Айратыбыз бәете

Газиз балабыз Айрат Агләм улы Аглиуллов 2020 елның 4 июлендә 25 яшен дә тутырмыйча фаҗигале рәвештә безнең арабыздан китеп барды. Әлеге бәетне аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Балакайның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Алты ел да үтеп китте инде

Мәңгелеккә сездән киткәнгә.

Бер киткәннәр кире кайтмый шул,

Ата-анасы өзелеп көтсә дә.

 

Күп нәрсәләр үзгәргәндер инде,

Тормыш бара, дөнья туктамый.

Бер нәрсәне үзгәртәлмәс кеше -

Тәкъдирдә язылган тормыш китабын.

 

24 ел җирдә яшәп калдым,

Гаиләмнең тоеп җылысын.

Үстердегез мине бик яратып,

Тәрбиянең биреп яхшысын.

 

Әнием-бәгърем, кара бөдрә чәчең

Сокландыра иде барысын.

Хәзер инде агаргандыр алар,

Табалмассың бер дә карасын.

 

Олы җанлы әтием, әйтә идең миңа,

Чын ир-атлар, улым, еламый.

Газизеңне үлем алып китсә,

Еламыйча, әтием, булалмый.

 

Румиякәй, кичер мине җаныем,

Сагышларга сезне салганга.

Өзелеп сагынсам да, кайта алмыйм,

Кайтыр юлларымны япканга.

 

Аделина, чибәркәем минем,

Ак халатың бигрәк килешә.

Һөнәрнең дә иң изгесе синдә,

Бәхетең барсын гел янәшә.

 

Әбекәем, бик елыйсың икән,

Таң җилләре китерде хат.

Синнән дога, әбием, килеп тора,

Каберем нурлы, рухым шат.

 

Әбием, җаным, бик елама инде,

Күзкәйләрең чирләр, авыртыр.

Син булмасаң, синең оныкларны

Синдәй тагын кем соң яратыр?

 

Хыяллана идем, кызым туса,

Йомшак чәчен тарап үрергә.

Ал тасмадан матур бантик куеп,

Күккә таба аны чөяргә.

 

Акыллы бул, кызым, тәүфыйклы бул,

Аллаһы Үзе сине якласын.

Бәла-каза, ачы язмышлардан

Фәрештәләр сине сакласын.

Әбисе Мария АГЛИУЛЛОВА,

Яңа Малыклы районы,

Зирекле Куак авылы.