Мәктәп һәм укытучылар турында кайгыртучанлык күрсәтү – ул балалар турында кайгыртучанлык күрсәтү!

Һәрбер ата-ана үз баласының җылы, якты һәм заманча мәктәптә укуын, сыйфатлы белем алуын һәм дәресләргә шатланып йөрүен тели. Бүген үсеп килүче буын турында кайгыртучанлык күрсәтү – ул реаль эшләр, аларның әһәмияте һәм масштабы Ульяновск өлкәсенең күпчелек районнарында күренә. “Яңа мәктәп” федераль проекты бу юнәлештә зур роль уйный. Безнең төбәктә аның үтәлешен РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов шәхсән үзе контрольдә тота.
Халык сорады – власть чарасын күрде
Шушы көннәрдә генә парламентарий Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның Ульяновск районына эш сәфәрендә катнашты. Программада балаларның җәйге каникуллары вакытында ике объектта капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышу каралган иде.
Беренче нокта – Тимирязевский бистәсе мәктәбе. Әлеге учреждение поселок халкы, регион җитәкчелеге һәм депутатлар тырышлыгы белән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программага кертелгән. Башта бинаны авария хәлендә дип табалар: түбәсеннән су аккан, отмостоклары җимерелгән, коммуникацияләрне тулысынча алмаштырырга кирәк була. Балалар бу вакытта күрше корпусларда укый, ә монысы бикләгән килеш тора. Хәзер инде биредә эш кайный: яңа уку елына барысы да әзер булырга тиеш. Ягып җылыту, су белән тәэмин итү системасын, электр чыбыкларын, шулай ук ишекләр белән тәрәзәләрне алмаштыралар.
100 бала, 100 процент, 100 балл
Икенче объект – Яңа Үрән мәктәбе, биредә ремонт тәмамланган инде. Кабинетлар белән пищеблокны яңартканнар, шулай ук табигать белеме буенча цифрлы лаборатория, ОБЗР өчен комплектлар, тренажерлар, мольбертлар һәм хәтта цифрлы пианино да пәйда булган. Губернатор Алексей Русских әлеге мәктәпне башкаларга үрнәк итеп куйды. Подрядчик 100 процентка эшләгән, диде ул.
Монда авылның 100 баласы укый һәм бик тә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, быел мәктәпне тәмамлаучы Дарья Мордвинова әдәбият буенча ЕГЭдан 100 балл җыйган!
Мәктәпләрне яңартуны күздә тоткан шундый масштаблы проектларны дәүләт бюджеты – федераль үзәк ярдәменнән башка тормышка ашыруы мөмкин түгел, дип белдерде Владимир Кононов.
“40тан артык мәктәп – бу бик тә җитди нәтиҗә! Әле тагын күпме балалар бакчасы ремонтлана! Федераль үзәктән ярдәм җәлеп итүне, һичшиксез, дәвам иттерергә кирәк”,- дип өстәде депутат.
Быелга билгеләнгән мәгариф учакларының җидесендә яңарту эшләре төгәлләнгән инде. Калган объектларның күбесе җәй ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак, ә берничә мәктәптә ремонт эшләрен ел ахырына чаклы тәмамларга җыеналар. Бу – соңгы елларда алып барылган системалы эшнең уңай нәтиҗәсе.
“Үсеш ноктасы” тагын да күркәмрәк булыр
“Балалар каникулда ял иткән арада без 1 сентябрьгә кадәр мәктәпләрне яңарту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш,- диде Губернатор Алексей Русских. – Быел урта белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы буенча Ульяновск өлкәсенең 41 мәктәбендә ремонт бара. Бер өлеше ремонтланды инде, бер өлеше – актив стадиядә”.
Балаларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биргәннәр – саклауның яңа системасы урнаштырылган, керү группалары ремонтланган, пищеблок тулысынча яңартылган. Классларга заманча уку-укыту җиһазлары сатып алганнар.
“Тимирязевский мәктәбендә “Үсеш ноктасы” булуы мине аеруча шатландыра,- ди Владимир Кононов. – Биредә табигый-фәнни һәм технологик дисциплиналарга тартылучы балаларның үзләренең талантларын үстерү мөмкинлеге бар. Ремонттан соң ул булачак инженерлар, программистлар һәм констуктурлар өчен тагын да күркәмрәк булыр дип ышанам”.
Зөя Башы: тизләтергә кирәк!
Халык депутаты Барыш районы Зөя Башы эшчеләр бистәсе мәктәбендә дә булды. 260тан артык бала белем алган әлеге мәктәптә ремонт бара. 50 ел элек төзелгән бина комплекслы рәвештә яңартыла: инженерлык челтәрләрен алмаштыралар, пищеблокны, класс бүлмәләрен ремонтлыйлар, шулай ук яңа мебель һәм уку-укыту җиһазлары кайтарталар.
Кононов контракт буенча каралган эшләрнең башкарылуын шәхсән үзе тикшерде – авыл җирендәге һәрбер белем бирү учреждениесе аерым контрольдә тора. Подрядчы оешманың ремонтны билгеләнгән срокта тәмамларга өлгерә алмавы ачыкланды. Депутат эшне тизләтүне һәм графикка кире кайтуны таләп итте. Белем көнендә яңартылган мәктәп укучыларны кабул итәргә тиеш!
“Бистә халкы өчен бу гади бина гына түгел, ә мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге дә әле,- диде депутат. – Нәкъ менә шуңа күрә мин даими рәвештә объектларга килеп, директорлар, ата-аналар, төзүчеләр белән аралашам – барысы да әйбәтме, берәр төрле ярдәм кирәкмиме? Балалар турында кайгыртучанлык күрсәтүдә битарафлык белән салкынлыкка урын юк”.
Бер эшнең ике яртысы
Бүген балалар да, ата-аналар да күргән зур эшнең төп нәтиҗәсе – ул бар җирдә дә диярлек уку йортларының яңартылуы. Максат билгеле, әмма шул ук вакытта катлаулы: авыл мәктәпләре шәһәрдәге лицей классларыннан бер дә ким булмаска тиеш! Бөтен көч һәм тырышлык нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Билгеле сәбәпләр аркасында килеп чыккан финанс кыенлыкларга карамастан, 2022 елдан башлап Ульяновск өлкәсендә 27 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы капиталь ремонтланган, ә агымдагы елда, әйтеп үткәнебезчә, 41 объектта һәм 6 балалар бакчасында ремонт бара, бу, чын мәгънәсендә, рекордлы күрсәткеч.
Владимир Кононов ассызыклавынча, матур стеналар булдыру һәм парталар сатып алу – бу эшнең бары тик яртысы гына әле. Теләсә кайсы мәктәпнең чын йөрәге, һәрбер бала тормышындагы төп кешеләрнең берсе – ул укытучылар. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин да моңа җитди басым ясап, педагоглар өчен яңа ярдәм чаралары кертеләчәге хакында хәбәр итте.
“Дәүләт Думасы, һичшиксез, Президент тарафыннан билгеләнгән бурычны тормышка ашыруда катнашачак – әлеге чаралар реаль һәм сизелерлек булырга тиеш. Мәктәп һәм укытучылар турында кайгыртучанлык күрсәтү – ул балалар турында кайгыртучанлык күрсәтү!”
Игорь САЛОМАТИН.
Белешмә өчен: быел Барыш районы Зөя Башы эшчеләр бистәсе урта мәктәбендә ремонт бара. Киләсе 2027 елда Иске Кулаткы район үзәгенең 1 нче урта мәктәбен капиталь ремонт көтә.