“Яшьләр” паркында Сабантуй бәйрәме

Засвияжьеның “Яшьләр” – “Молодежный” паркында район Сабан туе гөрләп узды. Район администрациясе, җирле татар автономиясе һәм парк җитәкчелеге тырышлыгы белән зурдан кубып оештырылган милли бәйрәмдә төрле милләт һәм дин вәкилләре көне буе рәхәтләнеп ял итте, йола уеннарында катнашып призлар отты, татар ашлары белән сыйланды.
Коронавирус һәм паркны төзекләндерү аркасында сигез елга сузылган тәнәфестән соң район Сабан туе “Яшьләр” паркына яңадан әйләнеп кайтты. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен төзекләндерү” дип исемләнгән федераль программасы буенча яңартылган әлеге парк танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән. Заманча аттракционнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары пәйда булган. Хәзер биредә альпаклар – дөяне хәтерләтүче хайваннар, куяннар һәм кәҗәләр мини-зоопаркы да бар. Ял сәгатьләрен гаилә, балалар белән үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
“Строитель” мәдәният йортының “Туган як” ансамбле егет-кызлары милли бәйрәмгә килүчеләрне җыр-биюләр һәм чәкчәк белән каршы алды. Шәрәфле кунакларны – шәһәр башлыгы Александр Болдакин белән Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Панчинны, шулай ук Ульяновск өлкәсенең хәрби комиссары, полковник Ринат Аминов белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗановны, “Черкизовский ит эшкәртү заводы”ның Ульяновск филиалы җитәкчесе Игорь Исмаков белән төбәкнең көрәш федерациясе башкарма директоры, махсус хәрби операциянең “Барс-16” батальоны ветераны Руслан Сахбиевны затлы татар түбәтәйләре дә көтә иде. Алар Идел буе халыклары мәдәнияте өйрәнелгән 55 нче урта мәктәп чатырында булып, мәгариф учагы эшчәнлеге белән танышырга да өлгерделәр. Бездә татар теле түгәрәк дәресләрендә өйрәнелә, укучыларыбыз өлкә һәм Бөтенроссия олимпиадаларында катнашып, ел саен призлы урыннар ала, диде ана теле укытучысы Гөлүсә Кәримова.
Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техниканы берәмтекләп җыеп кадерләп саклаучы Фатыйх Айбулатов белән аның оныгы Артур Мингилиев Россия Федерациясе флагын күтәргәннән соң дәүләт гимны яңгырады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны район татар автономиясе һәм Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов сәламләде. Быел Сабан туен үткәрү өчен спонсорлардан акча сорап йөрмәдек, чөнки “Яшьләр” паркы җитәкчелеге барлык чыгымнарны да каплады, ә район администрациясе оештыру эшләрен тулысынча үз өстенә алды, диде ул. Ә Засвияжье район администрациясе башлыгы Ринат Садыйков төрле милләт вәкилләрен берләштерүче, бер мәйданга җыючы халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасын ел саен үткәрү кирәклеге хакында белдерде. Ул парк хуҗаларына, җирле автономия активистларына, үзешчән сәнгать осталарына һәм СВОда катнашучыларның якыннарына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Панчин исә районны үсеш юлыннан алып баруы, социаль тотрыклылыкны саклап калуга мөһим өлеш кертүе өчен Ринат Садыйковка рәхмәтләрен җиткерде. Ринат Рөстәм улы безнең күз алдыбызда шәхес буларак формалашты, оста оештыручы сыйфатында танылды, диде ул. Сергей Панчин районның үрнәк татар гаиләләренә – Самир, Айдар белән Сабинаны тәрбияләп үстерүче Дамир һәм Ләйсән Айнединовларга, шулай ук күпбалалы Илнур һәм Гүзәл Миннибаевларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары, “Россия хатын-кызлар союзы”ның региональ бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Айзатуллина да тантананы җылы тәбрикләү сүзләре белән бизәде. Аның халыкны ана телендә – саф татарча сәламләве милләттәшләребездә соклану тудырды. Ул районның хезмәт алдынгыларын – Летфулла Сафин, Харис Хафизов, Эльмира Покшаева белән Рафаэль Мифтаховны кыйммәтле бүләкләре белән шатландырды. Безнең Засвияжье районы татарлары һәрвакыт бердәм, тырыш, эшчән булулары белән аерылып тора, диде Алсу Фәрит кызы. Ә шәһәр Думасы депутаты Полина Гоношилина милләттәшләребезне Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов исеменнән сәламләде. Владимир Михайлович Россиядә сан ягыннан икенче урында булган татар халкының Сабантуй бәйрәме дәвамлы булуын, милли йолалар белән традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылуын тели, диде ул. Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме кунакларына мөрәҗәгатен җиткерде. Буа районы белән Засвияжье районын озак еллар дәвамында сыналган ныклы экономик һәм мәдәни элемтәләр бәйли, диде Ленар Рәфик улы. Ул район Сабан туен зурлап үткәрүче “Яшьләр” паркының төбәкара һәм федераль дәрәҗәдәге чаралар кабул итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Ә Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов мәйдан тутырып килгән халыкны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән сәламләде. Чал тарихлы Сабантуй милләтебезнең бердәмлеген ныгыта, рухын күтәрә, мәдәниятебез белән сәнгатебезне башка халыкларга таныта, диде Рифгать ага. Ул җирле автономия активистларына, бәйрәмнең спонсорларына Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында хәрби техника коллекциясен җыючы Фатыйх Айбулатов та бар иде. Район администрациясенең милли бәйрәмне социаль партнерлык нигезендә парк хуҗалары көченә таянып үткәрүен бүтәннәргә үрнәк итеп күрсәтәбез, дип өстәде мохтарият вәкиле. Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Сабантуй бәйрәменең ата-бабаларыбыз безгә рухи мирас итеп тапшырган гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калырга ярдәм итүен билгеләп үтте. Татар егетләре һәм кызлары мәйданда очрашып танышырлар һәм никахлы гаиләләр корып, күп итеп балалар – милләтебезнең, динебезнең киләчәген үстерерләр дип ышанабыз, диде мөфти хәзрәтләре. Ул милли бәйрәм уңаеннан башларына түбәтәй киеп килгән бабайларны, ир-атларны мәчеткә, җомга намазларына йөрергә өндәде. Апалар, әбиләр һәм сеңелләр, ирләрегезнең мәчеткә йөрүе сездән дә тора, матур итеп киендереп җибәрегез һәм чәй куеп, коймак пешереп, елмаеп каршы алыгыз, шуннан соң алар шатланып үзләре йөри башлар, дип мөфти гүзәл затларыбызга мөрәҗәгать итте. Район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков, Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәге рәисе Шәфикъ Иматдинов белән шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина Ульяновск өлкәсе муниципаль берәмлекләр советының Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр. Ә районның халыкны социаль яклау бүлеге баш белгече Гүзәл Мухтарова, “Арское” ТОСы рәисе Динара Ефремова, шулай ук хәйрия акцияләрендә, доброволецлар хәрәкәтендә актив катнашучы Илгис Куликов һәм Джонибек Шорахматов район администрациясенең грамоталары белән бүләкләнде.
Тәбрикләү сүзләреннән соң үзәк сәхнәдә үзешчән сәнгать осталарының бәйрәм концерты башланып китте. Анда “Булгар” татар җыры халык ансамбле (сәнгать җитәкчеләре – Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов) һәм Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Рамил Вафин, Румия Талипова, Ренат Җәләлетдинов, Нурзилә Ибраһимова, Радик Сагдеев, Алия Санатуллова, Зәйнуллиннар триосы, Азарина Әһлиуллова, Дамир Камалтдинов, Илдар Рамазанов һәм Римма Матур катнашты.
Ә көн кичкә авышканда “Яшьләр” паркы сәхнәсендә Казан кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Винарис Ильегет, популяр җырчылар Лилия Хәмитова белән Римма Никитина пәйда булды. Алар “Телстар” ширкате генераль директоры, паркны арендага бирүче Никита Домеловскийның махсус чакыруы буенча килгән иде. Артистлар милли моңга сусаган халыкны җырлаттылар да, биеттеләр дә. Татарча дискотекага паркка ял итәргә килгән башка милләт яшьләре дә бик теләп кушылды. Әнә нинди кызыклы икән татарларның Сабан туе – хуш исле кайнар чәй генә эчсәләр дә, яше-карты иртәдән кичкә кадәр бөтен дөньяларын онытып бии, күңел ача, чәкчәк белән сыйлана, үзләре бер дә арымый, дип соклануларын белдерделәр рус кызлары.
Паркның төрле почмакларында милли уеннар, кызыклы конкурслар, татарча көрәш бәйгесе оештырылган иде. Җәмилә Мифтахова җитәкчелек иткән “Нур” татар халык театры коллективы “Уйнагыз, гармуннар” мәйданчыгын көне буе гөрләтте. Ә “Туган як” ансамбле солистлары белән Алсу Альметова көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп узышу, капчык киеп йөгерү, катыктан көмеш тәңкә эзләү, чүлмәк вату, авыш колга башына үрмәләп менү бәйгеләрен мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков чүлмәк ватуда үзен сынап карап, приз отты. Ир-егетләребез сугыш кырыннан җиңү шатлыгы белән исән-имин кайтып, ил-көннәребез тыныч булып, киләсе елларда да Сабан туенда очрашырга язсын, диде район главасы.
Исхак ХӘЛИМОВ.