Муса Җәлил әсәрләре безнең күңелләрдә

Әхмәтле авылы китапханәсе мөдире Зәйтүнә Рәшит кызы Зубарева һәм Казаннан кайткан кунак - “Казан сезнең белән” волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Гөлфия Фәракша кызы Тазиева патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышлап авыл библиотекасында “Кызыл ромашка” дип исемләнгән акция үткәрделәр.

Үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик тәрбияләү һәм ныклык, патриотлык, Туган илгә хезмәт итү үрнәге буларак Муса Җәлил мирасын пропагандалау максатында оештырылган әдәби-музыкаль чарада китапханәгә йөрүче балалар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Тольятти, Ульяновск, Казан, Оренбург шәһәрләреннән җәйге каникулларга авылга кайткан малайлар, кызлар һәм, әлбәттә инде, үз авылыбыз сабыйлары катнашты.

Россия Федерациясенең дәүләт гимны яңгырады. Аннары китапханә мөдире Зәйтүнә Зубарева акциядә катнашучыларны патриот-шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Яшь буынны герой шагыйрьнең патриотик рух белән сугарылган үлемсез шигырьләре үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, диде ул. Ә Азалия Султанова М.Җәлилнең данлыклы “Кызыл ромашка” шигырен сәнгатьле итеп укыды.

Әхмәтле авылы мәчете имам-хатыйбы Юсеф хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрә укыды һәм Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгелеккә ятып калган бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызның, шулай ук махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларның рухларын шатландырып дога кылдырды. Аллаһы Раббыбыз алдагы көннәрдә тынычлыкта, иминлектә, барчабызга да иманлы булып, Раббыбызның барлыгына һәм берлегенә инанып яшәргә насыйп итсен, диде Юсеф хәзрәт.

Хезмәт ветераны Мәрьям Шамил кызы Кәримованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

“Безнең илдә төрле милләт һәм дин вәкилләре һәрвакыт дус-тату, аңлашып яшәп, сугыш кырында Туган илебезне чын батырларча якладылар һәм сакладылар. Хәзер дә СВО зонасындагы сугышчыларыбыз геройлык үрнәкләре күрсәтәләр, Россиянең киләчәге хакына газиз гомерләрен дә кызганмыйлар”,- диде ул.

Мәрьям Шамил кызы үзенең бай эчтәлекле чыгышын танылган шагыйрә Ольга Киевскаяның “Ана турында баллада”сы белән тәмамлады.

Хөрмәтле кунагыбыз Гөлфия Тазиева очрашуга бик тә әзерләнеп кайткан иде. Балалар аның җитәкчелегендә СВО зонасында хезмәт итүче сугышчы солдатларга Җиңү шатлыгы белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп хатлар яздылар. Малайлар һәм кызлар шулай ук бөтен сәләтләрен эшкә җигеп, тырышып рәсем ясады. Барысы да диярлек кызыл ромашка, каен, кояш һәм тыныч, аяз күк йөзе рәсеме ясаган булып чыкты. Аннары үзләренең рәсемнәрен һәм өйдән алып килгән бүләкләрен конвертка салдылар. Конверт тышларында “Курку белмәс, кыю сугышчыга”, “Без сезне барыгызны да зарыгып көтәбез”, “Без сезнең белән горурланабыз” дигән сүзләр пәйда булды. Гуманитар ярдәм белән бергә СВО зонасына озату өчен хатларын һәм бүләкләрен зур капчыкка тутырып куйганнан соң, балалар төрле конкурс һәм викториналарда осталыкларын сынап карады. Викторина сораулары, әлбәттә инде, Туган илебез Россия, сугыш кырларында батырлык күрсәткән Россия Геройлары һәм хезмәт кешеләре, данлыклы якташларыбыз, авылдашларыбыз турында иде.

Аннары малайлар һәм кызларны искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч конкурс көтә иде - татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын искә төшердек. Дистә еллар элек авылның уңган, тырыш, булдыклы кызлары бөтен күңел җылысын куеп чиккән матур кулъяулыкларын Совет Армиясе сафларына китүче егетләренә - сөйгән ярларына бүләк итеп бирәләр иде. Әлеге кулъяулык Туган ил чикләрен саклаучы егетләргә көч өстәгән, солдатлар һәм матрослар, авылда сөйгән ярым мине сагынып, зарыгып көтә, дип кабат күрешү көннәрен һәм сәгатьләрен санап, шатланып хезмәт иткән. Кызганычка, гаджетлар һәм кәрәзле телефоннар гасырында балалар милли йолаларыбыз турында бөтенләй белми. Әмма гореф-гадәтләребез белән танышу теләге аларда көчле. Ни гаҗәп, бик катлаулы сорауларга да бергәләп, теләп һәм хатасыз диярлек җавап бирделәр. Гөлфия Фәракша кызы конкурста актив катнашучыларны бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.

Һәркемдә соклану тудырырлык хатын-кызларыбыз - Гөлфия Фәракша кызы белән Зәйтүнә Рәшит кызы турында аерым язып үтәсем килә. Алар менә өченче ел рәттән инде авыл балалары өчен шундый матур чара үткәрделәр. Буыннар бәйләнеше беркайчан да өзелмәсен, саклансын, балалар җиңүчеләр һәм геройлар турында белеп, ишетеп үссеннәр, сугыш турында истәлекләр югалмасын, ди алар.

Без - “Кызыл ромашка” патриотик акциясендә катнашучылар, актив, кешелекле, ярдәмчел, игелекле булулары, үз эшләрен чын күңелдән яратулары өчен Гөлфия Фәракша кызы белән Зәйтүнә Рәшит кызына ихластан рәхмәт әйтәбез. Авыл халкы - китапханәгә йөрүче балаларның әти-әниләре һәм әби-бабалары аларга чиксез рәхмәтле. Җылы, якты, иркен китапханәбездә шундый очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын.

Мәрьям КӘРИМОВА,

Хезмәт ветераны.

Николаевка районы.