Сайман шагыйре

Гомер юлы тирән, ихлас һәм чиксез елъязманы хәтерләткән кешеләр бар. Татар Сайманы авылында нәкъ менә шундый иҗат әһеле – Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, танылган төбәкче Мәүлет Саюков яши.
Николаевка район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова шушы көннәрдә генә Мәүлет Кәрим улының өендә кунакта булып, мәртәбәле бүләкне – өлкә татар автономиясенең Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премиясен тапшырды.
Әлеге очрашу матур хатирәләр калдырып, һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Мәүлет Кәрим улы хисләргә бирелеп, һәрбер сүзе туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укыды. Иҗат җимешенең һәр юлында тормыш үзе – яшьлек елларында татыган авыр крәстиән хезмәте һәм озак вакыт укытучы булып эшләп туплаган зирәк акыл.
Мәүлет Кәрим улы – тарихыбызны, үткәннәрне кадерләп саклаучы. Ул өйрәнә, язып ала һәм ядкарь итеп саклый. “Авылга мәдхия” һәм “Сайман – илһам чыганагы” дип аталган китаплары данлы вә шанлы үткәнебез буенча сәяхәт, юл күрсәткеч. Нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында авыл урамында шагыйрь Мәхмүт Алмаев истәлегенә багышланган мәрмәр такта пәйда булды. Хәзер тарих архивта саклана һәм туган авылында яши.
Мәүлет Саюков – тынгысыз йөрәкле әдип. Ул “Парнас” һәм “Хәтер” клубларында авыл яшьләре белән очрашып, тормыш тәҗрибәсен уртаклаша, туган җиргә мәхәббәтен үсеп килүче буынга тапшыра.
Каләм остасының янәшәсендә терәге һәм таянычы – тугрылыклы тормыш иптәше Равилә Фатыйх кызы. Алар ныклы гаилә корып, матур гына яшәп, ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
“Мәүлет Кәрим улы Саюков – районыбыз горурлыгы. Ул үзенең хезмәте, тормыш һәм иҗат юлы белән тарихта үз эзеңне калдыру өчен зур шәһәрләргә барып урнашу кирәк түгеллеген раслый. Бары тик туган җиреңне һәм янәшәңдә яшәүче кешеләрне генә чын күңелдән яратырга кирәк. Китапларыгыз һәм безне иң кыйммәтле нәрсәне – тарихны сакларга өйрәтүегез өчен рәхмәт сезгә, Мәүлет Кәримович!”- диде район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова.