Медицина халыкка якыная: Ульяновск өлкәсендә сәламәтлек саклау ничек үзгәрә

Яңа ФАПлардан цифрлы технологияләргә – төбәгебез әлеге тармакны планлы рәвештә яңарта, һәм бу эшнең нәтиҗәләре бүген үк күренә.

Инфраструктураны масштаблы яңарту

Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау тармагы масштаблы яңарту аша уза. Соңгы биш ел эчендә регионда 47 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, 37 поликлиника капиталь ремонтланган. 2026 елда бу эш дәвам итә: 11 районда тагын 18 модульле ФАП урнаштыру күздә тотыла. Параллель рәвештә 26 миллион сумга Тереньга район хастаханәсенең поликлиникасын ремонтлау эшләре бара. Биредә ремонт декабрьдә тәмамланачак.

Беренчел звеноның автопаркы 85 автомобильгә тулыландырылган – бу авыл җирендә медицина ярдәме күрсәтүне күпкә яхшырту мөмкинлеге бирә. 759 берәмлек заманча медицина җиһазлары, шул исәптән УЗИ, рентген аппаратлары, лаборатория җиһазлары һәм функциональ диагностикалау өчен техника сатып алынган. Димәк, хәтта ерак авылларда яшәүчеләр дә бүген сыйфат ягыннан бүтән дәрәҗәдә диагностикалау һәм дәвалану үтә: күп кенә тикшеренүләрне, район яки өлкә үзәгенә барып тормыйча, яшәү урынында ук узарга мөмкин.

Авыл җирендәге медицина учреждениеләрен җиһазлауга аеруча зур игътибар бирелә: кайбер ФАПларда портативлы электрокардиографлар, пульсоксиметрлар һәм экспресс-анализаторлар пәйда булды, алар пациентның хәлен оператив рәвештә бәяләү һәм хастаханәгә озату кирәклеге турында карар кабул итү мөмкинлеге бирә.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Владимир Камеко ассызыклавынча, сәламәтлек саклау тармагындагы үзгәрешләр системалы характерга ия.

“Өлкәдә медицина чынлап та яхшы якка үзгәрә. Моны без халык белән аралашулар вакытында да күрәбез: моңа кадәр авылларда яшәүчеләр медицина ярдәме алу өчен район үзәгенә барып йөрсәләр, хәзер күп җирдә заманча ФАПлар белән лабораторияләр эшли. Яңартылган поликлиникалар, яңа җиһазлар, цифрлы сервислар – болар барысы да сәламәтлек саклау тармагын эзлекле рәвештә яңа сыйфат һәм уңайлылык дәрәҗәсенә чыгара”.

Цифрлаштыру һәм технологияләр: нәтиҗә саннарда

Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклауның цифрлы контурына тулысынча күчте. Электрон медицина карталары, сурәтләрнең үзәкләштерелгән архивлары һәм врачларның карарларын ясалма интеллект базасында саклау системасы көндәлек практиканың бер өлешенә әверелде.

Яңа технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге статистика мәгълүматлары белән раслана: онкология авыруларын башлангыч стадияләрдә ачыклау күрсәткече 51 процентка кадәр җиткән; миокарда инфарктыннан үлем очраклары 18 проценттан 10,7 процентка кадәр кимегән; өлкә халкының дүрттән өч өлеше ел саен профилактик тикшеренү үтә.

Авыруларны иртәрәк диагностикалау идарә ителә торган сәбәпләр аркасында үлем очракларын киметүдә төп факторга әверелде. Цифрлаштыру медицина учреждениеләре арасында мәгълүматлар белән алмашу процессын тизләтә: хәзер анализлар һәм снимоклар нәтиҗәләрен врачлар реаль вакыт режимында күрә, бу диагноз кую һәм дәвалый башлау вакытын киметә.

Шулай ук телемедицина консультацияләре үсеш юлында: ерак районнардагы пациентларның Ульяновскига килеп тормыйча гына белгечләр фикерен ишетү мөмкинлеге бар. Педиатрия, кардиология белән неврологиядә әлеге мөмкинлектән аеруча еш файдаланалар.

Даруларның куркынычсызлыгы һәм препаратлар белән тәэмин итү

Федераль дәрәҗәдә үзебездә эшләнгән препаратлар белән медицина әйберләрен теркәү гадиләштерелде, тулы циклдагы фармацевтика производствосына дәүләт ярдәме күрсәтү механизмы булдырылды. Безнең төбәктә аптекалар һәм медучреждениеләрдә дарулар булуына даими мониторинг үткәрелә, бу барлыкка килгән ихтыяҗларны оператив рәвештә канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.

Льготалардан файдаланучы гражданнар өчен рецептларны электрон исәпләү системасы эшләп килә: пациент үз рецептының статусын һәм препаратлар булуын карап бара, ә медучреждениеләр запасларны тулыландыру өчен заявкаларны вакытында бирә. Болар барысы да яшәү өчен кирәкле булган дарулар белән өзлексез рәвештә тәэмин итү һәм тәэминат системасының үтә күренмәлелеген арттыру мөмкинлеге тудыра.

Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре турында кайгыртучанлык күрсәтү

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын медицина һәм психологик реабилитацияләү – аерым юнәлеш. Төбәктә 4 меңнән артык чара үткәрелгән, ярдәм конкрет ситуацияне исәпкә алып адреслы рәвештә күрсәтелә.

Реабилитацияләү программаларына медицина процедуралары, психологик ярдәм, физиотерапия, дәвалау физкультурасы һәм санаторий-курорт дәвалавы керә. Ярдәмне координацияләү максатында махсус кабинетлар һәм белгечләр билгеләнгән.

Кадрлар үсеше һәм ярдәмнең уңайлылыгын арттыру

Кадрлар белән эшләү сәламәтлек саклау тармагын яңартуның мөһим өлеше булып кала. Безнең төбәктә яшь белгечләргә булышу программасы эшләп килә: акчалата түләүләр, торакны арендалаган өчен компенсацияләр, максатчан укытып эшкә урнаштыру әнә шундыйлардан. Бу авыл медучреждениеләрендәге кадрлар дефицитын киметергә һәм яңа ФАПлар белән поликлиникаларның тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә булыша.

Өзлексез медицина белеме алу системасы да үсә: врачлар, шул исәптән дистанцион технологияләрдән файдаланып, даими рәвештә квалификацияне күтәрү курслары үтәләр. Яңа җиһазлар һәм цифрлы сервислар белән эшләргә өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә – бу яңартылган инфраструктурадан максималь рәвештә нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудыра.

Планлы үсеш: озакка исәпләнелгән бурычлар

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү – ул бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә озак вакытка исәпләнелгән процесс. Яңа объектларны сафка бастыру белән генә чикләнмичә, аларның тотрыклы һәм сыйфатлы эшләвен тәэмин итү – кадрлар белән комплектлау, расход материаллары белән җиһазлау, ярдәм күрсәтүнең бердәм системасына яраклаштыру мөһим.

Максат үзгәрешсез кала: өлкәдә яшәүче һәрбер кеше – шәһәрдә дә, авылда да, медицина ярдәмен вакытында һәм лаеклы дәрәҗәдә алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Моның өчен бөтен юнәлешләр буенча да эш дәвам итә: медицина учреждениеләре төзелә һәм искеләре ремонтлана, яңа технологияләр кертелә, медицина хезмәткәрләренә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә.

Сергей АЛЕКСЕЕВ.