Авылдашлар бәйрәм итте

Су буе урамын җырлап

Бер әйләник, әйдә әле.

Яшьлек хисләрен яңарта

Кирюшкино авылы бәйрәме.

Кирюшкино авылы юбилеена багышланган бәйрәм гөрләп узды. Әлеге чарада Россия Герое, легендар очучы Дамир Юсупов һәм аның әтисе – Касыйм абый Юсупов катнаштылар.

Дамир Юсупов – безнең якташыбыз. 2019 елның 15 августында Дамир Юсупов идарәсендәге 226 кеше утырган самолет, һавага күтәрелгәндә кошлар төркеме белән бәрелешә, двигательләренә кошлар эләгүдән зыян килә, берсенә ут каба. Самолет җиргә төшә башлый. Дамир югалып калмый һәм үзенең барлык һөнәри осталыгы кулланып, Аллаһының рәхмәте белән, тулы бак ягулыгы булу сәбәпле шартлау куркынычы булган очкычны кукуруз басуына исән-имин төшереп утырта. 226 пассажир һәм 7 экипаж хезмәткәре дә исән кала. Легендар очучы сәхнәдән матур котлауларын җиткерде, шундый матур бәйрәмгә чакырган өчен рәхмәт әйтте һәм әтисе Касыйм абыйның сугыш елларында күргән авырлыклары турында сөйләде.  

Дамирның нәсел тамырлары Кирюшкино авылына барып тоташа. Ул татар милләте вәкиле, мөселман булуы белән горурлана һәм үзенең эш-гамәлләре белән халкыбызны танытуга зур өлеш кертә.

Сәхнә түреннән район башлыгы Лилия Богданова, район администрациясе башлыгы Рево Тяминов, Терешка авыл поселениесе администрациясе башлыгы Марат Рамазанов, Кирюшкино авыл администрациясе башлыгы Рөстәм Абушаев, авыл мәчете имам-хатыйбы Имать хәзрәт Багапов бәйрәм котлауларын җиткерделәр, хезмәт алдынгыларына, юбилярларга, үрнәк гаиләләргә Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар. Кирюшкино авылы мәчете имамы җитәкчеләргә авылны газлаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.

”Авылыбызны газлаштыру мәсьәләсен хәл итүегезне сорыйбыз. Барчабыз да өлкәннәр инде, утын кайтару бик катлаулы хәзер. Газ белән өйләребез җылынса, тормышыбыз да җиңелрәк булыр, авылга бала-оныкларыбызның кайтуына да өмет барлыкка килер иде,”- диде Имать хәзрәт Багапов.

Бәйрәмдә авылдашлар рәхәтләнеп ял итте һәм аралашты. Концерт программасы Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Сафиуллинаның һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары белән дәвам итте. Авылдашлары аларның чыгышларын алкышларга күмде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә уеннар һәм күңел ачу мәйданчыклары гөрләде. Монда балалар һәм олылар өчен төрле милли уеннар барды. Бүләкләр бик мулдан әзерләнгән иде. Дуслык-туганлык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде һәм җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар кабат туган нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, учакта пешкән тәмле пылаудан авыз итеп, авылның шифалы суын эчеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.

Гөлназ БАГАПОВА,

Иске Кулаткы районы.