Үрнәк гаилә

Инсаф белән Кәримә Алиуллиннар Ульяновск өлкәсенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Новоульяновск шәһәренең Алма бакчасында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында татар гаиләсе - Инсаф белән Кәримә Алиуллиннар да бар иде. Кәримә ханым – мәктәптә математика укытучысы, “Үсеш ноктасы” кабинеты һәм “Тамчы” татар түгәрәге җитәкчесе, өлкә татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. Ә Инсаф Алиуллин – өлкә татар автономиясенең башкарма комитеты һәм президиумы әгъзасы.

Новоульяновск шәһәр администрациясе башлыгы Геннадий Деникаев тантаналы рәвештә Алиуллиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды һәм каланың мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Инсаф белән Кәримә Алиуллиннар ярты сүздән үк аңлашып, дус-тату яши. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары белән уллары әти-әниләреннән үрнәк алып, ата-ананы, туганнарны һәм якыннарны олыларга, хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Бәхетле парның балдан татлы өч оныклары - Мансур, Мөнир белән Мәксуд үсеп килә.