Ислам үзәгендә Балалар Сабан туе

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә Балалар Сабан туе гөрләп узды. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы Халыклар бердәмлеге елына һәм Заволжье районы Сабан туеның 35 еллыгына багышланган иде.

Татарлар күпләп яшәгән Авиатөзүчеләр микрорайонында Сабан туе беренче тапкыр 1991 елда үткәрелә. “Туган тел” җәмгыяте активистлары Ильяс Җиһаншин, Зөфәр Мингалиев белән Рафаэль Назмутдинов ул вакытта мәйдан батырының җилкәсенә салу өчен тәкә дә, милли уеннарда катнашып җиңгән балаларны сөендерерлек призлар да табалар. Соңгы вакытта милли бәйрәмебез җирле автономия һәм бизнесменнар тырышлыгы белән “Прибрежный” паркында зурдан кубып уза иде. Ә хәзер “1 нче мәхәллә” җитәкчелеге ел саен Ислам үзәге йортында Балалар Сабан туен үткәрә. Үзләрен татар итеп санаучы малайлар һәм кызлар халкыбызның милли гореф-гадәтләре һәм йолалары, традицияләре белән танышып, күңелләренә сеңдереп үссеннәр, ди мәхәллә рәисе Рафаэль хаҗи Назмутдинов.

Сабан туеның шәрәфле кунаклары – өлкә, шәһәр һәм район җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре СВО геройлары истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салып, Россиянең киләчәге хакына яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко милләттәшләребезгә регион башлыгы Алексей Русскихның котлау сүзләрен ирештерде. Ул СВО зонасында хезмәт итүчеләрнең якыннарына һәм фронтка гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашучы мәхәллә халкына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев Ульяновск татарларының милли-мәдәни, дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен өлкә җитәкчелегенә, Губернатор Алексей Русскихка рәхмәт белдерде. Казан кунагы өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов белән Заволжье районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Зөлфинә Галяутдиновага Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов имзалаган Рәхмәт хатлары белән “Габдулла Тукайның тууына 140 ел” истәлек медален тапшырды. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе һәм Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск төбәк бүлеге җитәкчесе Илья Ножечкин исә җирле автономия рәисе Рафаэль Назмутдинов белән мәхәллә имамы Рәфыйк хәзрәт Сафиулловны Мактау грамоталары белән бүләкләде. Ә Заволжье район хакимияте башлыгы урынбасары Наталья Александрова Яңа шәһәрнең данын еракларга таратучы Ислам үзәгенең милләтара татулыкны ныгытуга мөһим өлеш кертүен, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүен, традицион гаилә кыйммәтләре сагында торуын билгеләп үтте. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов өлкә татар автономиясе исеменнән сәламләп, мәхәллә активистларына – Сәмига Алиякбирова, Фәрит Гуманов, Дамир Амиров, Тәүфыйк Шарафутдинов белән Сания Куликовага Рәхмәт хатлары тапшырды. “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Ульяновск филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов исә СВОда катнашучыларның гаиләләрен грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән шатландырды. Ир-егетләребез Җиңү шатлыгы белән кайтып, киләсе елларда да Сабантуй мәйданнарында очрашырга язсын, диде ул. “Кеше приюты” мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Айрат Сафин да Ислам үзәге эшчәнлеген югары бәяләп, мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдиновка Рәхмәт сүзе тапшырды. Ә районның ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Дворянскова 50 ел язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Нурислам һәм Фаягөл Мухамедшиннар белән никах укытып, тормыш юлына яңа гына аяк баскан Илдус Янгунаев һәм Адилә Галикаеваны хөрмәтләде. Тәртипле, әдәпле, тырыш, күпбалалы татар гаиләләре бөтен яктан да үрнәк булып тора, диде ЗАГС башлыгы. Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Тлявлин мөселман кардәшләребезне өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин исеменнән сәламләде. Бары тик дини тәрбия биреп кенә, яшь буында милли рух, милли үзаң һәм милли горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин, диде дин әһеле.

Аннары Ислам үзәге хәтфәдәй яшел йортының төрле почмакларында бәйге һәм конкурслар башланып китте. Мәйдан батыры булырга хыялланучы малайлар келәмгә чыгып бил алыштылар. Ә җитезләр һәм әрсезләр чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу ярышларында катнашып, осталыкларын сынап карады. Шахмат уйнарга яратучылар исә “Ак тулпар” клубы җитәкчесе Камил Мусин тирәсеннән ерак китмәде. 17 нче милли китапханә мөдире Гөлфия Сәмигуллина белән 64 нче мәктәпнең технология укытучысы Рузалия Халилова зур табын артында камыр ашлары һәм хуш исле чәй белән сыйланып утыручы балалар катнашында кызыклы мастер-класслар үткәрделәр. Малайлар һәм кызларның әти-әниләре концерт караган арада мәчеткә намазга йөрүче бабайлар әзерләгән самавыр чәен авыз итте. Мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешергән тәмле чәй һәркемнең күңеленә хуш килде.

Ә сәхнәдән иртәдән кичкә кадәр татар җыр-моңы агылды. Бәйрәмне алып баручы Зөлфинә Галяутдинова белән Равил Айзатуллов сәхнә йолдызларын бер-бер артлы чакырып кына тордылар. Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләген – татар сәхнәсе легендасы Асаф Вәлиев белән танылган җырчы Гөлнара Габидуллинаны тамашачы көчле алкышларга күмде. Үзебезнекеләр – Яңа шәһәрнең “Ак калфак” кызлары, Чардаклының “Ак чәчәкләр” һәм “Кызлар күңеле” коллективлары, Үрән авылының “Дуслык” ансамбле, Иске Үрәнбашның “Бәйрәм”е, Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов җитәкчелек иткән “Булгар” татар балалар халык ансамбле һәм “Эревет” чуваш халык коллективы да моңга сусаган күңелләргә шифа өстәделәр.

Исхак ХӘЛИМОВ.