Татар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе бинасы капиталь ремонтка ябылганга, укучыларның чыгарылыш кичәсе шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә узды.
Шатлыклы бәйрәм дәүләт гимны белән башланып китте. Бу вакытта барысы да горур булып, туп-туры басып тордылар. Аннары Россия Президенты Владимир Путин белән РФ мәгариф министры Сергей Кравцовның, сезнең алда яңа тормышка зур юл ачылды, дигән җылы котлау сүзләре экран аша яңгырады. Шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских чыгарылыш сыйныф укучыларын мөстәкыйль тормышка аяк басулары белән тәбрикләп, укытучылар белән әти-әниләрне бәйрәм уңаеннан котлап, алдагы көннәрдә уңышлар юлдаш булуын теләде.
Кичәне мәктәп директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева ачып җибәрде. Менә инде 22 нче ел эшләп килүче мәктәбебезнең 21 нче чыгарылышы бу, диде ул. Мөнирә Мәүлет кызы 11 сыйныфны бетерүче 16 егет-кызга өлгергәнлек аттестатлары белән бергә мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырды. Ике укучы – алтын медальгә, бер укучы көмеш медальгә лаек табылды. Алтын һәм көмеш медаль ияләре Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюковның сертификатларын алу бәхетенә ирештеләр. Шулай ук үрнәк татар гаиләләре дә шәһәр башлыгының сертификатларына ия булды. Мәктәп тормышында актив катнашучы ата-аналар мәктәп администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
9 сыйныфны тәмамлаучы 43 укучының 7се мәктәпне бик яхшы билгеләргә бетереп, кулларына кызыл аттестатлар алды. Күбесе 4 һәм 5 билгеләренә укыды, төрле чараларда актив катнашты, дип мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы егет-кызларга грамоталар белән дипломнар тапшырды. Ә актив әти-әниләр мәктәп исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Быелгы чыгарылыш талантлы балаларга аеруча бай,- дип сүзен дәвам итте мәктәп директоры. - Алар төрле фестивальләрдә, ана теле буенча өлкә, төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, һәрвакыт призлы урыннар алды. 9 сыйныф укучысы Данис Насибуллин татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада призлы урынга лаек булды. Өлкә Губернаторының төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүчеләр белән очрашуында безнең Данисыбыз Алексей Русскихка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шунысын да ассызыклап үтәсем килә: тугыз ел элек мәктәбебезгә 1 класска беренче тапкыр 1А һәм 1Б параллель класслар кабул ителгән иде. Һәрчак бергә һәм бердәм булган өчен укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт белдерәсем килә. Ә укучыларыбызның зур тормышта ялгышмыйча үз юлларын табып яшәүләрен телим”.
Аннары класс җитәкчеләре укучыларының мәктәпне, әти-әниләрен беркайчан да онытмыйча, туры юлдан атлауларын, яраткан профессияләрен сайлап, илебезгә, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булып яшәүләрен теләде.
Димитровград шәһәр Думасы депутаты Габдулхак Мурзаханов егет-кызларны чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне белән кайнар котлап, туган шәһәрне, белем биргән мәктәпне онытмаска, һөнәр үзләштереп, яраткан калабызга кире кайтырга киңәш итте.
Ә шәһәр хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе Людмила Костик бә йрәм белән котлап, матур теләкләрен ирештерде.
Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров сикәлтәле тормыш сукмагында югалып калмаска, бердәм, Туган илебезнең чын патриотлары булырга, һәрвакыт алга омтылырга өндәде.
Котлау сүзләре сәләтле балаларның җыр-биюле концерт программасы белән үрелеп барды.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА.