Яшь гаилә
Николаевка районында гомер итүче Азат һәм Виктория Шафеевлар күптән түгел “Ел гаиләсе” өлкә конкурсының “Яшь гаилә” номинациясендә катнашты. Алар анда үзләренең гаилә тормышы һәм кызлары Алинәне тәрбияләп үстерү серләре турында сөйләделәр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында Шафеевлар гаиләсе гармонияле союз үрнәге булып тора. Гаилә башлыгы Азат Нариман улы – татар, ә әниләре Виктория Александровна – мордва милләте вәкиле. Аларның гаиләсе халыклар дуслыгын раслау белән генә чикләнмичә, чын мәхәббәт өчен бернинди киртәләр булмавын да исбатлый.
Шафеевлар өлкә конкурсында үзләренең мәхәббәт тарихы, гаилә традицияләре һәм киләчәккә планнары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Без киләчәккә, иртәгәсе көнгә өмет-ышаныч белән карыйбыз һәм яшь гаилә буларак дәвамнарыбызга гомер бүләк итәргә җыенабыз, ди Шафеевлар.
“Безнең гаилә татар һәм мордва халкының милли, дини традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итә. Бәйрәмнәрне һәрвакытта да билгеләп үтәбез. Татар, мордва ашлары турында инде әйтеп торасы да юк – барысын да бик теләп әзерлибез”,- ди Азат Нариман улы.