Изге җирләргә хаҗга бару - ул иң олы бәхет

Әссәламү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү үә җәннәтү, хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә саулык, иман байлыгы, бәрәкәтле гомер насыйп итсен. Сезгә изге җирләрдән - Мәккә белән Мәдинәдән догалы сәламнәремне җиткерәм.

Хаҗ кылу - ул Ислам динебезнең бишенче баганасы. Зөлхиҗҗә аенда Гарәфәт тавында тору, Мөздәлифә үзәнлегендә кич чыгу, Мина тавы итәгендә өч көн яшәү, баганаларга, ягъни шайтанга таш ату, корбан чалу, Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылу, Сафа белән Мәрвә калкулыклары арасында йөрү - хаҗ сәфәре әнә шушы гамәл һәм гыйбадәтләрдән гыйбарәт.

Без изге җирләргә Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең хаҗ сәфәрен оештыру белән шөгыльләнүче оешмасы - ДУМ РТ Хаҗ аркылы бардык. Быел хаҗга баручылар өчен күп кенә өстенлекләр һәм ташламалар каралган иде. Самолет белән Казаннан Мәдинәгә барып төшкәч, аэропортта истәлекле бүләкләр белән каршы алдылар. Мәдинәдә өч көн торганнан соң, Мәккәгә юл тоттык. Изге Мәккәбез каласындагы отельгә урнашкан вакытта барыбызга да роза чәчәкләре белән күп кенә бүләкләр тараттылар.

Мине аеруча шатландырганы - быел хаҗга дин юлына баскан бик күп яшь гаиләләр килгән иде. Әти-әниләрен изге җирләргә җитәкләп килүче егетләр һәм кызлар да еш очрады. Уллары олы яшьтәге газиз әниләрен - иң кадерле кешеләрен кулларыннан тотып йөртәләр. Ә үз аяклары белән атлап бара алмаучы аналарны балалары коляскага утырткан. Әниләрен җилкәләренә утыртып йөрүчеләр дә бар иде. Җәннәт аналарның аяк астында икәнлеген төгәл аңлаучы балалар бу. Шушы яшьләргә карап һәм сокланып, горурланып, күзләргә яшьләр килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын аларга.

Мәккә һәм Мәдинәдә бөтен дөньядан килгән мөселманнар бер-берсен хөрмәт итәләр, олылыйлар. Анда бар җирдә дә фәкать бер генә сүз - сабыр сүзе яңгырый. Хаҗ гыйбадәте зур сабырлыкка бәйле гыйбадәттер. Сабыр итмичә, авырлыкларга чыдый алмаган кеше бу гыйбадәтнең савабыннан мәхрүм калыр.

Аллаһы Тәгалә быелгы хаҗга безгә җидәү - хәләл җефетем һәм туганнарым белән барырга насыйп итте. Изге җирләргә һәммәгезгә дә гаиләләрегез, балаларыгыз һәм туганнарыгыз белән бергә барырга язсын.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хаҗ гамәле турындагы хәдисләрен истә тотыйк, онытмыйк:

“Әй, кешеләр! Аллаһы Тәгалә сезгә хаҗ кылуны фарыз кылды, аны үтәгез” .

“Кем Аллаһы ризалыгы өчен бернинди гөнаһ, начарлык эшләмичә хаҗ кылса, шул өенә анасы тудыргандагы кебек кайтыр”.

“Камил рәвештә үтәлгән хаҗга килгәндә, аның өчен җәннәттән башка бүтән әҗер юк”.

Сания хаҗия ХИСАМЕТДИНОВА,

Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете мөгаллимәсе.