Намаз укыганда түбәтәй кию – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Белүебезчә, биш вакыт намаз уку мөселман өчен Ислам диненең аерылгысыз өлеше булып тора. Шуңа күрә иман китергән кеше әлеге вазыйфага җаваплылык хисе белән карарга, намазның фарыз гамәлләрен генә түгел, сөннәт гамәлләрен дә җиренә җиткереп үтәргә тиеш.
Әмма кайвакыт мәчетләребездә яланбаш намазга басучыларны күрергә мөмкин. Бу аларның намазга керешер алдыннан түбәтәй киюгә салкынлык күрсәтүләре турында сөйли.
Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча намаз укыганда баш киеме кияргә кирәкме, дигән сорауга, һич тә икеләнмичә, намаз укыганда түбәтәй кию Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сөннәте булып санала, дип җавап бирергә мөмкин.
Сер түгел, имам Әбү Хәнифә мәзһәбе галимнәренең танылган хезмәтләрендә, яланбаш намаз уку мәкруһ (гар. - шелтәләнә торган – тыелган эш, аны кылган кеше гөнаһлы була, аны дөрес дигән кеше дә – гөнаһлы) санала, дип әйтелә.
Намазда түбәтәй киюгә карата мөҗтәһид галимнәрнең кайбер карарларына тукталып үтик.
Түбәтәй киеп намаз уку мөмкинлеге була торып та, ялкаулык аркасында яланбаш уку карахат, ягъни мәкруһ – шелтәләнә торган, кирәкмәгән, киңәш ителмәгән гамәл булып исәпләнә. Һәрхәлдә, намазга басканда башка түбәтәй кияргә киңәш ителә, чөнки әлеге гыйбадәт Аллаһы каршында тәкъвалы булуны һәм Аңа гына буйсынуны күрсәтүгә нигезләнә (имам Әбүл-Ихлас Хәсән бине Әммәр бине Али әш-Шүрүнбүләли әл-Вафаи Имдәдүл Фәттах, “Мәкруһату ссаләт”, 390 нчы бит).
“Нуруль Идәһ” китабының намазда киңәш ителмәгән гамәлләр турындагы бүлегендә болай диелә: “Түбәне ачык калдырып, башка яулык чорнап намаз укырга киңәш ителми (нежелательно)” (имам Әбүл-Ихлас Хәсән бине Әммәр бине Али әш-Шүрүнбүләли әл-Вафаи “Нуруль Идәһ фи шәрхи Мәрәкыл Фәлах”, 286 нчы бит).
Хәнәфи мәзһәбендәге абруйлы фәкыйһларның берсе – Мөхәммәд Әмин бине Үмәр әд-Димәшки – Бине Әбидин үз китабының икенче томында, намазда киңәш ителмәгән гамәлләр турындагы бүлегендә болай ди: “Аллаһы Тәгалә каршында көчсез һәм зәгыйфь булуыңны күрсәтү сәбәпле түгел, ә ялкаулык аркасында гына яланбаш намаз укырга киңәш ителми. Әгәр намаз укыган вакытта түбәтәй баштан очып төшсә, зур хәрәкәтләр ясарга кирәк булмаса, аны алып кию яхшырак, хәерлерәк булыр” (“Рәддүл Мүхтәр алә Дәрил Мүхтәр, 2 нче том, 391 нче бит).
Күп кенә галимнәр фикеренчә, Аллаһы Раббыбыз каршында көчсез һәм зәгыйфь булуыбызны күрсәтү тышкы кыяфәтебездә түгел, эчке халәтебездә чагылыш табарга тиеш. Димәк, намазны яланбаш укуга караганда, түбәтәй киеп уку күпкә хәерлерәк.
Түбәтәй өстеннән чалма (тукыма) чорнау намаз укуда мөһим гамәлләрдән санала. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) Җәбирдән тапшырылган хәдисендә әнә шул хакта әйтелә: “Чалмасыз җитмеш рәкәгать укуга караганда, чалма киеп ике рәкәгать уку хәерлерәк” (“Җәмигүл Кәбир”дә Дәйләми, Сүюти).
Чалма киюгә карата шулай ук күп кенә риваятьләр бар.
Мөхәммәд бине Бәшшәр безгә Абдур-Рахман бине Мәхдидән, анысы Хәммәд бине Саләмнән, шулай ук Мәхмүд бине Гаяләннән, анысы Вәкидән һәм Хәммәд бине Саләм белән Әбү әз-Зөбәердән, анысы Җәбирдән тапшырган менә шундый сүзләр бар: “Пәйгамбәр (с.а.в.с.) яулап алган көнне Мәккәгә килеп керде, һәм аның башында кара чалма иде”.
Чалма – түбәтәй тирәсенә чорнап куя торган тукыма, һәм аны башыңда йөртү – сөннәт (әл-Мәвәхиб әл-Ләдүния, 227 нче бит).
Бәнү әл-Мүтәсыймның кайбер кешеләре, Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) чалмасы әл-Аббәскә, Аллаһы Рәсүленең агасына (р.а.) тапшырылган иде, аннары аны хәлиф вазыйфасына керешүченең түбәтәенә бәйләделәр, дип сөйләгән (Җәм әл-Вәсәил, 2/7).
Харун бине Исхак әл-Хәмдәни безгә Яхъя бине Мөхәммәд әл Мәдәнидән, анысы Абдул-Азиз бине Мөхәммәдтән, анысы Үбәйдуллаһ бине Үмәрдән, анысы Нәфи белән Бине Үмәрдән мондый сүзләрне тапшырган: “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) чалмасын бәйләп куйгач, очын калак сөяге (лопатки) арасына төшерә иде”.
Нәфи (р.а.) әйтүенчә, Бине Үмәр (р.а.) дә нәкъ шулай эшләгән.
Үбәйдуллаһ (р.а.): “Мин Касыйм белән Сәлимнең шулай эшләвен күрдем”,- дип әйткән.
Икенче төрле әйткәндә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) чалманы түбәтәенә чорнаганда, тукыманы ахыргача чорнап бетермичә, очын калак сөяге арасына төшергән.
Имам әр-Раббани (к.с.) “Мәктүбәт” дип аталган хезмәтендә әлеге сөннәтне үтәү һәм чалманы бары тик шул рәвешле чорнау кирәклегенә зур игътибар бирә.
Имам әл-Бәйҗүри кайбер шәфигыйлардан тапшыруынча, кеше бу сөннәтне үтәгәндә (чалмадан йөргәндә) тәкәббер, мактанчык булып күренүдән курыкса да, барыбер әлеге сөннәтне үтәүдән азат ителмәячәк.
Аңа сөннәттән баш тарту аркылы түгел, ә нәфесенә һәм калебендәге тәкәбберлек хисенә каршы үз-үзе белән көрәшү юлы белән күңелен, йөрәген сафландырырга, калебен чистартырга кирәк (әл-Мәвәхиб әл-Ләдүния, 231 нче бит).
Чалма очының озынлыгына килгәндә, имам әл-Бәйҗүри (р.а.) әйтүенчә, ул кимендә дүрт бармак озынлыгыннан алып терсәк озынлыгы кадәр булырга тиеш (әл-Мәвәхиб әл-Ләдүния, 231 нче бит).
Ә инде чалманы бәйләп кую тәртибенә килгәндә, сөннәт буенча аны түбәтәйгә чорнарга кирәк (әл-Мәвәхиб әл-Ләдүния, 227 нче бит).
Абдуллаһ бине Үмәр, әл-Касыйм бине Мөхәммәд белән Сәлимне искә алу исә имамнар белән турылыклы хәлифләрнең әлеге сөннәтне үтәүләре хакында сөйли.
Йосыф бине Исаның (р.а.) безгә Вәкидән, анысы Әбү Сөләйманнан (Абдур-Рахман бине әл-Гасил), анысы Икримнан, анысы Бине Аббәстән тапшырганча, Пәйгамбәрбез (с.а.в.с.) халыкка вәгазь сөйләгән һәм аның түбәтәендә кара чалма булган. Имам әл-Бәйҗүри (р.а.) белдерүенчә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әлеге вәгазьне бакыйлыкка күчәр алдыннан җиткергән. Ул халык алдына кара чалмадан чыккан һәм үгет-нәсыйхәте белән вәгазен ирештергән.
Шуңа күрә намаз укыган вакытта башыбызга түбәтәй кию Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән сәхабәләрнең сөннәте булып исәпләнә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре чалма киеп йөргән, тукыманың очы калак сөякләре арасыннан күренеп торган.
Чалма булмаган очракта, түбәтәй өстенә өч кат ак тукыма чорнап куярга һәм шул рәвешле өйдә намаз укырга мөмкин. Бу сөннәтне үтәү булып саналыр һәм кылган гыйбадәт өчен күп әҗер-саваплар язылыр.
Аллаһы Раббыбыз укыган намазларыбызны кабуллардан кылсын. Әмин!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.