Җиңү шатлыгы безнеке генә булачак!

Димитровград шәһәренең “Времена года” кафесында корбан мәҗлесе узды. Анда СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләре, хатыннары, балалары чакырулы иде.

Мәҗлесне оештыручы - шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръән сүрәләре укып, ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, кардәшләребезнең сугыш кырыннан җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды.

Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр - шәһәрнең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар автономиясе рәисе, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Туган илебезне дошманнан саклаучы һәм яклаучы ир-егетләрнең якыннарына сабырлык, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр. Сугыш кырыннан гел шатлыклы хәбәрләр килеп торсын, сезне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен, кыска вакытлы ялга кайткан сугышчыларга сәламәтлек, тиз арада җиңү бәхетенә ирешергә насыйп итсен, диде алар.

Ильяс хәзрәт СВОда катнашучыларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора, аларны ифтар, корбан мәҗлесләренә, төрле очрашуларга чакырып хөрмәтли, бүләкләре белән сөендерә. Шулай ук Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнарында яшәүче милләттәшләребезне дә мәҗлесләрдән калдырмый, кайгыларын уртаклаша.

Мәхәллә мөселманнары фронтка һәрдаим гуманитар ярдәм - азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, медикаментлар озаталар.

Шәһәр мөселманнарының балалары җәйге каникуллар вакытында мәчет карамагындагы cәламәтләндерү лагерена йөри. Алар шәригать кануннарын, гарәп графикасын һәм татар телен өйрәнәләр. СВОда хезмәт итүче туганнарына, барлык солдатларга хатлар язалар. Әлеге хатлар гаҗәеп дәрәҗәдә тирән мәгънәле - мөгаллимәләре Сәвия Халик кызы укыганда, мәҗлестә катнашучыларның күзләре яшьләнде...

Ильяс хәзрәт мөселманнарның бердәмлеген, төрле милләт һәм дин кешеләре арасында татулыкны, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында күп көч һәм тырышлык куя. Аңа бу эштә тугрылыклы дуслары, эшмәкәрләр һәм тынгысыз й өрәкле волонтерлар ярдәм итәләр. Ул әлеге күркәм очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткән барлык эшмәкәрләргә дә олы рәхмәт сүзләрен юллады. Ә СВО геройларының якыннары Ильяс хәзрәт белән кафе хуҗаларына - Равил һәм Наилә Сабитовларга рәхмәт әйттеләр.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт мәҗлеснең ахырында Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер кылып, кунакларга исәнлек, иман байлыгы, илебезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Җиңү шатлыгы бары тик безнеке генә булачак, диде хәзрәт.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.