәм динебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә насыйп итсен.
Сезне юбилеегыз белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык, эшегездә зур уңышлар, шәхсән үзегезгә олы бәхет һәм озын гомер телибез.
Сезгә ихтирам белән, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин.
* * *
Ул үз тырышлыгы, үз белеме һәм уңганлыгы белән гади табибтан башлап үз клиникасын булдырган директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән фидакарь затларның берсе. Аның сөйләшүеннән үк әйткән сүзендә нык торучы, кеше белән тиз уртак тел таба белүче кеше икәнлеге күренеп тора. Сүзебез Ульяновск өлкәсе Новоспасское районы татар милли-мәдәни автономиясенең җирле советы рәисе урынбасары Кәрим ага Аделов хакында.
Сез ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә булышмыйча кире борып чыгармый торган хәзерге заманның сирәк җитәкчеләренең берсе. Менә шул күркәм сыйфатларыгыз белән еллар дәвамында райондашларыгыз арасында үзегезгә карата хөрмәт һәм ихтирам яулый алдыгыз. Өлкә җитәкчелеге дә Сезнең эшчәнлекне, райондагы вәзгыятьне һәрдаим күз уңында тота, хезмәтегезгә һәрчак югары бәя бирә.
Озак еллардан бирле шундый киңкырлы эшчәнлек алып барып зур уңышларга ирешкәнегез өчен берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләгенә - “Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен” медаленә лаек булдыгыз.
Шушы көннәрдә оста оештыручы, таләпчән җитәкче, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Абдулхак улы юбилейлы туган көнен билгеләп уза. Милләтебезнең асыл улын Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән юбилее белән котлыйм. Аңа саулыклы озын гомер, иман байлыгы, күңел күтәренкелеге телисе килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.
* * *
Танылган бизнесмен һәм меценат, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты һәм региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы, "Өмет" газетасының якын дусты Кәрим Абдулхак улы Аделов 70 яшьлек юбилеен каршылады.
Кәрим Абдулхак улы озак еллар дәвамында бик теләп, бөтен күңелен биреп хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аның тырышлыгы белән Новоспасскоеда яңа мәчет сафка бастырылды. Үзенең туган авылы Татар Сайманы белән Репьевка авылында мәчетләр төзелешенә зур өлеш кертте. Һәр елны мөселман кардәшләребезне Шәһри Болгарга түләүсез экскурсияләргә җибәрә.
Игелекле эш гамәлләре, милләт җанлы булуы белән танылган Кәрим Абдулхак улын юбилее уңаеннан котлап, шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, эшендә уңышлар теләп калабыз.
“Өмет” газетасы редакциясе.