Эшмәкәрлеккә - дәүләт ярдәме

Губернатор Алексей Русских Чынлы районына эш сәфәре барышында “АкваБиом” фәнни-производство берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты.
“Үсеш нокталары эшчәнлеген җитди рәвештә күзәтеп торабыз. “АкваБиом” ширкате динамикалы рәвештә үсеш юлыннан бара һәм импортны алмаштыру юнәлешендә эшли. Әлеге компания навигация, суүткәргеч, су чистарту системалары җитештерә һәм яңа юнәлешләрне үзләштерә. Предприятие үзенең югары сыйфатлы продукциясен бөтен Россиягә, Беларусь белән Казахстанга җибәрә. Район үзәгендә яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары булдырыла. Ширкать хәзерге вакытта дәүләт ярдәме мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалана”,- диде Алексей Русских.
Бу предприятие Ульяновск өлкәсенең Гарантия фондыннан 80 миллион сумлык ярдәм алган. Әлеге акчаны чимал һәм материаллар юнәтүгә сарыф иткәннәр. Нәтиҗәдә бер мең берәмлек җиһазлар проектланган һәм заказчыларга озатылган.
“Бизнеска үсешнең барлык этапларында да системалы ярдәм күрсәтү кирәклеген күрәбез. Төбәгебездә эшмәкәрләргә булышлык итүнең комплекслы инфраструктурасы булдырылган: консультацияләр бирү, финанс инструментлары тәкъдим итү, продукцияләрен таныту белән кооперация элемтәләрен үстерүдә ярдәм итү әнә шундыйлардан. Бизнес өчен МФЦда эшмәкәрләрнең төрле хезмәтләрнең тулы спектрын алу мөмкинлеге бар – барлык ярдәм чаралары да бер урынга җыелган. Безнең бурычыбыз – компанияләргә проектларын тормышка ашыруда, производстволарын киңәйтүдә, заманча технологияләр кертүдә һәм яңа эш урыннары булдыруда ярдәм итү”,- ди төбәкнең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов.