Әниебезне һәм әпкаебызны сагынабыз, юксынабыз

Кадерле әниебез, яраткан әпкаебыз Сафия Арифулла кызы Байгузина июнь ахырында фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Газиз, кадерле кешебезне үзе теләгәнчә туган ягына - Инза районы Дракино авылы зиратына алып кайтып җирләдек. Аны соңгы юлга озатырга күп кеше - туганнары, авылдашлары, элеккеге укучылары килде. Өлкән яшьтә булып авырса да, бу барыбыз өчен дә - үзебез, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен зур югалту, авыр кайгы-хәсрәт булды. Әниебезне һәм әпкаебызны сагынабыз, юксынабыз.

Быелның мартында 98 яшьлеген каршылаган әниебез тыл хезмәтчәне, педагогик хезмәт ветераны дигән дәрәҗәле исемнәр иясе иде. Ул 43 ел гомерен мәктәптә хезмәт итүгә багышлады, балаларга рус телен һәм әдәбиятын укытты.

Әниебез Дракино авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Карсун районы Татар Горенкасы мәктәбенә йөреп белем ала. 7 классны тәмамлаганнан соң, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. Аннары гомере буе авыл балаларына белем һәм тәрбия бирә. Тырыш хезмәте белән авылдашлары һәм укучыларының хөрмәтен казанып, алардан рәхмәт сүзләре генә ишетеп яши.

Әтиебез белән матур гомер итеп, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Әниебез дүрт оныгы белән сигез оныкчыгының уңышларына шатланып, без - кызы белән кияве тәрбиясендә бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерде. Әниебез китап укырга яратты, политика белән кызыксынды, “Өмет” газетасына шигырьләр яза иде, иҗат җимешләре “Сембер язлары” альманахында да басылды. Шулай ук рәсем ясау, бәйләү һәм алмаз мозаикасы белән мавыга иде.

Әниебез соңгы сулышына кадәр “Өмет” газетасына тугрылык саклап яшәде. Хәзер газетаны кулга алган саен йөрәкләребез ничектер сыкрап куя. Аллаһы насыйп итсә, безнең гаиләдә “Өмет”кә урын киләчәктә дә түрдән булыр.

Яраткан әниебез һәм әпкаебызның рухы шат, авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты, урыны җәннәттә булсын. Без аны беркайчан да онытмабыз, аның турындагы якты истәлекләрне күңел түрендә сакларбыз һәм догадан калдырмабыз!

Кызы Наилә КАМАЕВА,

Вешкайма районы.