Мәүлет Саюков иҗатыннан

Кадыйр абыйга

Очраштык без аның белән

Павловка бистәсендә.

Дуслыгыбыз нәкъ шул көннең

Башланды иртәсендә.

 

Кадыйр абый туры сүзле,

Кыек-мыек сөйләми.

Кемгәдер яхшы атланып,

Колагына көйләми.

 

Аның белән үз-үзеңне

Коры тотарга кирәк.

Сүзләрне чамалап кына,

Уйлап сөйләргә кирәк.

 

Фикереңне читкә борсаң,

Сөйләп барган чагыңда,

Кирәк төштә җаен табып,

Умарта күк чага да.

 

Кулаткыда ул бер генә,

Сандал агачы кебек.

Барысы да аның холкын

Бетерәлмиләр белеп.

 

Аралар ерак булса да,

Рухи яктан без якын.

Шуңа күрә дуслыкның да

Яхшы беләбез хакын.

 

Шигърият кәккүкләре

Бакчабызга ияләшкән

Яз "җырчысы" - бер кәккүк.

Тыңласаң, тыңламасаң да,

Кукылдый килеп иртүк.

 

Күкрәк киереп җырлый бит,

Карамый төнгә, көнгә.

Елга буйлап кайтавазы

Тарала тирә-юньгә.

 

Сандугачка ирек бирми,

Тургайга да, әлбәттә.

Имеш, аның гына җыры

Яңгырасын табигатьтә.

 

Инде Раббыма ялварам,

Кыйблага башым иеп,

Килмәсеннәр шигърияткә

Шундый кәккүкләр, диеп.

 

Гөлсинә Ханәфи видеосына карата

Чирмешән суы тирән,

Яр буйлары гел чирәм.

Ял паркында Пушкин бюсты,

Янында менбәр күрәм.

 

Парклар һәммәсе бер тип,

Паркта һәрвакыт тәртип.

Шагыйрьләр чыгышларын да

Тыңларга булган насыйп.

 

Әй, чибәр апалары,

Нәфис сүз осталары.

Укыган шигырьләре дә

Изге “Зәм-зәм” сулары.

 

Матурлык һәрбер төштә,

Шатланам мин бу эшкә.

Фәрештәләр дә көнләшер

Мондый шәп күренешкә.

 

Иноагентларга

Заграница, дияләр дә,

Авыз сулары кибә.

Туган илен сүгә-сүгә,

Чит илгә чыгып китә.

 

Галиме дә, эшчесе дә,

Артына карамыйча,

Һаман чаба Ауропага,

Ахырын уйламыйча.

 

Илебезнең буен, иңен

Йөреп тә бетергесез.

Сез аның матурлыгын да

Толком юк күргәнегез.

 

Чит илдә дә әллә нинди

Искитмәле нәрсә юк.

Имеш, демократия

Анда бар, ә бездә юк.

 

Демократия ул үзе

Читтән әйбәт күренә.

Ә галимнәр һаман да әле

Төшенәлми серенә.

 

Рәсәй "А" дип, Рәсәй "Б" дип,

Кем ни генә сөйләмәс.

"Без алар өчен холоп",- дип

Тютчев юкка көйләмәс.

 

Рәсәйне гомер-гомергә

Ауропа күрә дошман.

Хәтта законнарына да

Шулай дип язып куйган.

 

Сандугач

Иртән дә җырлый, кичен дә

Бакчамда бер сандугач.

Кайвакыт тыңлап утырам,

Шунда күңелем тулгач.

 

Шундый көчле, моңлы җырлый,

Һәрбер нотасы ачык.

Нинди консерватория икән

Бетергән соң бу кошчык?!

 

Ул җиһанда берьялгызы,

Кем генә ни әйтсә дә.

Илһам Шакирны уздырыр,

Әгәр менсә сәхнәгә.

 

Энҗе чәчәк

Һәрберебез күргәне бар

Энҗе чәчәкнең үзен.

Ә сез тойганыгыз бармы

Аның тылсымлы исен?!

 

Мин дә әле генә сиздем

Саф, ачкылт, сусыл исен.

Сөйләп тә бетергесез ул

Иснең кичергән хисен.

 

Үзем утырткан урманда,

Яз башын ялгыз калып,

Шушы чәчәкләр янында

Утырам хозурланып.

 

Шугалак

Кышын ләгәннәр туңдырып,

Ясап тауга шугалак,

Рәхәтләнә идек шунда,

Шугалакта шугалап.

 

Аяклар, авыз, борыннар,

Колаклар туңган көйгә,

Бәхет томаны эчендә

Кайта идек без өйгә.

 

Әй, сөйләп тә бетергесез

Шатлыклы мизгелләрен,

Шугалактагы җилләрнең

Колакта искәннәрен.

 

Халисә апаның туган көненә 

Чыдамлы син, Халисә апа, искитмәле,

Чыдаганны үзең генә белдең әле.

 

Чыдадың син төркем-төркем кунакларга,

Шаян-шуклык белән тулган балаларга.

 

Чыдыйсың син аккан кайнар яшьләргә дә,

Авыр сүзгә, шыгырдаткан тешләргә дә.

 

Чыдадың син мәхәббәтең саф булганга,

Уй-фикерең, күңелләрең пакь булганга.

 

Чыдый-чыдый сиксәнне дә уздың, бугай,

Туксанга да җитсәң иде чыдап шулай...

 

Бүген синең туган көнең, Халисә апа,

Җәй уртасы, тирә-юньдә чәчәк ата.

 

Үзең дә нәкъ чәчәк кебек балкыйсың бит,

Курка калам, күзләр генә тимәсен, дип.

 

Яшә шулай, Халисә апа, балкып яшә,

Равил абый белән бергә гел янәшә!

 

Батыр Аю

Аюны тирги Ауропа,

Кулында - мылтык, кылыч.

Ә Аю колак та какмый,

Ул яши горур, тыныч.

 

Курыкмый да, куркытмый да,

Үзенә генә тимә.

Территориясенә кермә,

Кердең - үзеңә пинә*.

 

Аның үз даирәсе бар,

Ул аның белән яши.

Беркемгә дә теш тидерми,

Беркемне дә көнләшми.

 

Намусы бар, иле төзек,

Суверен, иркен, батыр.

"Кузькина мать" нәрсә икәнен

Кемгә кирәк - аңлатыр!

Пинә* - үпкә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән.

Мәүлет САЮКОВ,

Татар Сайманы авылы.