Вәлиулла хәзрәт чишмәсенең шифалы суын эчтек

Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында хәзер инде традициягә кергән “Вәлиулла хәзрәт Хәсәнов укулары” узды. “Гаилә – алтын бишек” темасына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан һәм Чувашстан республикалары, Ульяновск һәм Самара өлкәләре вәкилләре катнашты.
Күрше Татарстанда гына түгел, безнең Ульяновск өлкәсендә дә танылган малтабар, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Рима Гомәр кызы Сафиуллова туган авылы Яңа Ишле, милләтебез яшәсен, телебез һәм мәдәниятебез сакланып калсын өчен күп көч һәм тырышлык куя. Хәзерге вакытта ул Тәтеш районының “Колос” агрофирмасына һәм “Р.Сафиуллова” крестьян-фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә. Берничә авыл кырларын эшкәртеп ашлык үстерә, меңләгән баш терлек асрап ит һәм сөт җитештерә. Районның “Ак калфак” оешмасы рәисе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе буларак, хәләл малыннан өлеш чыгарып, ел саен зурдан кубып Сабантуйлар, Авыл көннәре һәм йола бәйрәмнәре үткәрә. Интернациональ хатын-кызлар союзы төбәкара иҗтимагый оешмасының вице-президенты сыйфатында Россиягә дустанә мөнәсәбәттәге мөселман илләре белән мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертә. Үткән елда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре белән бергә Дубайга кадәр барып, Сабан туенда катнашучыларны “Рима” сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм чәкчәк белән сыйлаган. Шулай ук Таиланд башкаласы Бангкокта, Катарда һәм Оман солтанлыгының Мәскәт каласында үткәрелгән фестивальләр һәм күргәзмәләрдә катнашып, киң җәмәгатьчелекне татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырган.
Милләт җанлы Рима Гомәр кызы газиз туган авылы өчен җан атып яши. Әти-әнисенең йортын – алтмыш еллык нигезләрен яңартып, гаилә тарихына багышланган кечкенә генә музейханә ачып җибәргән. Шактый еллар динебезгә хезмәт иткән бабасы хөрмәтенә Вәлиулла чишмәсен булдырган. Хәзер бөтен авыл халкы аның шифалы суын эчә. Шулай ук Гомәр паркы белән коесыннан да кеше өзелми. Ә тугыз балага гомер биргән Сара күпере аркылы болынга җиләк һәм мәтрүшкә, гөмбә җыярга йөриләр. Олы йөрәкле, юмарт Рима Гомәр кызының игелекле эш-гамәлләре санап бетергесез, аның туган йортын кадерләп саклавы, даими рәвештә төзекләндереп торуы күпләр өчен үрнәк булырлык, ди Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров.
Традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә мөһим өлеш кертүче Рима ханым Сафиуллова тәкъдиме белән Яңа Ишледә ел саен “Вәлиулла хәзрәт Хәсәнов укулары” уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ярдәмендә оештырылган әлеге дини-мәдәни чарада дәрәҗәле дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм милләтебез зыялылары катнаша.
Дини укулар быел да Рима Гомәр кызының якыннарының каберләрен зиярәт кылу белән башланып китте. Сүз уңаеннан, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Рузия Хәлимова-Нигъмәтуллинаның бабасы Ханәфия һәм аның бертуган энесе – сугыштан соң унсигез ел колхоз рәисе булып эшләгән Фатыйх Санатуллин шушы авыл зиратында дәфен кылынган. Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге баш казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән сүрәләре укыды, ә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды. Тәкъдирләрдә язылган сәгате-минуты җитеп, барыбызга да шунда киләсе, кара туфрак байларны да, ярлыларны да, иманлыларны да, динсезләрне дә кабул итәргә әзер, диде Җәлил хәзрәт, кыскача вәгазен җиткереп.
Аннары дин әһелләре һәм галимнәр Рима Сафиуллованың карт бабасы Исхуҗа хәзрәт истәлегенә мәрмәр такта ачу тантанасында катнашты. Тәкъвалы дин әһеле унсигезенче гасыр уртасында күп кенә авылдашларын көчләп чукындырудан саклап кала. Шулай ук Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган Вәлиулла Хәсән улы Хәсәнов белән фашистларны җиңеп, фронттан исән-сау әйләнеп кайткан уллары Мирза, Хәбибулла, Зәкиулла белән Гомәрнең дә исемнәре мәңгеләштерелде – Гомәр Вәлиулловның кызлары Лилия Шайдуллина, Кадәрия Исхакова һәм Гөлзифа Вахитова туган йортларына урнаштырылган истәлек тактасын ачтылар.
Вәлиулла хәзрәт чишмәсенең шифалы суын туйганчы эчкәннән соң, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин дини укуларны ачып җибәрде. Әлеге укулар халкыбызның бердәмлеген, үткәнен онытмавын һәм рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга омтылуын күрсәтә, диде ул. Ильяс хәзрәт үз көче белән тапкан малыннан өлеш чыгарып, туган авылын гөрләтеп яшәтүе, динебез үсешенә этәргеч бирүе өчен Рима Сафиулловага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та бар яктан да килгән, булдыклы, эшкә оста, сүзгә кыска Рима Гомәр кызының уңышларына соклануын белдерде. Тормыш иптәше Рамис Хатыйп улы белән бергә агрофирманы алдынгылыкка чыгарды, республика күләмендә танытты, милләт эшләрендә катнашырга да мөмкинлек таба, диде Камил Әсхать улы. Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров дини укуларның гаилә кыйммәтләрен җәелдерү темасына багышлап үткәрелүен ассызыклады. Туган телебез, гореф-гадәтләребез белән йолаларыбыз, динебез рухи кыйммәтләрне бар нәрсәдән дә өстен куйган татар-мөселман гаиләсендә генә сакланырга мөмкин, дип белдерде Данис әфәнде. Ул конгресс эшчәнлегендә актив катнашучы Рима Гомәр кызына истәлекле бүләк – татар шәлен тапшырды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев никахка нигезләнгән бәхетле татар-мөселман гаиләсе кору серләре белән бүлешеп, традицион укуларда катнашучылар арасында авыл халкының, шулай ук мәктәп укучылары белән яшьләрнең азрак булуына борчылуын белдерде. Безнең вәгазьләрне, үгет-нәсыйхәтләрне нәкъ менә алар ишетсеннәр иде, болай исә үзара сөйләшкән кебек кенә булып чыга түгелме соң, диде хәзрәт, тирән уйга батып. Россия мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе Наилә абыстай Җиһаншина мөселман яшьләрен кавыштыру максатында һәр төбәктә, һәрбер авылда яучылык хезмәтләре булдырырга тәкъдим итте. Татар егет-кызлары үзләренә насыйп ярларны эзләп хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр, һәркайсына булышабыз, нәтиҗәдә бәхетле парлар барлыкка килә, ди абыстай. Тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров ел саен Яңа Ишледә уза торган дини укуларны тарихи вакыйгага тиңләде. Илебез, милләтебез тарихын өйрәнү үз авылың, үз гаиләң, нәселең тарихын барлаудан, җиде буынга кадәр шәҗәрәңне өйрәнүдән башлана, тынгысыз йөрәкле Рима ханымның бу юнәлештәге тырышлыгы мактауга лаек, диде данлыклы галим. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе киңәшчесе Зилә Вәлиева милли гореф-гадәтләребезне саклап калуда гаиләнең ролен югары бәяләп, дини укуларны оештыручы малтабар Рима Сафиулловага рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Татар сәхнәсе йолдызлары – Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев һәм Марат Галимов дини чараны күңелләрне тетрәндерерлек мөнәҗәтләре һәм моңлы җырлары белән бизәделәр.
Авыл мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын укыганнан соң, барча кунакларны да Рима Гомәр кызының туган йортында – алтмыш еллык тарихы булган гаҗәеп матур алма бакчасында корбан мәҗлесе көтә иде. Чүпрәле районының “Ак калфак” оешмасы рәисе Гөлфия Яфизова әзерләп килгән телеңне йотарлык тәмле 230 өчпочмак хәләл ризыклардан сыгылып торган мул табынга кабатланмас ямь өстәде.
Ә кич белән Яңа Ишленең Гомәр паркы сәхнәсендә Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм эстрада йолдызы Эльвира Хамматованың бәйрәм концерты гөрләде.
Исхак ХӘЛИМОВ.