Дини белем алган бала дөрес юлдан атлар

Диндә белем алу - фарыз,

Һәркем өстендәге бурыч.

Белем булмау - икеләнү,

Белеме булган кеше тыныч.

Җәй - елның иң күңелле һәм көтеп алынган фасылы. Быелгы җәй айлары безнең күңелләрдә аеруча истә калачак, чөнки 6 июльдән 20 июльгә хәтле Өчкаен авылы мәчетендә мөселман балалары өчен сәламәтләндерү лагеры эшләде. Бу гади генә ял түгел, ә рухи дөньяны баетучы кабатланмас чор булды.

Лагерьның беренче көненнән үк дин нигезләрен өйрәнү һәм үзара дуслашу мохите башланды. Көнебез иртәнге сәгать тугызда Изге Коръәни-Кәрим сүрәләре укудан башлана иде. Тәҗрибәле остазлар дин сабаклары, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормышы һәм күркәм әхлак кагыйдәләре турында сөйләделәр. Һәрбер дәрес кызыклы үтте, балалар яңа аятьләр һәм сүрәләр өйрәнде.

Дин дәресләреннән тыш, лагерь тормышы уеннарга да бай булды. Малайлар һәм кызлар төрле бәйгеләрдә катнашты. Саф һавада узган һәр минут сабыйларның сәламәтлеген ныгытты. Лагерьда татулык һәм бердәмлек мохите хөкем сөрде.

Җәйге курсларда белем алучылар арасында Мәскәү каласыннан, Тольятти, Димитровград һәм Нурлаттан, башка төбәкләрдән әби-бабайларына каникулга кайтучылар - мәчеткә беренче тапкыр килүчеләр дә, укуны инде дәвам итүчеләр дә бар иде.

Лагерь балаларны җаваплылыкка, өлкәннәрне хөрмәтләргә һәм кечеләргә ярдәм итәргә өйрәтте. Биредәге һәр көн бәрәкәтле һәм файдалы үтте. Мөселман лагеренда узган вакыт күңелләрдә якты эз калдырды.

Һәр уку көнен балаларның белгән hәм өйрәнгән аять-сүрәләрне кабатлавы белән башлап, өч дәрес hәм алар арасында тәнәфес, аннары күмәкләшеп чәй эчү каралган иде. 

Ике атна - озак та түгел бит. Ләкин шул кыска гына вакытта да бала күңеле Ислам дине кыйммәтләрен аңласа, хәрәмне хәләлдән аерырга кирәклеген ишетсә, нәрсә ул гөнаh икәнен тыңлап утырса, дөньяда бик тә инде азган наркомания, тәмәке тарту, җинаятьчелек афәтләренә бирешмәс дигән ышаныч туа. 

Шәһәрдән кайтучы 6 яшьлек Самира һәм Амелия, Нурлат каласыннан бертуган яшүсмер малайлар без өйрәткән аять-сүрәләрне үзләштергән иде инде. Аллаhы ризалыгы өчен үткәргән дәресләребезне уңышлы гына тәмамладык.

Лагерьның ябылу тантанасы бик тә күңелле узды. Башта балаларның белемнәрен тикшердек. Аннары истәлекле "Күбекле кичә" көтә иде. Өчкаен авылы клубы фойесы малайлар һәм кызларның шатлыклы авазыннан тәмам яңгырап торды. Барлык балалар да онытылмас тәэсир калдырган сабын куыкларыннан ләззәт алды. Бу вакыйга гөнаһсыз сабыйлар өчен якты hәм истә калырлык мизгелгә әверелде.

Чараның ахырында балалар hәм аларның әбиләре кайнар ризык, торт, пироглар, йогурт, мороженое белән тәмләп чәй эчтеләр. 

Тәҗрибәле остабикәбез Әминә апа Гарифуллина лагерь эшенә югары бәя бирде. Ул балаларның кыска гына вакыт эчендә шәригать кануннары буенча мөhим башлангыч белем алуларын билгеләп үтте hәм аларны гыйлемнәрен даими ныгытып барырга, динне өйрәнүне дәвам итәргә, рухи камиллеккә омтылырга чакырды.

Лагерьны оештыруда hәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән hәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Өчкаен мәчете мәхәлләсе китаплар, печенье, су, соклар һәм шәкертләргә истәлекле бүләкләр алу өчен акча бүлеп бирде. Авылыбызның аш-су осталары Әкълимә, Назыйфә һәм Фәридә үз акчаларына телеңне йотарлык тәмле кайнар ризык пешерделәр. Саф күңелле, юмарт авылдашларыбыз - Әнсар һәм Рәмзия Гайнуллиннар, Ринат һәм Эльмира Фахрутдиновлар, Әминә апа Гарифуллина, Хәлимә апа Сафиуллина, Илдус һәм Айсылу Ябировлар, Раил Ябиров, Аллаhы Тәгаләнең ризалыгы өчен биргән ризыкларыгыз өчен әҗер-саваплар насыйп булсын, үзегезгә меңләтә кире әйләнеп кайтсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Мәгълүм ки, дөньялыкта алган гыйлемнәребез өчен Кыямәт көнендә Аллаhы Тәгалә каршында җавап бирәсебез бар. Белгәннәребезне өйрәтеп (вакыт юк, эшем күп, дип түгел), үзебездән соң дога кылучы балалар һәм оныклар калдырыйк, ялга кайткан арада аларны мәчеткә йөртеп укыту мөмкинлегеннән файдаланыйк.

Беркөнне СВОдан Өчкаенга кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Алмаз Ренат улы Еналеевны очраттым. Аңардан, Әнисә апа, сез өйрәткән догаларны сугышка кергәндә дә, сугыштан чыкканда да кабатлыйм, шуннан соң ничектер күңелем тынычлана, җиңелрәк булып китә, дигән сүзләрне ишеткәч, күзләремә яшьләр тулды... 2024 елда үз оныгым Лиянаның 25 яшьлек ире сугыш кырында һәлак булды. Әбием, синнән өйрәнгән сүрәләрне укып, җаныма тынычлык табам, ди Лиянам.

Йа, Раббым! Барчабызга да хәерле гыйлемнәр, шул гыйлемне өйрәтүче остазларга, шул гыйлемне өйрәнүдә үзебезгә камил акыл, зирәк фикер һәм хәерле гомерләр насыйп итсәң иде. Аллаhы Тәгаләдән бу изге эштә ярдәм hәм бәрәкәт бирүен сорыйбыз!

Әнисә НЕТФУЛЛИНА,

Өчкаен авылы китапханәчесе.