Көчле мөселман

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Ислам динендә спорт һәм физик активлык темасына булыр.

Чүлдә уктан ату белән шөгыльләнүче яшь кешеләр төркемен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) елмаеп, аларны дәртләндереп торуын күз алдыгызда китерегез әле. Шулай ук Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) хатыны Гайшә (р.а.) белән йөгерүдә ярышуын күзаллагыз. Ислам тарихындагы әлеге күренешләр, динебез күңел ачу белән физик активлыкка урын калдырмый, дип санаучыларда гаҗәпләнү тудырырга мөмкин. Чынлыкта Ислам – әйбәт, матур яшәү рәвеше, ул дини гыйбадәтне дә, физик иминлекне дә югары бәяли. Ислам дине иманлыларга көчле, актив һәм сәламәт булырга куша. Саф вә пакь динебез сәламәтлек белән көчле булуга басым ясый.

Ислам өйрәтүенчә, сәламәтлек белән тән көчен саклау – тугрылыклы мөселманның мөһим өлеше. Безнең тәнебез, бәдәнебез – Аллаһы тарафыннан бирелгән әманәт. Безгә аны файда китерә торган максатларда куллану, зыян салмау һәм ваемсыз булмау бурычы йөкләнгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.), Аллаһы бездән саулыгыбыз белән яшьлегебезне ничек сарыф итүебез турында сораячак, дип сәхабәләренең гел исләренә төшереп торган. Билгеле хәдисләрнең берсендә: “Күп кешеләр югалта торган ике бәхет бар: ул саулык һәм буш вакыт”,- диелгән (Сәхих Бохари). Әлеге тирән мәгънәле хәдис безне физик иминлегебезгә салкын, ваемсыз карамаска өнди. Саулыкны юкка исраф итү (ялкаулану яки начар гадәтләр белән мәшгуль булу) югалту булып санала. Моның урынына мөселман кешесенә үз көчен нәтиҗәле файдаланырга – намаз укырга, башкаларга ярдәм итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, хәләл рәвешле ял итәргә киңәш ителә. Икенче хәдис көчебезнең кыйммәтен ассызыклый: “Зәгыйфь иманлыга караганда, көчле иманлы Аллаһыга якынрак һәм яхшырак, хәер, икесе дә әйбәт” (Сәхих Бохари). Галимнәр аңлатуынча, монда “көчле” дигән сүз физик көч һәм көчле иман мәгънәсендә кулланыла. Сау-сәламәт тән намаз укырга, ураза тотарга, зәкят бирергә һәм кирәк вакытта Туган илебез – Россияне дошманнан сакларга ярдәм итә. Ислам – берүк вакытта кешенең җаны белән тәне турында кайгыручы дин. Яхшы физик формада булу кешегә игелекле гамәлләрне активрак кылу һәм Аллаһы Раббыбызга гыйбадәттә булу мөмкинлеге тудыра.

Коръәни-Кәримдә “спорт” сүзе турыдан-туры кулланылмый, ә менә сәламәтлек, көч һәм вакытны дөрес итеп файдалану төшенчәләре китерелә. Берничә аятьтә физик активлык һәм аның мөселман тормышындагы роле хакында әйтелгән. “Ашагыз, эчегез, әмма исраф итмәгез. Һичшиксез, Ул исрафчы кешеләрне сөйми” (Әл-Әгъраф, 31). Бу аять безне туклану белән яшәү рәвешендә чаманы белергә өнди. Сәламәт һәм көчле булып калу өчен ашарга һәм эчәргә кирәк, әмма артыгы зыян сала, зарар китерә. Бу Исламда фитнесның нәфесне тыя һәм ялкаулыктан кача белүдән башлануын исебезгә төшерә. Балансланган туклану һәм чамалы яшәү рәвеше – актив һәм сәламәт тормыш алып барырга ярдәм итүче рухи кыйммәтләр. Артыгын, чик-чама белмичә ашауны динебез хупламый.

“Аларга каршы булдыра алганча, куәт һәм бәйләп тотылган атларны әзерләгез. Болар белән сез Аллаһның дошманнарын да, үзегезнең дошманнарыгызны да куркытырсыз” (Әл-Әнфәл, 60). Биредә Раббыбыз мөселманнарга көчле һәм һәрчак әзер булырга әмер итә. Бу аять үз-үзеңне саклауга әзерләнүгә кагыла. Физик һәм акыл ягыннан әзер булырга кирәк. Мөселман кешесе көч һәм чыдамлылык өстәүче күнегүләрне – атка атланып йөри, уктан ата һәм йөгерә белергә тиеш.

Нәтиҗәдә Коръәни-Кәрим физик активлык өчен нигез сала: көчле булу белән әзерлекне хуплый, чаманы белергә һәм үз-үзең турында кайгыртырга, күңел ачу аркасында фарыз гамәлләр турында онытмаска куша. Ул мораль чикләр куя (зыян белән азартка, артыклыкка урын юк), чөнки спорт һәм уеннар фәкать шатлык китерергә тиеш.

Спорт белән күнегүләр турында пәйгамбәрлек традицияләре

Көрәш: Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) физик яктан көчле була һәм хәтта көрәш буенча ярышларда бил алыша. Мәккәдә беркем дә җиңә алмый торган Рукан атлы пәһлеван була. Рәсүлебез (с.а.в.с.) аны келәмгә чакыра. Рукан бик тә көчле булса да, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны берничә тапкыр алып ташлый. Пәйгамбәребезнең көчле булуына һәм характерына гаҗәпләнеп, Рукан Ислам динен кабул итә.

Йөгерү: Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) шулай ук йөгерү ярышларында катнаша. Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) хатыны Гайшәдән (р.а.) китерелгән хәдис бар. “Яшь һәм җиңел вакытымда Пәйгамбәр (с.а.в.с.) белән сәяхәткә кузгалдык. Ул башкаларга, сез бара торыгыз, дип әйтте. Аннары миңа мөрәҗәгать итеп, әйдә, йөгерәбез, диде. Без йөгердек һәм мин аны узып киттем. Соңрак мин үсә төшкәч һәм тазаргач, без янә йөгердек һәм ул мине узып китте. Ул чакта Рәсүлебез (с.а.в.с.) елмаеп, монысы элеккегеләр өчен, дип әйтте”,- дигән Гайшә (р.а.).

Уктан ату һәм атка атланып йөрү: Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) үз-үзеңне сакларга һәм исән калырга әзер булу өчен сәхабәләренә уктан ату, атка атланып йөрү серләрен үзләштерергә киңәш иткән. Ул үзенең хәдисендә: “Уктан ату һәм атка атланып йөрү белән шөгыльләнегез”,- дигән.

Йөзү: Пәйгамбәребезнең йөзү турында хәдисе булмаса да, ул суда йөзүне файдалы осталык дип санаган. “Дүрт нәрсәдән – ирнең хатыны белән уйнавыннан, атлар өйрәтүдән, уктан атудан һәм йөзәргә өйрәтүдән кала, Аллаһы зикер кылынмаган башка бөтен нәрсә дә вакытны бушка уздыру булып санала”,- ди Рәсүлебез үзенең хәдисендә (Ән-Насаи һәм әт-Тәбәрани).

Спорт һәм ял итү буенча Ислам кагыйдәләре

Коръән принципларын һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) үрнәкләрен исәпкә алып, Ислам галимнәре спорт һәм физик күнегүләр үткәрүнең кагыйдәләрен билгеләгән. Динебез спортның хәләл һәм файдалы булган күпчелек төрләрен рөхсәт итә, әмма аларның сафлыгын саклап калу өчен билгеле кагыйдәләрне куя. Максат – гөнаһ  эшләмәү һәм зыян салмау, тәртипнең ислам нормалары үтәлешен тәэмин итү.

Исламда спорт буенча киңәшләр һәм карарлар әнә шундый:

Дөрес ният кылу: мөселманнар спорт белән изге максаттан чыгып шөгыльләнергә тиеш.

Тыйнаклык һәм кием (гаурәт): Ислам дине тыйнаклыкка зур әһәмият бирә.

Бурычларны үтәү: спорт белән шөгыльләнү дини һәм тормыштагы вазыйфалардан читләштермәскә тиеш.

Иминлек: Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Үзеңә һәм башкаларга зыян китермә”,- дигән.

Характер һәм спорттагы тәртип: Ислам күркәм холык-фигыльгә – әхлакка зур игътибар бирә. Спорт – үз-үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Спорт белән физик активлык сәламәт һәм дөрес тормыш белән яшәүдә почетлы урын алып тора. Коръән белән сөннәттә Исламның көчле булуны, осталыкны һәм ял итүне югары бәяләвенә күп дәлилләр бар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) безнең өчен бөтен яктан да үрнәк: ул көчле, физик яктан актив һәм вакыт-вакыт шаян була һәм шул ук чакта Аллаһының тугрылыклы колы булып кала. Сәхабәләр һәм галимнәр шушы мирасны дәвам итә – алар гыйбадәт кылу өчен дә, уеннар өчен дә вакыт таба. Хәзерге галимнәр шул ук киңәшләрне кабатлый, димәк, Ислам дине принциплары мәңгелек.  

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.