Иң ягымлы кыз

Самара шәһәрендә "Татар кызы-2026" дип исемләнгән талант һәм матурлык конкурсы узды. Анда безнең авыл вәкиле Айлинә Шамил кызы Сафина да катнашты.

Мәртәбәле бәйгедә Айлинәбез туган ягыбыз Ульяновск өлкәсен, Зирекле Куак авылын тәкъдим итте. Конкурсның иҗади өлешендә ул Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең почетлы әгъзасы, берничә китап авторы Гөлсинә Ханәфинең "Зиреклем" дип аталган шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.

Сәләтле һәм тырыш Айлинәбез "Иң ягымлы кыз" номинациясендә җиңү яулап, Мактау грамотасына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Әлфия САФИНА,

Зирекле Куак авылы.