Намаз – җәннәт ачкычы

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез фарыз намазларыбызны укуның өстенлекләре турында булыр.

Изге Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Һичшиксез, намаз кешеләргә вакыты билгеләнеп фарыз кылынган” (Ән-Ниса, 103).

Фарыз намазларны укуның өстенлекләре хакында Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) күп хәдисләрендә әйтелә. Үбәдә бине әс-Сәмиттән тапшырылган хәдистә болай диелгән: “Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына биш вакыт намаз укуны йөкләде. Әлеге намазларны бөтен шартларын һәм әдәпләрен үтәп укучыны, алардан бернәрсәне дә төшереп калдырмаган мөселманны Аллаһы Раббыбыз Җәннәткә кертергә вәгъдә итте. Намазны аңардан таләп ителгәнчә тиешле рәвештә укымаучыга Аллаһы бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Әгәр Ул теләсә, аны җәзага тартыр, әгәр теләсә, Җәннәткә кертер” (Әбү Дәүд, Нәсәи, Бине Мәҗә һәм Бине Хиббән).

Җәбирдән тапшырылган хәдистә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Биш вакыт намаз укучы үз йорты яныннан агып үткән тулы сулы елгада көненә биш тапкыр коенучы кебек. Шуннан соң аның тәнендә нинди дә булса пычрак калырмы икән соң? Юк, калмый. Шулай итеп, су бөтен пычракны да юып алган кебек, биш тапкыр намаз да гөнаһлардан чистарта, сафландыра” (“Сәхих”, имам Мөслим).

Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылган хәдистә болай диелә: “Һичшиксез, әгәр кеше зур гөнаһлардан саклана икән, аның өчен биш вакыт намаз уку алар арасында кылынган кече гөнаһларыннан гафу ителү, йолу булыр” (“Сәхих”, имам Мөслим).

Сәид бине әл-Мүсәййәдән тапшырылган хәдистә болай дип әйтелгән: “Икейөзле кешеләрдән, монафикълардан безнең аермабыз – иртәнге намаз белән ястү намазын җәмәгать белән бергә укуда. Бу аларга бик тә авыр бирелә” (имам Мәлик).

Шулай ук Әнәстән (р.а.) тапшырылган хәдистә болай диелә: “Аллаһыны очраткан (таныган), әмма үзенең намазларына карата илтифатсыз булган кешенең эш-гамәлләрен Аллаһы Раббыбыз кабул кылмас” (Тәбәрани).

Үмәрдән (р.а.) тапшырылган хәдистә болай дип әйтелгән: “Намаз – диннең терәге һәм таянычы, аны калдыручы, укымаучы, чынлыкта, үзенең динен җимерә” (Бәйхаки).

Бине Мәсүдтән (р.а.) тапшырылганча, Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.), нинди гамәл иң өстенлекле, дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа, вакытында укылган намаз, дип җавап биргән (имам әл-Бохари, имам Мөслим).

Абдуллаһ бине Әмрдән (р.а.) болай дип тапшырылган: “Тиешле рәвештә тәһарәтләнеп, көн саен биш вакыт намазын укучы өчен Кыямәт көнендә аның намазы нур, котылу һәм дәлил булыр. Ә инде намаз укымаучы Фиргавен һәм Хәмән белән бергә булыр” (имам Әхмәд).

Җәбирдән тапшырылганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Җәннәттән ачкыч – намаз”,- дип әйткән (Таялиси).

Башка хәдистә болай дип әйтелә: “Тәүһидтән (Аллаһы Тәгаләнең бердәнбер илаһ икәнлегенә ышану) соң Аллаһы Раббыбыз намаздан башка бер генә гыйбадәтне дә фарыз кылмады. Әгәр нинди дә булса башка төрле гыйбадәт Аның өчен якын булса, фәрештәләр шул рәвешле гыйбадәт кылыр иде. Чынлыкта, бер ише фәрештәләр даими рәвештә сәҗдә кылу халәтендә, икенчеләре намазда җиргә сәҗдә кылу халәтендә, өченчеләре кыямда тору халәтендә, башкалары утырып тору - “када-и әхирә” халәтендә”.

Кем дә булса намазга бару максаты белән тиешле рәвештә тәһарәт алса, ниятенә ирешкәнче намаз укучы булып саналыр. Аның һәрбер адымы өчен әҗер-савап язылыр, шулай ук һәр адымы саен бер гөнаһы гафу ителер. Кемнең йорты мәчеттән барысыннан да ераграк, шул намаз укыган өчен барыннан да күбрәк әҗер-савап алыр.

Башка хәдистә болай диелгән: “Аллаһының колы беренче итеп намазы өчен җавап тотачак. Әгәр аңарда бернинди хата-кимчелекләр табылмаса, барлык гамәлләре дә кабуллардан булыр. Әгәр намазында кимчелекләр табылса, бу кешенең башка эш-гамәлләре дә кире кагылыр”.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә Әбү Хүрәйрәгә (р.а.) болай куша: “Әй, Әбү Хүрәйрә! Үз гаиләңә намаз укырга әмер ит. Хаклыкта, Аллаһы Тәгалә сиңа ризыкны син көтмәгән җирдән бирә”.

Намаз укымаучы кешенең, фарыз намазларын үтәмичә, нәфел намазлары кабул булмас. Әбү Бәкр (р.а.) намаз вакыты кергәч, болай дип әйткән: “Үзегез кабызган утны сүндерү өчен торыгыз”.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Беренче тәкбиргә килеп җитеп, Аллаһы хакына кырык көн дәвамында җәмәгать белән бергә намаз укучыга ике котылу – Тәмуг утыннан котылу һәм икейөзлелектән котылу бүләк ителәчәк” (әт-Тирмизи).

Мулла Алий әл-Карий тапшырган хәдистә болай диелә: “Кеше беренче рәкәгатькә өлгерсә, аның җәмәгать белән укыган намазы кабуллардан булыр. Әгәр кылган намазлары арасында ифтитах тәкбиргә өлгермәгән, әмма беренче рәкәгатькә өлгергән намазлары булса, ул шушы хәдис буенча гамәл кылган булыр һәм вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешер (“Миркатүл мәфәәтийх шәрх Мишкәтүл мәсәбийх”, 3 нче том, 201 нче бит, 1144 нче хәдис).

Изге Кәгъбәтуллаһ янында, әл-Хәрәм мәчетендә укыган намаз өчен әҗер-савап - 100 мең тапкыр, Мәдинә каласындагы Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчетендәге намаз өчен – мең тапкыр, Әл-Акса мәчетендәге намаз өчен – 500 тапкыр, башка мәчетләрдә җәмәгать белән укыган намаз өчен әҗер-саваплар 27 тапкыр арттырыла. Әмма кеше намазны җәмәгать белән укырга өлгермичә, намазны мәчеттә укыса, әлеге намаз өчен башка урында укыган намазга караганда әҗер-саваплар күбрәк язылачак.

Аллаһы Раббыбыз безгә көненә биш тапкыр намазыбызны вакытында укырга һәм Ислам диненең икенче баганасына ныклап тотынырга насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.