50 ел бергә – гомергә!

Димитровград шәһәренең ЗАГС бүлегендә менә 50 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Җәмил Солтан улы белән Рауза Рамазан кызы Салаховларны хөрмәтләделәр.

Салаховларның мәхәббәт тарихы 1976 елда башлана. 31 май көнне алар мулладан никах укыталар, ә 4 июньдә туганнарын һәм дусларын чакырып туй мәҗлесе үткәрәләр. Никахларын рәсми рәвештә теркәү тантанасы шәһәр хакимияте бинасында урнашкан шәһәрнең иске ЗАГС бүлегендә уза.

Җәмил Солтан улы белән Рауза Рамазан кызы илле ел дәвамында матур, дус-тату яшәп, ике бала – уллары белән кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балдан татлы дүрт оныкларының уңышларына шатланып яшиләр. Гомере буе тырышып, бөтен көчебезне куеп эшләдек, һәрвакыт алдынгылар исемлегендә булдык, ди алар, бәхетле елмаеп.

ЗАГС бүлегендә узган тантанада татар халкының туй йолаларын искә төшерделәр: Салаховлар кунакларын чәкчәк һәм өйдә пешкән бәлешләр белән сыйлады. Алтын туй мәҗлесенә килүче туганнарыбызны да халкыбызның татлы һәм затлы ризыгы -чәкчәк, кош теле белән сыйладым, ди аш-суга уңган Рауза Рамазан кызы.

Озак еллар бәхетле, үрнәк гаилә булып яшәүнең сере бик гади – бер-береңне хөрмәт итәргә, юл бирергә, сабыр булырга һәм гаилә учагын кадерләп сакларга кирәк, ди Салаховлар бертавыштан.

Җәмил Солтан улы белән Рауза Рамазан кызын чын ихластан Алтын туйлары уңаеннан котлыйбыз һәм нык исәнлек, иминлек, бәхетле, тигез гомер телибез!