Мәләкәс татарлары Сабан туенда күңел ачты

Димитровград шәһәренең Западный паркында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте.

Шәһәр администрациясе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган тантаналы чара шәһәр халкын һәм тирә-як районнардан килгән төрле милләт кешеләрен бер мәйданга җыйды. Сабан туе гомер буена татар бәйрәме булып саналса да, башка милләт һәм дин вәкилләре дә аны сагынып көтеп ала.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр – Ульяновск өлкәсенең транспорт министры урынбасары Владимир Паршенков, шәһәребез башлыгы Сергей Сандрюков,  Димитровград шәһәр Думасы депутаты Габдулхак Мурзаханов, татар автономиясе җитәкчесе Азат Мидаров, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева халыкны рус һәм татар телендә сәламләделәр.

Татарстанның Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов халыкны хезмәт бәйрәме белән котлады һәм татар телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга мөһим өлеш кертүче автономия активистларына рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды.

Гадәттәгечә, шәһәребез мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръән сүрәләре укып, дога кылдырды.

Сабан туе гомер бакыеннан язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелгән, шуңа күрә анда игенчеләрне хөрмәтләгәннәр. Шәһәр Сабан туе берникадәр үзенчәлекле булса да, әби-бабайлардан рухи мирас булып күчкән гореф-гадәтләр, традицияләр буенча уздырыла.

Мәләкәс Сабан туенда балалар өчен күп кенә мәйданчыклар эшләде. Шәһәребезнең балаларга өстәмә белем бирү үзәге сабыйлар өчен башваткычлар, рәсем ясау конкурслары һәм төрле мавыктыргыч өстәл уеннары әзерләгән иде. Балалар һәм өлкәннәр кул көрәштерү, йомырканы кашыкка куеп узышу, капчык киеп йөгерү, “җәйге чаңгы”да йөрү кебек кызыклы бәйгеләрдә осталыкларын сынап карады. Танылган галим Ильяс Исхак улы Шигапов ел саен оештырган һәм көтеп алынган уеннарда – катыктан тәңкә эзләү һәм чүлмәк вату бәйгеләрендә катнашырга теләүчеләр озын чиратка тезелеп баскан иде.

Җитез малайлар көрәш мәйданында тәгәрәде. Малайлар һәм кызлар шахмат өстәле артында ярышты. Әрсез үсмерләр авыш колга башына менеп, әтәчне алып төшәр өчен чират тордылар. Көянтә белән йөгерүне әйтеп торасы да юк: яшүсмер кызлар да, бала-чага да, әби-бабайлар да бик теләп узышты. Бу шатлыклы мизгелләр күңелләрдә озак сакланачак.

Аксубайлылар әзерләгән “Парник” уены балалар күңеленә аеруча хуш килде. “Парник”тан йөгереп чыгучыларның шатлыклы йөзләрен гади сүз белән генә аңлатып бирүе мөмкин түгел. Көлә-көлә әниләренә сөйләп, кабат кереп китәләр. Шәрәфле кунаклар актив балаларны күреп, оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган музей янында туктап, әбиләр бала вакытларын искә төшерде. Төрле күргәзмәләр, татар курчаклары әкият дөньясын хәтерләтте. Милли киемнәр, дини китаплар, хәләл ризык сату нокталары эшләде. Өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк, коймак, хуш исле чәй белән сыйлану мөмкинлеге тудырылган иде.

Иртән яңгыр явып торса да, җитез ир-атларыбыз Ришат Афандеев, Рифкать Хафиятов, Риваль Салихов, Азат Мидаров татар утарын әзерләделәр. Ә уңган хуҗабикәләр Римма Афандеева, Зөлфия Хафиятова, Саҗидә Халикова, Сәвия Аблязова тиз арада хәләл ризыклар белән табын корып, кунакларны каршыларга әзер иде. Ришат Вәгыйз улы самавыр кайнаткан арада, дин әһелләре тәмле пылау әзерләде.

Концерт программасын шәһәр татар автономиясенең президиумы әгъзасы, югары категорияле музыка укытучысы Венера Шагвалиева әзерләде. Аксубай районы артистлары да кызыклы программа әзерләп килгән иде.

Сабантуй түрендә “Өмет” газетасы мәйданчыгы эшләде. Анда танылган шагыйрә, күп китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлегенең почетлы әгъзасы Гөлсинә Ханәфи дистәләгән кешене “Өмет”ле итте.

Сабантуйның йөзек кашы саналган көрәш мәйданы ир-егетләр белән тулы иде. Көчле затларның бил алышуын карап тору – үзе бер куаныч. Мәйдан батыры булып калган Рамазан Абдульманов призга лаек табылды.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА.