“Тимер” уңышлары белән шатландыра

Губернатор Алексей Русских Ульяновск районына эш сәфәре барышында әйдәп баручы агропредприятиеләр – авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, “Орлык заводы” фәнни-производство берләшмәсе һәм “Айнетдинов агрофирмасы” ширкате, шулай ук “Тимер” компанияләр төркеме эшчәнлеге белән танышты.

“Тимер” компаниясенең аграр тармак өчен техникасы күргәзмәсе Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырында җәелеп киткән иде. Биредә регион башлыгы тәҗрибә рәвешендәге чәчүлекләрне карады, кырчылыкта заманча технологияләр куллануга һәм авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортларын булдыруга, тармак үсешенә бәйле актуаль мәcьәләләрне карады.

“Тимер” группасы күргәзмәсендә урын алган заманча техника - “Брянсксельмаш” акционерлык җәмгыяте эшләп чыгарган “СПС-4000” чәчкече авыл хуҗалыгы белгечләренең игътибарын аеруча җәлеп итте. Алар машинаның конструкция үзенчәлекләре һәм турыдан-туры чәчү технологиясе белән якыннан таныштылар. Әлеге технология җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.

Очрашуда шулай ук төбәгебездә агропромышленность комплексының үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

“Җитештерүчеләрне, галимнәрне, хакимият органнары вәкилләрен һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне берләштерүче шундый чараларда катнашу һәм бергәләп эшләү мөмкинлеге тудырган өчен барлык партнерларга да рәхмәт белдерәбез”,- ди “Тимер” компанияләре группасы җитәкчесе Руслан Кантемиров.