Хезмәт һәм дуслык бәйрәме

Өчкаен авылында районыбыз татарларының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләп узды.
2026 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә Сабан туеның бәйрәм программасы традицион гаилә кыйммәтләренә, милләтара татулыкка, патриотик тәрбиягә һәм мәдәни мирасны саклап калуга багышланган иде.
Халкыбызның хезмәт һәм дуслык бәйрәмендә районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы, «Радуга» район мәдәният йорты иҗат коллективлары катнашында концерт, татарча көрәш бәйгесе, традицион уеннар, авыл җирлекләренең татар утарларын тәкъдим итү, милли ашлардан авыз итү, балалар өчен аттракционнар һәм сәүдә рәтләре оештыру каралган иде. Бу эшләрне башкаруда ярдәм иткән иганәчеләргә һәм Яңа Малыклы районы халкына зур рәхмәт!
Быелгы бәйрәм кабатланмас үзенчәлеге белән аерылып торды. Халыкның эшли дә, ял да итә белүе нәкъ менә Сабантуйда чагыла бит. Мәйдан өстенә милли җырлар, моңлы көйләр агылды.
Бәйрәмне авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Мидехат Гаяз улы ачып җибәрде һәм илгә-көннәребезгә иминлек, тынычлык, кырларда үскән уңышның мул булуын теләп дога кылдырды.
Мәйдан – ул дуслар, сабакташлар, туганнар, авылдашлар белән очрашу урыны. Бәйрәм милли рух белән сугарылган мохите, ялкынлы спорт ярышлары һәм халык уеннары белән үзенә җәлеп итте.
Өчкаен мәйданы төрле милләттән булган 500гә якын кешене үз тирәсенә җыйды. Безнең авылда Сабан туе клуб каршындагы яшел чирәмле аланда үткәрелде. Якында гына искиткеч матур күлебез дә бар әле.
Сабантуй көнне зәвыклы итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык агылды. Мәйдан уртасында батыр ир-егетләр көч сынашты, бил алышты. Җиңүчеләрне симез тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә иде. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии... Яланаяклы малайлар багана башына үрмәли. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка куеп йөгерә. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә көянтә белән су ташый...
Сабантуй бик борынгыдан татар халкының милли бәйрәме булып санала. Әмма ул күптән инде район халкының һәм кунакларның яраткан тантанасына әверелде.
Сабантуй кунакларын Өчкаен җирендә татарларга хас кунакчыллык, чувашларга хас дәртлелек һәм рус халыкларына хас киң күңеллелек белән каршы алдык.
Районның авыл поселениеләре милли утарлары Сабантуйның төп бизәге булды дисәм дә, ялгыш булмас. Алар үзләренең төп байлыгын - халыклар дуслыгын оста символлаштырып, матур итеп бизәгән палаткаларын торгызып куйдылар. Мәйданны бәйрәмчә бизәүгә зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәре Гомәр Сәгыйров белән район мәдәният йорты бизәүчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
“Бу бәйрәм - борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь булган, табигатьнең җанлануын, йолаларның байлыгын, кунакчыллыкны, игенчеләр хезмәтенә дан җырлауны үз эченә алган милли тантана. Ул елның имин килүенә һәм уңышның мул булуына ышаныч уята”,- дип билгеләп үтте Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Дмитриевна Катиркина, кыр батырларын сәламләп.
Бәйрәмне алып баручылар халыкны һәм кунакларны ике телдә – русча һәм татарча сәламләде. Аннары чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлаган өчен инвесторларга, агрофирма һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Сабан туе шаулап-гөрләп көндезге сәгать икегә хәтле дәвам итте. Бушап калган мәйданга карагач, күңелдә ничектер моңсу булып китте. Тагын бер елга сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез!
Әнисә НЕТФУЛЛИНА,
Өчкаен авылы китапханәчесе.